Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
12нче февральдә регионда иң беренчеләрдән төрки телле халыкларның “Таң йолдызы” XXV өлкә балалар иҗаты фестивале һәм “Халык сәнгате” VI үзешчән сәнгать иҗаты бәйгесенең Түбән Тәүде районы сайлап алу туры Киндерле авылында узды.
Чарада Кыскыркүл, Киндерле, Тарман, Канчәбер, Бухтал, Канаш, Чугунаево авыллары үзешчән аристлары катнаштылар. Мәдәният йорты фойесында Кыскыркүл, Канчәбер, Киндерле, Бухтал, Тарман авылларының декоратив-кулланма сәнгать, милли ашлар күргәзмәләре оештырылды.
Өлкә татарлары Конгрессының мәдәният департаменты директоры Вәлимә Ташкалова Төмәннән...
13-14нче февраль көннәрендә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә «Себер сандугачы» 2нче ачык фестивале үтте. Бәйгедә 11 яшьтән алып 60 яшькә хәтле булган 50гә якын төрле милләт җырчылары халык һәм эстрада җырлары номинацияләрендә ярыштылар. Бәйге шәһәрнең танылган хореографы Мөнәвәрә Андрущик җитәкчелегендә әзерләнгән “Халык бердәмлеге” биюе белән башланды. Берсеннән-берсе матур, моңлы, үзенчәлекле җырлар яңгырады. Жюри әгъзалары тамашачылар күңеленә кереп калырлык җырлар башкаручыларның иң яхшыларын ...
16нчы шәһәр “Таң йолдызы” балалар иҗаты фестиваленә шәһәр мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү оешмаларыннан 120 бала килгән һәм алар 5 номинация буенча ярышып, 40тан артык номер тәкъдим иттеләр. Аларның сәләтләренә филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин җитәкчелегендә “Орфей” мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Сагитова, Екатеринбург шәһәренең “Балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү оешмасы директоры Светлана Акимова бәя бирделәр.
Матур костюмнардан сәхнәгә чыгып баскан балалар матур җырлары...