#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ялутор шәһәрендә гөрләтеп татар мәдәнияте көннәре үтте

12-10Ялутор шәһәрендә инде менә 17 мәртәбә татар мәдәнияте көннәренә багышланган төрле чаралар үтте: «Сабантуй мизгелләре» дигән уен программасы, «Себер татарларының традицияләре һәм йола гамәлләре» дәресләре, туристлар өчен «Милли галерея» дигән экскурсия һәм башкалар.

Хатын-кызларыбызга багышланган «Җырым булсын бүләгем» дигән чарада тулы ризыклы өстәлләр артында утырып чәйләр эчтек, яшь җырчыларыбыз - Гөлфия Сәйфуллина, Гөлфия Хәмидуллина, Роберт Сабировның җырларына бик күңелле итеп биедек. 11 март көнне – татар мәдәният көннәренең ябылуына багышланган Гала-концертыбыз үтте. «Сандугачларыбыз» беренче мәртәбә...

Подробнее...

«Нур»лылар очрашты

12-11Төмән районы, Шыкча авылында «Вишня» банкетлар залында «Нур» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының чираттагы яз бәйрәме - 8 март уңаеннан очрашу узды. «Нур» иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре Венера Калиева һәм Алсу Хәлидова чарага килгән кунакларны сәламләделәр. Төмән, Ялутор, Омск, Яңа Атьял, Турай, Каскара, Ямбай, Янтык, Акъяр, Аслана авылларыннан һәм, әлбәттә, Шыкча һәм Явызбы авылларыннан кунаклар җыелды. Шулай ук чарага чакырылган Гөлнур һәм Ислам Сафиннарның иҗади гаиләсе онытылмаслык мизгелләр бүләк иттеләр.

Наилә Габдуллина, Акъяр авылыннан килгән Чулпан Халидуллина, Венера Калиева җырладылар...

Подробнее...

Иска-Чебакованың «Абдулла әкә»

11-3Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яшәгән әтием – Шамил Сәфәрбәк улы каты авырый башлагач, безгә, балаларына, туганнары турында сөйләп калырга тырышты.

- Мин Киндерлегә Яркәү районы, Карбан авылыннан килгән кеше, Түбән Тәүде районында туганнарым юк, Иска-Чебакова авылында гына Абдулла әкәм Шәйхетдинов яшәде. Ул искиткеч ихтыяр көчле, батыр, җитез, энергияле, тырыш, шул ук вакытта нечкә күңелле, гадел кеше иде. Киндерледә Сабантуй буласын ишетеп, кайбер елларда атына атланып килде.

Узган гасырның 1970-1980 елларында аны киндерлеләр яхшы белделәр, ихтирам иттеләр, «Абдулла әкә» дип эндәшәләр...

Подробнее...

Медаль белән бүләкләнде

11-2Бу көннәрдә Ялутор районы хакимият башлыгы Андрей Гильгенберг районның 100 еллыгы уңаеннан, Рауды авылында туып-үсеп, бүгенге көндә дә шунда яшәүче авыл ветераннар советы рәисе Саҗидә Йосыпованы истәлекле медаль белән бүләкләде. Бу турында безгә Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итеп: «Саҗидә Саретдин кызы – бик актив, намуслы, тынгысыз, шул ук вакытта бик тыйнак кеше. Ул күптөрле идеяләр һәм уйлар белән тулы, төрле чаралар оештырып, беркемгә дә тынычлык бирми.

Күптән түгел ул үзенең ветераннары белән хәрби махсус операциядәге солдатларга хәйрия ярдәме оештырып...

Подробнее...

«Занкиевские чтения» - 2023

Министерство науки и высшего образования Российской Федерации

Тюменский государственный университет; Тобольский педагогический институт им. Д.И. Менделеева (филиал) ТюмГУ; Комитет по делам национальностей Тюменской области; Региональная общественная организация «Национально-культурная автономия сибирских татар и татар Тюменской области»; Администрация г. Тобольска; Общественная палата г. Тобольска

Информационное письмо

Приглашаем

ученых, аспирантов, магистрантов, студентов, педагогов, писателей...

Подробнее...

И туган тел, и матур тел

11-9Традициягә кергән “И туган тел, и матур тел” шигърият бәйгесе Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә 30 нчы мәртәбә үткәрелде. Быелгы бәйрәм чарасы “Туган тел” җыры, матур татар халык биюе белән башланды. Бәйгедә балалар бакчаларыннан, укучылар һәм өлкәннәр дә катнаштылар. Мәдәният үзәге хезмәткәре, алып баручы Рузалия Корманалиева: ”Тубыл шәһәрендә сәләтле укучылар күп.

Быел беренче мәртәбә 7 нче мәктәптән, Полуяново мәктәбеннән шигырь яратучылар булды. Тубыл районының Ворогушино, Санниково мәктәпләреннән килделәр. Шәһәр укучыларыннан 15 нче мәктәп укучылары призлы...

Подробнее...

Шигърият бәйгесендә җиңүчеләр билгеләнде

11-7Төмән өлкәсенең “Истоки” этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы уздырган шигърият бәйгесендә Аромаш, Вагай, Төмән, Тубыл, Түбән Тәүде, Исәт, Яркәү районнары мәктәпләреннән, Тубыл, Төмән шәһәрләреннән катнашучы укучылар татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр.

“Укытучы һәм остаз елы”на багышлап ”Укытучы - бөек исем” дип аталган шигърият бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде.

Туган телдә, онлайн форматта узган шигьрият бәйгесенә жюри әгъзалары йомгак ясадылар, җиңүчеләрне дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләделәр. 1 урынны Кәрим Кәримов (җитәкчесе Зәкия Сәитова), Эвелина...

Подробнее...

Лаемтамакта татар мәдәнияте көннәре

11-10Тубыл районының Лаемтамак авылында татар мәдәнияте көннәренең ябылу тантанасы узды. Авыл халкы килгән кунакларны якты йөз белән каршы алдылар. Район мәдәният үзәге каршында эшләүче клуб хезмәткәрләре матур, моңлы җырларын яңгыратып, халык күңелен күтәреп авылыбыз клубы залын шау-гөр китерделәр. Алар белән берьюлы Лаемтамак клубыннан “Дуслык” ансамбле җырчысы Шаһинур Мәмәтгалиева, “Йолдыз” балалар вокал ансамбле солисты Алисә Кадыйрова, “Ләйсән” бию ансамбле биючесе Фәрзәнә Барсукованың оста чыгышларын тамашачылар яратып карадылар.

Һәр чыгыш авыл халкының күңелен күтәреп, аларны рухландырып бәйрәм концертына ямь өстәде. Тубыл район...

Подробнее...

«Дельта» патриотлар тәрбияли

10-3Төмән районының Муллаш авыл клубында «Дельта» хәрби хезмәткә ирекле әзерлек буенча махсуслаштырылган төркем 20 еллык юбилеен бәйрәм итте. Бу бәйрәм күп юбилейлар белән бергә туры килде: «дельта»лыларның 10 нчы чыгарылыш классы да, авылның – 305, районның 100 еллыгы да.

Тормышларында шактый уңышларга ирешкән һәм яшь патриотларны котларга районның спорт һәм яшьләр политикасы идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Зобнинский, районның өстәмә белем бирү учреждениесенең «Созвездие» иҗат үсеше үзәге директоры Асель Байжанова, авыл башлыгы Таңсылу Хөсәенова, вакытлыча мәктәп директоры вазифасын башкаручы Регина Головина, хөрмәтле...

Подробнее...

Хәрби хәрәкәтләр ветераны

10-4Махсус хәрби операциясенең беренче көннәреннән үк катнашкан, 7 ай операциянең алгы сызыгында булган, авыр яраланганнан соң госпитальләрдә тернәкләнү, реабилитация узган якташыбыз Россиянең иң зур күп профильле дәвалау үзәкләрендә, төп хәрби клиник хастаханәсендә дәвалана. Монда Рөстәм Ниязовка Россия Президенты Владимир Путин «Батырлык ордены»н тапшыра.

Контракт буенча хәрби хезмәткә киткән Рөстәм Ниязов үз теләге белән хәрби хәрәкәттә катнашырга карар итә. Шунда күрсәткән батырлыклары, командованиенең хәрби биремнәрен һәм хәрби бурычны үтәгәне өчен Россия Федерациясе Кораллы Көчләре югары...

Подробнее...

Үз эшенең остасы

9-5Тубыл шәһәренең үзәк почтасында вакытлы матбугатка яздыру бүлегенең төп белгече Нурия Вафеева 65 яшен каршылады.

Ул шәһәр халкы һәм оешмалары белән бу юнәлешне җайга салырга, элемтә бүлекләре буенча үзәк һәм җирле басмаларга язылу планнарын үтәүдә тырышып, эшен яратып башкара. Хезмәт юлы турында: «Мин мәктәпне тәмамлап, әнием янына тегү фабрикасына эшкә урнаштым. Аннары 1985 нче елдан матбугат эшкәртүчесе, оператор булып эшләдем.

1992 нче елларны илебездәге үзгәрешләр башланган чорны яхшы хәтерлим. Беренче категорияле оператор булсам да, Төмән элемтә көллиятенә читтән торып укырга...

Подробнее...

«Бишек җырлары»н олысы, кечесе тыңлады

9-6Тубыл шәһәренең тарихи–архитектура музей тыюлыгының «Наместник» сараеның Себер белән идарә итү тарихы музее комплексында «Бишек җырлары» дип исемләнгән чара узды. Оештыручылар «Ак калфак» шәһәр иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, вәкилләре - Равилә Фазыйлова, Нәсимә Корманова бишек җырларының тарихы белән таныштырдылар. Алар чыгышларында Тубыл районнарындагы татар авылларында киң таралган бишек җырларының эчтәлеге, баланы күз тиюдән саклау йолалары турында сөйләделәр.

Зур тәрбияви көчкә ия булган бишек җырларының көйләре, тарихы, эчтәлеге һәркемне кызыксындырды. Бала күңеленә кергән...

Подробнее...

Яраткан әбием

9-7Минем әбием - Гөлнур Хәйруллина. Мин аны игелекле, акыллы, алтын куллары өчен яратам, иң мөһиме - ул минем әби генә. Ул мине һәрвакыт аңларга, яхшы башлангычларда булышырга тырыша. Мин аңа тормышымда булган бар нәрсә турында сөйлим. Әгәр дә миңа киңәш кирәк булса, мин хәтта уйламаган вариантны әйтер идем.

Минем әби тормыштан артта калмаска, ул вакыт белән бергә атларга тырыша. Әби фәнни-танып белү китапларын укый, шулай ук безнең җир турында сөйләүче фәнни фильмнар карый, һөнәрчелек белән шөгыльләнергә ярата: келәмнәр, матур аккошлар һәм чәчәкләр бәйли.

Соңгы вакытта минем әби...

Подробнее...

Ялутор җиренең данлы механизаторы

7-2Кулик авылына килеп кергәндә, Әфган сугышында батырларча һәлак булган авылдашлары Закир Егоров исеме бирелгән урамда «Иң яхшы ветеран хуҗалыгы» дип язылган такта эленгән матур йортта хезмәт ветераны, данлы механизатор Рәшит абый Галиев яши. Бу көннәрдә ул «Ялутор районының 100 еллыгы уңаеннан» дигән истәлекле медаль белән бүләкләнде.

Рәшит Хәйрулла улы 1939 елның 26 октябрендә Аксарай авылында Мәликә һәм Хәйрулла Галиевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе «Искра» колхозы рәисе була. Рәшит Хәйрулла улы 7 нче сыйныфны тәмамлагач, ташучы булып эшли башлый. 1958 елның 5 октябрендә...

Подробнее...

Көчле буын вәкиле

7-31989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару төгәлләнде. Илебез тарихында 20 гасырда булган иң озын сугыш тәмамланды. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көнгә сузылды.

Әфган сугышында катнашканнар арасында Рәүф Садыйков та була. Ул 1961 нче елның 25 январенда Төмән районы, Талымхан авылында туа. Әтисе Әюп Әбделкәрим улы – офицер, Бөек Ватан сугышыннан яраланып, бер аяксыз, протез белән 1944 нче елда кайта. Ватан алдындагы патриотик хезмәтләренә хөкүмәтебез югары бәя бирә.

Ул «Кызыл Йолдыз» һәм «Ватан сугышы орденнары», күп медальләр белән бүләкләнә. Баһаветдин мулла кызы Фатыймага өйләнеп, 5...

Подробнее...

Хезмәтләре хәерле булсын

7-4Талымхан авылында «Яңарыш» газетасын көтеп торалар, укучылары күп. Быел яраткан газетамны миңа сеңелем Рәхимә Абдуллина бүләк итеп яздырды, аңа рәхмәтләр укыйм. Күршедә яшәүче Шәмсибану апа Сагутдинова миңа: «Газетаны кулыма алсам, безнең авыл кешеләре турында язылмады микән дип, карап чыгам», - дип әйтә.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, әтиемне, абыемны искә аласым килә, апаларымның, үземнең оныкларымны, кияүләремне шул зур бәйрәм белән котлап, махсус операциядә катнашкан кадерле авылдашларымның исәнлек-саулыгына догалар кылам.

Әтием Мөхәмәдкәрим Шаргабдуллин Ленинград блокадасында...

Подробнее...

Онытылмас очрашу

Ел саен традиция буенча, февральнең беренче якшәмбесендә чыгарылыш сыйныф укучыларына Аслана урта мәктәбе ишекләрен киң ача. Бу көнне әлеге очрашу кунакларга ваемсыз яшьлеккә кире кайту мөмкинлеген бирә. Чыгарылыш сыйныф укучыларының һәрберсенең йөзендә шатлык чагыла, чөнки арада күп еллар күрешмәгәннәр дә була.

Бу очрашуга да мәктәп коллективы ныклап әзерләнде. Бигрәк тә «Алар Ватанны саклыйлар» стенды янында кеше күп булды. Шулай ук алар актлар залында 1973 елдан башлап һәр чыгарылыш класска багышланып ясалган стена газеталарын зур кызыксыну белән карадылар.

Кич гадәти булмаганча...

Подробнее...

«Әниебезнең елмаюын күрү – үзе зур бәхет»

Күптән түгел Төмән районы, Аманад авылында яшәүче әниебез Сәлимә Юныс кызы Мәүлетова 85 яшьлек юбилеен каршылады.

Әниебезнең тормыш юлы гади булмаган, һәр көне көндәлек хезмәт һәм мәшәкатьләр белән тулган һәм ул моңа беркайчан да зарланмады. Ул Аманад авылында, күп балалы гаиләдә туа. Балачагы да, шул елларда туган балаларныкы кебек, гел хезмәттә үтә. Мәктәптән кайту белән өйдәге эшләргә тотына, аннары колхоз эшенә йөгерә. Тракторчыларга аш пешерә, аннары сыер савучы булып эшли, шулай ел артыннан ел үтеп, гомере гел эштә, гел кайгыртучанлыкта була. Бары тырышлыгы һәм нык холкы аны тормыштагы...

Подробнее...

Нурлы, уңган, рухлы Төмән татар кызлары очрашты

7-5Сөенечле хәбәр җиткерәсем килә – Төмәнебездә «Нур» хатын-кызлар оешмасы эшли башлады.

«Тимерюлчы» мәдәният сараенда беренче утырышлары 29 январьда үткән. Мин икенче утырышта катнаштым. Чынлап әйтәм, күптән көткән идем шәһәребездә төрле буын хатын-кызлар җыела алырлык оешма, клуб ачылуны. Аларның нәкъ менә милләтебез өчен кайгыртып, янып торулары ошады.

Бу очрашуга да кунак итеп калфак ясау остасы Райфә апа Хучиәхмәтованы чакырганнар. Ул шулкадәр уңышлы мастер-класс үткәрде. Хәзер ике дистәдән артык хатын-кыз татар калфагын ясый, бизәкли белә. Үзләре калфаклы булып кайтып киттеләр. Ә киләсе очрашуда килә...

Подробнее...

Беренче тапкыр уздырылды

7-811 февральдә Түбән Тәүде районының 100 еллык юбилее кысасында Киндерле авылы стадионында 2022-2023 кышкы сезонда картинг буенча Төмән өлкәсе ачык чемпионаты һәм беренчелеге уздырылды. Максаты: яшьләрдә һәм балаларда картинг белән шөгыльләнүгә теләк булдыру, йөртү, техник осталыкны үстерү. Җитәкчелек һәм контрольне «Про-карт» Төмән шәһәре спорт оешмасы башкарды. Чара Түбән Тәүде районы хакимияте ярдәмендә Новотроицк авыл хакимияте башлыгы Олег Ахмеров инициативасы буенча уңышлы гамәлгә ашырылды.

Ачылу тантанасында регион спортчыларын һәм уңыш теләүчеләрне Түбән Тәүде районы хакимият башлыгы Валерий...

Подробнее...

Кулик авылы остасы

7-6Тал чыбыгыннан кәрзин үрү шөгыле белән Ирфан Магҗановның кызыксынуы көтмәгәндә башланып китте. Бервакыт оста балыкчы Ирфан абый туган авылы янәшәсендәге елгага табан балыгы тотарга бара. Әмма уңышсыз көн булып, буш кул белән кайтмас өчен, ул Тубыл ярында үсеп утырган тал чыбыкларын кисеп алып, өенә алып кайта. Шуннан ул яңа һөнәр үзләштереп, кәрзин үрергә керешә. Талантлы кеше һәрнәрсәдә талантлы, ди бит халык, бу әйтем Ирфан абыйга да туры килә. Ул тиз арада китаплар буенча кәрзин үрү ысулларын үзләштерә, яшь остага интернеттан мастер-класслар да ярдәм итә. Өченче ел инде ул бу борынгы һөнәр белән...

Подробнее...

Күңелле һәм файдалы очрашулар

6-328 январьда Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә татар халкының йолалары, мәдәнияте, милли ризыклары белән укучыларны таныштыру максатыннан «Дуслык күпере» дип аталган чара оештырылды. Мәктәп укучылары, укытучылары, җитәкчеләре Сәет Хисмәтуллин «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы вәкилләрен, кунакларны җылы каршы алдылар. Алар мәктәпнең «Иртеш музее»нда, этномәдәниятләр залында, өлкә мәгариф музеенда экскурсиядә мәктәпнең тарихы, бу җирлектәге йолалары, танылган шәхесләре белән таныштылар.

Экскурсияне мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, музей хезмәткәре Равилә Кутумова кызыклы, мавыктыргыч алып...

Подробнее...

Сәяхәтне һәм балык тотуны яраткан шагыйрь

Күптән түгел телевизордан Вагай районында яшәүче себер татарларының көнкүреше, кара урманнары, тулы сулы күлләре, Иртеш елгасы турында тапшыру күрсәттеләр. Анда элек елгалар балык белән тулы булганы һәм борын-борыннан себер татарларының төп кәсебе балыкчылык икәне турында бик кызыклы итеп сөйләнде.

Хәтеремдә, 1976 нчы елның июль ае. Без, мәктәп укучылары, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры хезмәткәрләренең балалары, «ЛАЗ» автобусына төялеп көньякка, Кырымга озын сәфәргә чыктык.

Автобусның арткы өлешендә без рәхәтләнеп шаярдык, хәтта кәрт тә суктык. Шул чакта...

Подробнее...

Себер татар музей-йорты

5-6Үткән елның соңгы көннәрендә гаҗәеп бер йортта булырга туры килде. Икенче тапкыр бу могҗизаны күрсәм дә, күңелдә әйтеп бетермәслек җылы хисләр, истәлекләр калдырды ул экскурсия.

Төмән шәһәрендә яшәүче Зөләйха Алишеваның «Ретроөе» ул! Бу өйдә илебезнең төрле төбәкләреннән танылган кешеләр булу бәхетенә ирешкән инде. Хуҗабикәнең тынгысызлыгы 3 катлы өйне бер чор, милләт, нәсел тарихын чагылдыра торган вакыт утравына әверелдергән.

Монда үзеңнең зур кеше булуыңны онытасың, балачак хатирәләренә чумасың. Һәркем газиз әбисен, әти-әнисен искә төшерә. Зөләйха ханымның тәмле итеп сөйләү осталыгы зур әһәмияткә...

Подробнее...

Рәхмәтебезне җиткерәсебез килә

5-726 нчы январь көнне Тубыл районы, Вәчир мәктәбендә «Татар мәдәнияте көннәре» район фестиваленең ачылу тантанасы узды. Бу кичәне район мәдәният үзәгенең режиссер–куючысы Елена Евсеева белән Вәчир мәдәният йорты директоры Мәрьям Уразова алып бардылар. Вәчир мәктәбе директоры Гөлбану Барсукова кичәне ачып, кунакларны сәламләде. Аннары район мәдәният үзәге директоры Сергей Мокроусов һәм шулай ук авыл ветераннар советы рәисе Гөлфара Азановага сүз бирелде.

Тубыл шәһәр, район артистлары җыр, шигырь, бию, халык уеннарын башкарып, милли гореф-гадәтләребезне барлап, күтәренке рухта бәйрәмне...

Подробнее...

Зур җаваплылык белән

5-9Төмән шәһәренең Зарека районының ветераннар оешмасы рәисе Рәсимә Дәвляшина үзенең вазифасын 11 ел инде зур җаваплылык белән алып бара. Аның белән шул районда урнашкан шәһәр татар мәдәният үзәге оештырган һәр чарада очрашып була. Чөнки ул үзәк белән тыгыз мөнәсәбәттә эшли. Шулай ук «Илһам» яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин белән дә берлектә күптөрле чаралар үткәрәләр, имин булмаган гаиләләрне дә үз карамагына алып, тикшереп, булышып тора.

Махсус хәрби операция башлангач, ул үзенең ярдәмчеләре белән «Туган йорт җылысы» акциясенә кушылып, махсус операция зонасында...

Подробнее...

Очрашулар

5-8Егерме ел инде Тубылда Галия апа Абайдуллина «туган тел һәм шигърият сакчысы» булып яши. Ул аралашып, күрешеп яшәүне бик ярата торган кунакчыл шагыйрә. Ишеге көндез ябылмый, килгән-кергәннәрне шатланып каршы ала. «Мин ялгызым кеше түгел, ә инде төннәрен шигырь язам», - ди Галия апа.

Яңа фатирга күчкәч тә, ул бүлмәсендә күрешү-очрашулар оештыру максатына иреште. 2022 елда татар китапханә хезмәткәрләре дә кушылалар. Әдәби түгәрәктә дә бу ике ел эчендә катнашучылар күп булды. Һәр кешене сагынып, көтеп алган туганы кебек, якты йөз, җылы сүз белән каршы ала.

Түгәрәкне оештыручы да, дәртле, көр алып баручы да...

Подробнее...

Сәламәтлеккә китап белән

5-11Сәламәт яшәү рәвеше - ул сәламәтлекне ныгыту, авыруларны һәм аварияләрне профилактикалауга ярдәм итүче яшәү рәвеше.

Январь аенда Ямбай китап-ханәсендә мобилизацияләнгән гаилә әгъзалары өчен сәламәтлек сәгате уздырылды. Сәламәтлек сәгате «Сәламәт яшәү рәвеше» темасына юнәлдерелгән һәм гаилә социаль бүлмәсе кысаларында гриппны профилактикалауга багышланды.

Чарада хәрби хезмәт-кәрләрнең туганнары сәламәт яшәү рәвеше, гигиена кагыйдә-ләре, дөрес туклану турында белемнәрен арттырдылар, сәламәтлек турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, «Әсәр авторларын тап», «Ана-табигать» уеннарында катнаштылар. Шулай ук...

Подробнее...

Гаҗәп хәл

Безнең илдә дәүләт мародерларга (халыкны талау белән шөгыльләнүче) каты җәза бирә. Аларны халык яратмый. Андый хәлләр сугыш чорында, янгын вакытында, ташкын булганда очрый.

Күп еллар элек Бурбарда катнаш товарлар кибете янды. Карт кибетче утны сүндерергә онытып төшке ашка чыгып китә. Түбәгә эленгән лампа шартлый, киемнәр яна башлый. Янгынны күргән кешеләр кибеткә йөгерәләр.

Еш була торган хәл: кешеләр көрәксез, чиләксез, буш кул белән җитешәләр. Янгын машиналары ул вакытта булмый. Алар шул бәла-казадан соң гына барлыкка килә. Бу янгынны хатын-кызлар, балалар сүндерә, ә ирләр урман...

Подробнее...

Үткәннәр хәтердә

4-5Әлминур Мәмәтова Тубыл районы, Комарау авылында күп балалы гаиләдә 1933 елның 1 февралендә туа. Ул илебездәге үзгәрешләрне, колхозлашу елларын күргән, кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт, ачлык китергән Бөек Ватан сугышы елларын да хәтерли. Бу буын вәкилләре яшүсмер вакытларын еш исләренә төшереп, хатирәләрен яңартып оныкларына сөйлиләр. Әлминур апа балачагында ул елларны өс–башка кием, туйганчы ашарга ризык булмаганын әйтеп килә. Кече яшеннән утау утаган, үз хуҗалыкларында әнисенең ярдәмчесе булган елларны онытмый.

Сугыш беткәндә аңа 11 яшь була. Сугыштан соң да еллар авыр була. Авыл кешеләре дә илне...

Подробнее...

«Кышкы моңнар»

4-3Декабрь аенда Тубыл районы мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган, ел саен үткәрелә торган «Кышкы моңнар» VI район балалар милли иҗаты бәйгесе узды. Бәйгенең максаты - туган телне һәм татар мәдәниятен популярлаштыру, халык традицияләрен саклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү өчен шартлар тудыру, яңа талантларны, үзешчән коллективларны ачыклау.

Елдан-ел бәйге популярлаша бара һәм катнашучылар саны арта. Конкурска районның 10 мәктәбеннән 50гә якын яшь талант җыелган иде. Бу бәйге үз исемен аклады, «Кышкы моңнар» чыннан да матур вакыйга булды. Бәйге бәйрәмгә әйләнде: милли костюмнар, дәртле җырлар һәм...

Подробнее...

Югалту

4-819 январь көнне өлкәбездә танылган талантлы шагыйрь, берничә җыр авторы, газетабызның якын дусты, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсенең хөрмәтле әгъзасы, хезмәт ветераны Фәрит Нәриман улы ЕРМЫШЕВның йөрәге тибүдән туктады.

Фәрит Нәриман улы 1951 нче елның 25 августында Тубыл районы, Күкрәнде авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе – Хәбибә Хафиз кызы гомер буе Күкрәнде мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына төпле белем бирә.

Әтисе Нәриман Зәйнетдин улы шулай ук укытучы, Бөек Ватан сугышы ветераны, кызганычка, сугыш яраларыннан төзәлә алмыйча, 1961 нче елда вафат була. Хәбибә...

Подробнее...

Узган елга нәтиҗә ясадылар

3-3Айсылу Юнысова җитәкчелегендәге «Ак калфак» Тубыл шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы өч ел дәверендә эшләгән эшләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә планнары белән таныштырдылар. Шәһәр Думасы депутаты М.Никитин халкыбыз өчен эшләгән мөһим хезмәтләренә бәя биреп Айсылу Юнысовага рәхмәтләрен белдерде. Өч елда ул милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының, Төмән шәһәре себер татарлары автономиясеннән, Тубыл шәһәре башлыгының, шәһәрнең «Бердәм Россия» партиясеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ул Төмән шәһәре себер татарлары автономиясендә күп балалы гаиләләр һәм ветераннар белән эшләү комиссиясен дә...

Подробнее...

Эш планнарыбыз зур һәм кызыклы

3-4Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе узган елны күптөрле мәдәни чаралар үткәрде. 2022 нче елга нәтиҗә ясап, киләчәккә планнары белән автономия рәисе, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских таныштырды.

- Мөхтәриятнең максаты халкыбызның телен, мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә юнәлтелгән. Узган ел без оештырган чаралар уңышлы, нәтиҗәле узды.

Үз эшләрен чын күңелдән яраткан, энтузиаст, милләт җанлы Илтус Уразмәмәтов, Клим Садыйков, Әлфия Айбатова, Римма Шәрипова, Роза Яхина, Рузалия Корманалиева, Гөлсинә Ташкеевага рәхмәтләремне белдерәм...

Подробнее...

«Туфан» татар театр студиясен котлыйбыз

3-5Узган ел Тубыл себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре өчен уңышлы ел булды. Төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашучылар арасында «Идел йорт» XXII нче төбәкара конкурсы җиңүчеләре рәтендә себер-татар мәдәният үзәгенең «Туфан» театры студиясе Фәнис Яруллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Бер күрешү - үзе бер гомер» спектакле өчен (режиссеры Мәдинә Уразмәтова) 2 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек булдылар. Спектакльдә Әхмәт ролен башкарган өчен Илнар Колмәмәтов «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңү яулады. Алар 2022 нче елның декабрь ахырында Казан шәһәренең Галиәсгар Камал театрында җиңүчеләрне...

Подробнее...

«Эштән курыкмый яшәдек»

2-3Тубыл районының Тәпкен авылында туып-үскән Хатисә Мадьярованың шөгыль, һөнәрләре күп була. Хәзер лаеклы ялда булса да, көннәрен файдалы үткәрергә тырыша ул. Аш-суга оста, бар яктан да уңган Хатисә апа милли ризыклар пешереп оныкларын кунакка көтеп ала. Яраткан әбиләренә оныклары да сагынып еш киләләр.

Бүгенге көндә Тубыл шәһәрендә яшәүче өлкән яшьтәге Хатисә Тухтабай кызы туган авылын, авыл тормышын сагынып искә ала.

- Безнең авыл зур түгел иде. Күп балалы гаиләдә туып-үскәнгә, кече вакытыбыздан авыл хезмәтен эшләп үстек, авыл мәктәпләрендә укыдык. Мин башта Тәпкендә башлангыч мәктәпне...

Подробнее...

Якты хатирәләрем

2-4Өлкәнәя барган саен яшьлек елларыбызны сагынып искә алабыз. Гомер юлыбыз авыр сугыш елларыннан соң хезмәттә узды. Ничек катлаулы еллар булса да, авылда тормыш гөрләп торган чакта яшәдек.

Бүгенге язмамда ахирәт дустым Нина Гилеваны җылы сүзләр белән искә аласым килә. Ул Ялутор районының Кактамак авылына юллама белән агроном булып эшкә килгән иде. Аның дусты Мәүзия дә – яшь укытучы. Алар ике якын дус булып яшәделәр, эшләделәр.

Ул еллар авылларда чәчү эшләре кайнап торган чор иде. Халык дус, тату, актив.Авыл хезмәткәрләре өчен төрле мәдәни, милли бәйрәмнәргә багышланган чаралар үткәрелде. Бәйрәмнәрдә яшь...

Подробнее...

Бергәләп эшлиләр, күңелле ял да итәләр

Ел ахырында бар эшләргә йомгак ясалгач, матур итеп бәйрәм итү күп бердәм оешмаларда үткәрелә. Менә инде икенче ел Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиллеге, татар иҗтимагый оешмаларының координацион советы татар хәрәкәте активларын «Нефтяник» ресторанына җыйды. Мул өстәлләр артында фикер алышып, тәбрикләүләр, матур концерт программасы белән үтте бу кичә. Кунакка Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев та килгән иде.

Вәкиллекнең һәр чарасы Коръәннән...

Подробнее...

Кадерле кешебез

2-518 декабрьдә әбием Хәмидә Речаповага 80 яшь тулды. Без аны назлы итеп «картнәү» дип атыйбыз. Ул безнең, якыннарының гына түгел, Төмән районының Индрәй поселогында яшәүчеләр өчен дә бик кадерле һәм хөрмәтле кеше. Сугыш вакытында туган, үскән һәм сугыштан соңгы чорда эшләгән хатын-кыз язмышын чагылдыра аның тормышы.

Минем әби гаиләдәге 5 абый һәм 4 апасының иң кечкенәләре булып дөньяга килгән. Әле сабый чакта әтисе сугышка алына. Ачлык та, салкын да, башка авырлыклар да кичергән. Балаларның һәрберсенең үз вазифалары булган: кем өйгә су керткән, кем утын ташыган, әниләргә бөтен көчләре белән ярдәм...

Подробнее...

Эш һәм истәлекләр белән

1-4Хөрмәтле редакторыбыз Азат Гыйззәт улының туган көне уңаеннан «Яңарыш» редакциясендә «Әдәби Төмән» иҗат түгәрәге утырышы үтте.

Утырышка чакырылган иҗат әһелләренә, дусларыбызга да өлкәдәге эпидимиологик хәлнең йогынтысы эләкте. Күбесе килә алмадылар.

Газета редакторы Алсу Сәгыйтова кунакларга килүләренә рәхмәт белдереп, тема һәм эш планы белән таныштырды. Азат абый турында истәлекләрне укып китте.

Түгәрәк җитәкчесе җирле шагыйребез Сәгыйть Сагитов Азат Гыйззәт улы янына килгәндә, аның гел хатлар укып утыруын исенә төшерде. “Миңа укып карарга бирә. Мин шуннан пародияләр яза башладым. Пародия – көлү түгел...

Подробнее...

“Безнең көч – бердәмлектә!”

1-3Нәкъ шул исем белән башланган зур юбилей кичәсе бу сүзләрнең дөреслеген тагын бер кабат раслады. «Без бергә» дип язылган иде «Тимерюлчы» мәдәният сарае сәхнәсендә. Зал тулы тамашачы – кадерле татарларыбыз.

Тантаналы музыка астында сәхнә ачылгач, андагы өлкәбезнең йолдызларын, тырыш шәхесләрен, дин әһелләрен зал көчле алкышлар белән каршы алды. РФ Гимны, татар халкының Гимнына әйләнгән Тукаебызның “Туган теле”, Себер татарлары Гимны яңгырады. Ә экранда себернең бай табигать күренешләре, данлы кешеләре, татарыбызның күренекле шәхесләре портретлары күрсәтелеп барды.

Күңелдә күтәрелгән көчле хисләр басылып та өлгермәде...

Подробнее...

Газета-журналларга яздыру эшләре йомгакланды

1-52023 нче елның беренче яртыеллыгана газета-журналларга язылу тәмамланды. Тубыл шәһәре почта хезмәткәрләре сүзләренә караганда, тиражлар бу юлы да бик мактанырлык түгел. Беренчедән, күпчелек яшьләр бар мәгълүматны, яңалыкларны интернеттан укып беләләр. Көндәлек матбугатның тиражлары кимүдә кайбер вакыт почта ташучыларның да гаебе бар. Газета–журналларны вакытында алып килмәсәләр, яздыручы икенче юлы газета-журналларны яздырмый.

Шулай итеп, без яздыручыны да, газетаны укучыларыбызны да югалтабыз. Яздыручыдан башка гаилә әгъзалары да татар газетасын укыйлар, кызыксыналар. Һәркемгә бу...

Подробнее...

Тырыш, актив хәбәрчебез ул

1-6Январь ае туган көннәргә бай ай. Бигрәк тә юбилейларын каршы алучылар арасында «Яңарыш» газетасы хәбәрчеләре булуы сөенечле. Аларның берсе - озак еллар эчтәлекле мәкаләләре белән шатландыручы Рәйсә Рәхимова. Рәйсә Әбделәлим кызы Талымхан авылының Мәхмүтовлар гаиләсендә туып үсә. Тырыш, үз дигәненә ирешүчән, белемле, эшенә җаваплы караучы хәбәрчебез соңгы вакытларда авылдашлары турында язмалар белән газета почтасын тулыландырып кына тора. Редакциягә дә еш килә, тәмле пироглары белән сыйларга ярата. Аннан үзенең тормыш юлы белән якыннанрак таныштыруын сорадык.

- Мин күлләр иле...

Подробнее...

Көтелмәгән бәхет

Җир һәм үлән генә калды...

Мин авыл советында 30 ел эшләп лаеклы ялга чыктым. Мине хакимияттә яхшы беләләр. Анда бер хәбәр килгән, хакимият җитәкчесе миңа язу биреп җибәргән. Язуны укып, кычкырып җибәрдем. Анда әнкәемнең сугыш кырларында хәбәрсез югалган энесенең - Хуҗа Сәетша улы Хәмитовның медальоны табылуы турында язылган иде. Племянницасы Нурания Шарыгинага хәбәр иттем. Без бу эзләү отряды җитәкчесе белән сөйләшеп тордык.

Бу шатлыклы, көтелмәгән хәбәрне алу - күз алдына да китереп булмый торган, безнең өчен, фронтовик токымнары өчен, искиткеч бәхет иде.

Күчереп күмү 7...

Подробнее...

Шыкчада “Татарча диктант” акциясе

51-2Бөтен дөнья күләмендә быел 7 мәртәбә уздырылган «Татарча диктант» акциясе 8 декабрь көнне Шыкча авылы китапханәсендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина җитәкчелегендә узды.

Диктант язарга Төмән районының Шыкча, Явызбы, Талмы авылларыннан шактый халык җыелды. Һәркем үзенең мәктәптә алган белемен бүгенге көндә нинди дәрәҗәдә белүен тикшерәсе, үзен татар дөньясының бер өлеше итеп хис итәсе килде.

Катнашучылар арасында мәктәп укучылары, өлкән яшьтәге ветеран апалар да читтә калмадылар. Явызбы авылыннан 85 яшен тутырган Галия апа Баязитова да бар иде. Галия апа инде 2 ел...

Подробнее...

Мәчет юбилее дин кардәшләрен җыйды

51-3Тубыл шәһәренең Сумкино микрорайонында яшәүче милләттәшләребезне берләштереп торучы мәчет 25 еллыгын билгеләп үтте. Сөенечле вакыйгага бик күп кунаклар җыелды.

Мәчет имамы Илдар Алеев мәчеткә җыелган дин вәкилләрен, кунакларны шатлыклы вакыйга белән котлады, мәчетнең юбилее белән котлаучыларның теләкләрен дә җиткерде, халыкка, мәчет бинасын үз көчләре белән төзекләндерүдә булышлык күрсәтүчеләргә изге теләкләрен, рәхмәтләрен юллады. Хәзрәтнең вәгазе беркемне дә битараф калдырмады.

Ул кешеләрне иманлы, тәртипле, тәүфыйклы булырга чакырды. Аннары, җәмәгать белән намаз укыганнан соң, Илдар...

Подробнее...

“Бәйрәм” ансамбле бәйрәм итте

51-410 ел инде «Бәйрәм» эстрада җыр студиясе төмәнлеләрне үзенең якты, онытылмас концерт номерлары белән сөендерә. Яшь җырчылар вокал сәнгатенең югары дәрәҗәсен сәхнә иреге, эмоциональлек һәм артистлык белән берлектә күрсәтеп, тамашачыларга чын-чынлап шоу оештыралар.

10 ноябрь көнне шәһәрнең «Төзүче» милли мәдәниятләр сараеның Зәңгәр залында «Бәйрәм» студиясе үзенең юбилейлы иҗат кичәсен уздырды. Тамашачылар зал тутырып килгәннәр иде.

Чара җыр студиясенең 10 еллык тарихы белән таныштырган видеоролик белән башланып китте. Аннары сәхнәгә мәдәният сараеның вакытлыча җитәкче вазифасын...

Подробнее...

“Мәчет өчен бер миллион”

50-3Узып баручы елга йомгак ясап, безнең районда мәктәпләр һәм күп фатирлы торак йортлар төзелеше белән беррәттән район үзәгендә Җәмигъ мәчете төзү дә мөһим вакыйгаларның берсе булды. Ул Вагай авылына керү юлында, Октябрьская һәм Крупская урамнары киселешендә урнашкан.

Вагай районында 22 меңнән артык кеше яши һәм аларның яртысы мөселман динен тота. Шул сәбәпле, безнең районда мәчетләр саны күп. Районда барлыгы 26 ислам гыйбадәтханәсе исәпләнә, ә 27енчесе район үзәгендә төзеләчәк.

Төзүдә актив катнашучы Руфат Рамазанов мәчет турында сөйләде.

- Мәчет төзү турында беренче тапкыр...

Подробнее...

“Татарча диктант” акциясенә төмәнлеләр дә кушылды

50-10Төмән шәһәрендә әлеге акция өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелегендә быел 6 мәртәбә уздырылды. Ул 29 ноябрь көнне шәһәрнең татар мәдәният үзәгендә үтте, анда 18 яшьтән алып 74 яшькә хәтле булган 40тан артык кеше катнашты. Һәм аларның күбесе Төмән тирәсендәге татар авылларыннан махсус килгәннәр иде. Белгәнебезчә, «Татарча диктант» дөньякүләм акциясенең төп максаты – милләтнең бөтенлеген һәм бердәмлеген ассызыклау, тарихны, телне өйрәнүгә омтылу, халыкның грамоталылыгын, татар әдәби телен кулланучылар санын, орфографик һәм грамматик хаталарны ачыклауга игътибарны арттыру.

Үзләренең туган...

Подробнее...

Кырынкүл мәктәбендә дә диктант яздылар

50-12«Татарча диктант» белем тикшерү акциясендә Төмән шәһәренең 52 нче Кырынкүл урта мәктәбе быел 3 мәртәбә катнашты. Әлеге җаваплы эшне уздыру «Истоки» татар татар этномәдәни компонентлы мәктәпләр ассоциациясе карары буенча 52 нче мәктәпнең туган тел укытучысы Халидә Кирамовага ышанып тапшырылды. Чара 26 ноябрь көнне иртәнге сәгать 10да башланды. Татар теле кабинетына укытучылар, укучылар үзләренең әти-әниләре, әби-бабайлары, абый-апалары белән җыелдылар.

Аларны мәктәп директоры Алефтина Манкаева бәйрәм белән котлап, диктантны «5»ле билгеләренә генә язуларын теләде. Халидә Хәлидулла...

Подробнее...

Яңа китап презентациясе

49-517 нче ноябрьдә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә В.Радловның «Көньяк Себердә һәм Дзунгар даласында яшәүче төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре. Бараба, Тара, Тубыл, Төмән татарлары кушылмалары» - яңадан нәшер ителгән фәнни басмасының презентациясе узды. Чарада яңа китап авторы галим, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Йосыпов, фәнни редакторы Фәнзилә Җәүһәрова, рус тексты мөхәррире Бибинур Сабирова, Татарстанның, Төмән өлкәсенең галимнәре, музей, китапханә хезмәткәрләре һәм иҗат ансамбльләре катнаштылар.

Сәхнәдән Төмән шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясе...

Подробнее...

“Озын сүзнең кыскасы” китабының тәкъдим итү чарасында

49-6Бу көннәрдә җирле шагыйребез, Россия Федерациясенең журналистлар берлеге әгъзасы, “Яңарыш” газетасы каршында эшләүче “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе рәисе, “Газпром” оешмасының Мактаулы кешесе” исеменә лаек булган, озак еллар Ямбай авылы мөселманнарының дини оешмасы җитәкчесе вазифасын башкаручы Сәгыйть Сагитовның “Озын сүзнең кыскасы” дип исемләнгән бишенче китабы дөнья күрде. Шул уңайдан, 25 ноябрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә китапны халыкка тәкъдим итү чарасы уздырылды.

Форсаттан файдаланып, килгән кунаклар Сәгыйть Сагитовны 75 яшьлек юбилее, Нурания Фәйзи кызы белән 50 ел...

Подробнее...

Җырлар дискы презентациясендә

49-819 ноябрь көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә җырчы, фольклор белгече, филология фәннәре кандидаты Луиза Сөрмәтованың “Үтеләсе юллар әле үтелмәгән” дип исемләнгән CD-дискының тәкъдим итү чарасы зур әзерлек һәм уникаль форматта, бик уңышлы үтте. Кичәгә килүчеләр башта Луиза Рәис кызының тормыш юлы, иҗатын чагылдырган фәнни хезмәтләре, чыгарган 2 җырлар дискы кергән күргәзмә белән таныштылар.

Чара башлану белән тамашачыларының бар игътибарын үзенә җәлеп итеп, Луиза Сөрмәтова сәхнәгә Чыңгыз ханның тарихи чоры костюмында чыгып “Бүре хан” дастанын башкарды. Ә экраннан дастанның эчтәлеген баетып...

Подробнее...

Тубылда “Вәлеев укулары” узды

49-10Тубыл шәһәрендә күренекле галим, тарих фәннәре докторы, этнограф, халыкара төрки академиясе әгъзасы, Татарстанның атказанган эшлеклесе, профессор Фоат Вәлеевны зурлап, истәлегенә багышлап аның шәкерте, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских “Вәлеев укулары” дип аталган түгәрәк өстәл оештырды. Чара Россия фәннәр академиясенең Урал бүлегенең Тубылдагы комплекслы фәнни станциясенең уку залында узды.

Төмән, Тубыл, Казан шәһәрләреннән, районнардан килгән галимнәр, укытучылар, мәдәният өлкәсендә эшләүче якташларыбыз түгәрәк өстәл артында татар халкы өчен мөһим, кызыклы темалар буенча...

Подробнее...

Игелекле эшләре дәвамлы булсын

49-9Төмән өлкәсендә 22 ел «Нур» татар мәдәниятенең региональ иҗтимагый фонды эшләп килә. Җитәкчесе – Фәридә Бабина. Без фонд турында, беренче чиратта, кешеләрнең бәяләмәләренә игътибар иттек.

Төмән районыннан янгын һәлакәте кичергән Рабига ханым: «Фондка өч тапкыр бардым. Фәридә Сәгәтадин кызы якты йөз белән каршы алды, хәленнән килгәнчә булышты. Аллаһының рәхмәте яусын аңа. Фәридә ханым белән очрашу үзе бер бәхет. Безнең арабызда күбрәк шундый кешеләр булсын иде. Кеше барчасын үз башына төшсә аңлый башлый. Мин бик җайсыз хәлдә булганымда Фәридә ханым ярдәм кулын сузды. Балаларының игелеген күреп шатланып...

Подробнее...

Мәдәниятләр диалогына җыелдылар

25 нче ноябрьдә Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбендә “Мәдәниятләр диалогы: Төмән өлкәсе халыкларының мәдәни традицияләрен һәм этник күптөрлелеген саклау мәсьләләре” темасына регионара фәнни-гамәли конференция узды.

Чара 52 нче мәктәп укучыларының сәхнәләштерелгән музыкаль күренеше белән ачылды. Конференциянең фәнни өлешендә филология фәннәре, ТОГИРРОның социаль–гуманитр фәннәр кафедрасы докторы Вера Сальникова “Мәдәният диологын гамәлгә ашыру аспектында Төмән өлкәсе тәҗрибәсе” темасы буенча чыгыш ясады.

“Татарстанда мәдәни традицияләрне саклап калу тәҗрибәсе” темасына Татарстанның...

Подробнее...

Регионда осталар бәйгесе

49-11“Мәдәниятләр диалогы: Төмән өлкәсе халкының мәдәни традицияләрен һәм этник күптөрлелеген саклау мәсьәләләре” исемле регионара фәнни-гамәли конференциянең оештыручылары – Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән департаменты, Төмән дәүләт региональ мәгарифне үстерү институты (ТОГИРРО), Төмәннең 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Заманча төзелгән җылы, якты, киң белем йортында мәктәп коллективы якты йөз белән кунакларны каршы алды.

Без конференция кысасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсын карадык. Жюрины Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән...

Подробнее...

Безне берләштерә торган көн

48-84 ноябрьдә бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтте. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Ул 1612 елгы вакыйгалар белән бәйле – Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән ата-бабаларыбызның батырлыгы. Бу үзара ярдәм һәм бердәмлек бәйрәме.

Россия төрле халыклар дус һәм тату яши торган күпмилләтле дәүләт.

«Безне берләштерә торган көн» фестивале кысаларында Акъяр авыл клубында «Йөрәкләребез җылысы» дигән акция бара. Әлеге акциядә Зур Акъяр авылы көмеш волонтерлары, мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар, тәрбияче Гөлнара Зимагулова катнаштылар...

Подробнее...

“Нур” гаилә клубының киләчәккә планнары

47-9Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә «Нур» гаилә клубы оешмасының чираттагы утырышы узды. Анда укытучылар, ата-аналар, укучылар катнаштылар. «Туган тел» гимны белән чараны башлап оештыручы һәм алып баручы Банисә Ниязова сүзне мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллинга бирде. Дәрес формасында үткәрелгән чарада Виолетта Захарова Гөлфизәр Абдрахманованың «Өйрәнәм» шигырен сәнгатьле итеп укыды. Ата-аналар «Түбәтәй» милли уенында, сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнашып, милли бизәкләрне өйрәнеп, бергәләп татар халык җырларын башкардылар.

Сәет Хисмәтуллин татар телен өйрәнүнең мөһимлеге турында ата-аналар белән әңгәмә...

Подробнее...

“Үзе китте – җыры калды”

47-829 октябрь көнне Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә шагыйрәбез Гөлфизәр Абдрахманованы искә алу кичәсе үтте.

Якты хисләре белән тирә-юньне балкытып, камил акыллылыгы белән кешеләрне үзенә тартып торган, гүзәл сыйфатлары белән дөньяга ямь өстенә ямь биргән шагыйрәбез Гөлфизәр Хәйретдин кызы матбугатта үз сүзен әйтә белгән, шигьрият дөньясында үз эзен калдырган чордашларыбызның берсе. Менә шундый иде ул - гүзәл затлы шагыйрәбез генә түгел, сәхнә остасы да, жәмәгать эшлеклесе дә, иманлы да, милли җанлы якын дустыбыз Гөлфизәр апа.

Бәйрәмне тулыландырып, эчтәлекле презентация битләрендә...

Подробнее...

Иншалар бәйгесендә җиңүче

47-7Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгы рус телендә үзенең мәдәнияте һәм рус мәдәниятенең иң яхшы тасвирламасы турында Бөтенроссия иншалар бәйгесен үткәрде. Конкурска илебезнең 80 регионыннан 835 егет һәм кыз 30 телдә эшләрен җибәргән, нәтиҗәдә: 16 кеше – призер, 8 – җиңүче.

Иң яхшы иншалар авторлары арасында Төмәннән 9 нчы сыйныф укучысы Самирә Акзамова бар. Төмәннең 94 нче мәктәбе укучысы 8-9 сыйныфлар арасында «Рус телендә туган мәдәнияте турында инша» номинациясе буенча җиңде. Самирәнең һәм башка балаларның эшләре иң яхшы иншалар җыентыгына эләгәчәк.

Кыз татарларның чәк-чәк...

Подробнее...

Рәхмәт Сезгә, Укытучыбыз!

46-3Тубыл районы, Күкрәнде авылының күпьеллык тарихында Әхмәтовлар гаиләсе авыл елъязмасында мөһим урын алып тора. Ваһап Әхмәтов тумышы белән Тубыл районы, Ләчек авылыннан булган. Тормыш авырлыкларына карамастан, зирәк, тырыш бала туган авылында башлангыч белем алып, укуын Торбы мәдрәсәсендә, аннары Троицк шәһәрендә дәвам итә һәм гомерен мәңгелеккә Күкрәнде авылы мәктәбе белән бәйли. Эшен укытучы булып башлый, аннары башлангыч мәктәп директоры итеп билгеләнә. Рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Әтисе артыннан укытучы һөнәрен кызлары һәм уллары да сайлыйлар. Әхмәтовларның гомуми педагогик стажы 200 ел...

Подробнее...

“Рәгес авылының шәҗәрә китабы”ның тәкъдим итү чарасында

46-2* Яңа китап

30 октябрь көнне Төмән шәһәренең «Пароходчылык конторасы» мультиүзәгенең кече залында өлкә себер татар язучылар берлеге әгъзасы, Вагай районы себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрхәд Шаморадовның «Рәгес авылының шәҗәрә китабы»н тәкъдим итү чарасы булды. Күңелле очрашуга Рәгес авылыннан зур делегация, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, туган як тарихы белән кызыксынучы якташлар җыелдылар.

Чараны китап авторы Фәрхәд Шаморадов кунакларны сәламләү һәм рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрде. Аннары китап белән таныштырып: «Бу китабымда Яркәү районының Рәгес авылы халкы турында...

Подробнее...

Чүлмәк ясау – серле сәнгать дөньясы

46-4Балчыктан әвәләп сыннар ясарга өйрәтүче Нурия Мәмәтова Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге оештырган чарада өлкәннәр һәм балалар арасында үзләрен сынап карарга теләүчеләр өчен мастер класс үткәрде. Ул чүлмәк ясау сәнгате турында кызыклы әңгәмә оештырып, тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Гади булмаган чүлмәк ясау сәнгатен үзләштерү өчен бөтен мөмкинлекләрен булдырган Нурия Яхья кызы мәдәният үзәгендә эшләгән чорында «Тылсымлы балчык» түгәрәген җитәкләгән иде. Балалар чүлмәк ясау җайланмасы артында балчыктан әвәләп сыннар ясадылар, аларның эшләре күргәзмәләрдә, телетапшыруларда күрсәтелде. Ул үзенең...

Подробнее...

Уңышлары сөендерә

46-9Вагай районы, Юрмы мәктәбендә җан атып эшләүче, тырыш, бик сәләтле, мәктәп эшләрен әйдәп баручы, укыту-тәрбия эшләрен югары дәрәҗәдә башкаручы, методик яктан көчле, зур белемле филолог укытучылар – Уразаевлар гаиләсе өченче буын Кармановлар һәм Әлембаевлар династияләре дәвамчылары.

Дамир Камил улы – Кармановларның педагогик династиясенә нигез салучы филолог укытучы, сугыш һәм хезмәт ветераны Янтимер абый Кармановның оныгы.

Лена Изил кызы – Юрмы сигезьеллык мәктәбенең беренче директоры Әлембай Әлембаевның педагогик хезмәтен дәвамлаучы оныгы.

Дамир Уразаев 1998 нче елда Тубыл...

Подробнее...

Яңа Казанлы авылы истәлегенә

46-10Яңа Казанлы авылы (Травные) 1918 елны барлыкка килгән. Канчәбер авылыннан көнчыгыш якка 11 чакрым ераклыкта Казанка күле буенда урнашкан. 1926 елны 29 йортта 169 кеше яшәгән. 1930 елларда «Яңа Казанлы» исемле колхоз оеша, 1951 елны Канчәбер авыл советының Микоян исемендәге колхозга кушыла. 1957 елны Новотроицк авыл советына керә. 1962 елда 122 кеше яши, башлангыч мәктәптә 14 бала укый. 1973 елны 19 йортта - 71, 1991 елда 3 хуҗалыкта 5 кеше яши. Авылда 1990 елларда һичкем калмый. Хәзерге көндә Яңа Казанлы урынында берни калмаган, биналарның беркүпмесен күчерәләр, калганнарын янгын юк...

Подробнее...

Круглый стол

Национально-культурная автономия сибирских татар г. Тобольска; Союз татарских краеведов Тюменской области; Всемирный конгресс татар; Координационный совет татарских общественных организаций; Тобольская комплексная научная станция УрО РАН.

Информационное письмо

14 ноября в г. Тобольске проводится круглый стол «Валеевские чтения», посвященный памяти д.и.н. Ф.Т. Валеева по теме «Татарские поселения Западной Сибири: история и современность».

Предлагается обсудить следующие вопросы:

- Проблемы изучения истории татарских поселений в трудах Ф.Т. Валеева;

- История...

Подробнее...

Китап бәйрәменә чакырабыз

17 ноябрь көнне Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә “Китапханә – мәгърифәт учагы» дип аталган түгәрәк өстәл һәм Фәрит Йосыповның «В.В.Радлов и его книга «Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи”. Часть 1V. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар» китабын тәкъдим итү чарасы үткәреләчәк.

Башлана - 14:00 сәгатьтә.

Катнашучылар - Тубыл шәһәре, Тубыл, Яркәү, Вагай, Уват районарыннан китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар. Өлкәнең башка төбәкләреннән дә бу чарага килергә теләүчеләрне...

Подробнее...

Хәбәрчебезгә – 85

45-4Төмән районы, Талымхан авылында туып-үскән Әмир Юскаевның ноябрь аенда матур юбилее. Ул «Яңарыш» газетасын беренче саныннан яздыручы, газета укучыларын матур, тормышчан, тәрбияви эчтәлекле мәкаләләре белән шатландыручы кеше, авылыбызның ир-егетләреннән өлкә татар газетабыз белән элемтәдә булган бердәнбер хәбәрчебез. Оныгы Луиза Юскаева үзенең бабае турында мәктәптә укыганда инша язган:

«Минем бабаем – Әмир Юскаев 1937 елның 19 ноябрендә Төмән районының Талымхан авылында туган. Аңа дүрт яшь булганда әтисе фронтка китә, ә 1942 нче елда хәбәрсез югала.

Бала вакытыннан...

Подробнее...

Тынгысыз Рәшидәбез

45-5Безнең курсташыбыз, дустыбыз, хезмәттәшебез Рәшидә Бакиевага 7 ноябрьдә 85 яшь тула. Рәшидәбез бик якты, вакыйгаларга, кызыклы кешеләр белән очрашуларга бай тормыш кичерде һәм гөрләтеп яши. Аралашучан, тынгысыз ул, бер генә минут та тик утырмас: я истәлекләр яза, я газетага мәкаләләр әзерли, киләсе чараларга сценарийлар уйлый.

Бервакыт Рәшидә Корман кызы үзе туган, балачагы узган, хәзер инде юкка чыккан Комарау авылындагылар токымнары белән очрашу үткәрергә уйлады. Җәйге кояшлы көнне һәр яктан бу авылга туганнар, аларның бала-оныклары агыла башлады. Матур табигать кочагында өстәл әзерләделәр, кайнар...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836