#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Рәхмәтемне белдерәм...” хәтер кичәсендә

46-68 ноябрь көнне 13 ел Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәген җитәкләгән Лилия Гафият кызы Кәримованың вафатына 40 көн булу сәбәпле, мәдәният үзәгендә “Рәхмәтемне белдерәм...” дип аталган хәтер кичәсе үткәрелде. Чарага мәрхүмәнең якын туганнары, коллегалары, дуслары һәм җәмәгать эшлеклеләре килделәр. Алып баручылар Зөлфинә Минибаева белән Ринат Гарифуллин өлкәдә милли мәдәниятебезне үстерүдә, популярлаштыруда бөтен көчен куеп эшләгән җитәкчеләре турында җылы сүзләрен җиткереп, ул башкарган эшләрне барлап, килгән кунакларга, чараны уздыруда матди ярдәм күрсәткән өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла...

Подробнее...

“Себертатарца-урысца сүслек” китабы тәкъдим ителде

46-7Күптән түгел өлкә себер татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәүзия Фәез кызы Марганованың милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм өлкә Думасының матди ярдәме белән “Себертатарца-урысца сүслек” дип аталган тагын бер яңа китабы дөнья күрде. Ул “Төмән нәшрият йорты”нда 650 дәнә белән бастырылган. 470 биттән торган әлеге саллы сүзлеккә 30 меңгә якын себер татарларының сөйләмендә бик еш кулланыла торган, искергән, алынма һәм XVIII-XIX гасыр себер татар әдәбиятында сакланган сүзләр кергән.

Сүзлекнең тәкъдим итү чарасы 1 ноябрь көнне өлкә фәнни китапханәсенең конференцияләр залында үтте. Бирегә...

Подробнее...

Тубылда иҗат бәйгесе

46-8Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә беренче мәртәбә узган “Илһам” рәсемле–декоратив иҗат бәйгесендә тамашачылар һәм жюри әгъзалары 143 катнашучының иҗат эшләре белән таныштылар. Декоратив-гамәли сәнгать осталарының, рәсем ясарга яраткан мәктәп укучыларының, балалар бакчаларыннан катнашучыларның иҗатында төрле темалар күрсәтелгән күргәзмәне үзәккә килүче һәр кеше кызыксынып карады. Бәйгегә нәтиҗә ясау, җиңүчеләрне бүләкләү чарасы бәйрәмчә матур һәм оешкан төстә узды.

Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева һәр катнашучыны дипломнар белән бүләкләде. Бәйгедә катнашучыларның иҗатына бәя биргән...

Подробнее...

“Тыныч тормышка шатланам”

46-12Яркәү районы, Карагай авылында туып-үскән тыл ветераны Лира Вәлиулла кызы Тимканова (Вәкилова) белән ямьле нигез йортларында очраштык. “Яңарыш “ газетасы редакциясеннән килүебезне белгәч, “Мин сезгә бер бәет күрсәтәм”, - дип аптырап, ашыгып 90 яшькә җитеп килүче әби урындыкка менеп, шкафның югары киштәсенә үрелде. Бәетне эзләде, таба алмады. “Егыла икән”, - дип шүрләдек, шаккаттык. Егылмады, җиңел генә урындыктан төште. “Курыкмагыз, әни безнең шундый” – дип кызы елмайды.

«Сез озын гомер кичергән, өлкәннәрнең һәрберсенең тормышы кызыклы, безнең өчен гыйбрәт. Үзегез турында сөйләп китмәссезме?»...

Подробнее...

“Мәүлид ән-Нәби”

46-119 ноябрьдә «Торфяник» мәдәният йортында менә инде 7 ел дәвамында мөселманнарның региональ Диния нәзарәте җитәкчесе урынбасары Әмир хәзрәт Балдин һәм татар мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча әйдәп баручы белгеч Гөлнара Кәримова җитәкчелегендә оештырылган “Мәүлид ән-Нәби” бәйрәме үтте. Фойега керү белән дини рух сизелде: тыныч моңнар йөрәктә җылылык хисе тудырды.

Чараны Г.Кәримова алып барды. Коръән уку өчен беренче сүз хафиз Ибраһим Ашибордановка бирелде. Ул матур тавышы белән чын күңелдән моңлы итеп Коръән сүрәләрен укыды. Әмир хәзрәт Балдин олы бәйрәм кичәсенә җыелган кунакларны...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836