Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
“Илһам” бию ансамбленең иҗади тормышы вакыйгаларга бай. Коллектив уку елы һәм җәйге каникул вакытларында күп мәртәбә төрле бәйгеләрдә катнашты, җиңүләр яулады. Тубыллыларның яраткан “Илһам” бию ансамбленең җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдиновага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.
- “Илһам” коллективы ”Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә “Иң яхшы фольклор коллективы” номинациясендә II урынга чыкты. Ата-бабалардан мирас булып калган себер татар халкының хәзинәсе белән биючеләрегезне, тамашачыларны таныштырасыз. Бу биюләрне яшьләр яратып өйрәнәләрме?
- “Илһам”...
28 июль көнне Арткавыл авылында Тубыл районының 95 еллыгына багышланган “Сабантуй - без бергә” дип исемләнгән Авыл көнен уздырдылар.
Иртәнге сәгать алтыда бәйрәм үтәчәк мәйданны бизи башладылар, клуб янында музыка тавышы яңгырады.
12.00 сәгатьтә бәйрәм башланды, халык күп җыелды, илебезнең төрле почмакларында яшәүче иреклеләр һәр ел саен Сабантуйга ашкынып кайталар. Авылыбыз 1860нчы елда оеша, ә иске мәчетебез 1898нче елда төзелә.
Котлау сүзләре белән авыл хакимият башлыгы Сергей Зевакин, җирле үзидарә депутаты Гөлбара Юмашева чыгыш ясадылар. Наҗия апа Сиаутдинова Сабан туена...
“Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә,
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.”
Фәнис Яруллин.
Архив материалларына караганда, 100 елга якын тарихы булган Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында авылдашлар, классташлар, чордашлар, кардәшләр белән очрашу бәйрәме...
Бер көнне Төмән районының Индрәй поселогы китапханәсенә ветераннар советы активлары җыелдылар. Алар тәкъдиме белән озак еллар китапханәче булып эшләгән Галия апа Мәхмүтова хәтеренә оештырылды бу кичә. Галия Рәшит кызының балалары: Рушан, Руслан, Ләлә, оныклары, туганнары килделәр. Бу эштә гаиләсенә китапханәче Гөлнара Исмәгыйлова, авыл музее һәм ветераннар советы җитәкчесе Сөембикә Вәлишина ярдәм иттеләр. Фоторәсемнәрдән эчтәлекле, матур слайдлар әзерләнгән, өстәлне мул итеп сыйлар белән тутырганнар.
Фоторәсемнәр аша үткәннәрне хәтергә төшергәч, һәркайсы бергә эшләгән елларын күз...
Гүзәл табигатьле, бай тарихлы Тубылтора авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән Сәхипҗамал Өркәнетдин кызы Моратова 93 яшькә якынлашып килә. Әтисе Өркәнетдин Әпсәлам улы һәм әнисе Корманбикә апа тырыш, хезмәт сөйгән, хәлле кешеләр булалар. Күп балалы гаиләдә балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерәләр. Күпләп мал асрыйлар, бакча утырталар. Колхозлар оешкач, атларын, сыерларын, сарыкларын аларга колхоз көтүенә бушатырга туры килә. Бу елларны Сәхипҗамал апа мәктәпкә укырга керә һәм өч классны тәмамлап, колхоз эшләрендә хезмәт юлын башлый.
Авыр чорга туры килә бу буын кешеләренең...