#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Китапханәләргә олы бүләк

“Яшь буын“ өлкә татар яшьләре оешмасы рәисе Фәрид Корманов Тубыл районындагы китапханәләргә дип 225 татар телендә язылган, себер татарларына багышланган китап бүләк итте. Аңа Тубыл районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы исеменән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Шулар арасында шигырьләр җыентыклары, балалар өчен хикәяләр, әкиятләр, татарлар тарихына багышланган китаплар да бар. Безнең фондка күп кенә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту методикасы басмалары да урнаштылар. Татарстан Республикасының милли китапханәсеннән тагын бер кыйммәтле бүләк алдык.

“Татарстаннан читтә яшәүче...

Подробнее...

Тукманның тыл ветераннары

23-8Түбән Тәүде районы, Тукман авылында Бөек Ватан сугышы шаһитлары – тыл һәм хезмәт ветераннары белән очраштык.

2019 елның декабренә 95 яшен тутырачак Рауза Гәрәй кызы Насыйрова улы Гайфулла Газизулла улы һәм килене Рузалия Харис кызы тәрбиясендә Тукманда 15 ел яши. Рузалия ханым безне Рауза апа бүлмәсенә озатты. Ачык йөзле, чибәр, зиһене яшьләр көнләшерлек апага, әби, дип әйтергә тел бармый.

- Узган гасырның авыр 90 елларында әни безгә материаль яктан нык булышты. Эш хакын рәтләп түләмәделәр, оеклар, бияләйләр бәйләп сатты. Балалар кечкенә иде, аларны карашты. Әнине кадерләп карау изге...

Подробнее...

Сугыш ветеранын котлап

23-9Җиңү бәйрәме көннәрендә, традиция буенча, һәр районда хакимият башлыклары сугыш ветераннары белән шәхсән очрашып, бәйрәм белән котлыйлар. 7 май көнне Ялутор районының Калмаклар авылында яшәүче Әбделхәй Мәүлид улы Бабшановны тәбрикләргә район башлыгы Андрей Гильгенберг үзе килде. Бу изге гамәлне лаеклы рәвештә уздырыр өчен Аслана күчмә мәдәният хезмәткәрләре халыкны да ярдәмгә чакырганнар иде. Авыл ветераннар советы оешмасы ветеран яшәгән йорт янында Кактамак, Калмаклар авыллары сугыш һәм тыл ветераннарының фотоларыннан хәтер тактасы ясаганнар.

Чара башланыр алдыннан укытучылар һәм укучылар...

Подробнее...

Өлкәннәргә җан җылысын өләштеләр

“Ветеранга елмаю бүләк ит” хәйрия акциясе Ялутор районында күптән инде традициягә кергән. Акция кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре район үзәгеннән еракта урнашкан кечкенә авылларда яшәүче тыл ветераннары һәм йөзьяшәрләрне өйләренә барып бәйрәм белән котлыйлар. Быел алар Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә яхшы кәеф, изге теләкләр белән Анисимовка – Яңа Кавдык – Черемушки – Мәңгәр – Кече Тихвино авылларында булып кайттылар. Җитәкчеләре Ильяс Бакиев әйтүенчә, һәр авылда аларны хуш күреп каршы алганнар, бергәләшеп җырлаганнар, биегәннәр, бик теләп фоторәсемгә дә төшкәннәр...

Подробнее...

Бакчачы хуҗабикәләргә

Бакча эшләре хуҗабикәләрнең бик тырышып, җиргә ябышып ятуларын таләп итә. Җирне яратмасаң, су сибеп, чүп үләннәрен соңгы бөртегенә хәтле утап тормасаң, искитәрлек уңыш ала алмыйсың. Хуҗаларның тырышлыгына карап, бакчалары да җәннәт бакчаларына тиң була.

Чүп үләннәренә каршы берничә киңәш бирәбез: 10 литр суга 0,5 литр керосин кушып сипсәң, чүп үләне аз була. Бакча кортларына каршы химик препаратлар зарарлы, алар урынына төнәтмәләр кулланырга кирәк.

Суган белән сарымсак төнәтмәләре бакча кортларына каршы көрәшү өчен куркынычсыз чара. Дөрес, алар химик препаратлардан көчсезрәк, әмма...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836