#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Татарча диктант” акциясенә төмәнлеләр дә кушылды

50-10Төмән шәһәрендә әлеге акция өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелегендә быел 6 мәртәбә уздырылды. Ул 29 ноябрь көнне шәһәрнең татар мәдәният үзәгендә үтте, анда 18 яшьтән алып 74 яшькә хәтле булган 40тан артык кеше катнашты. Һәм аларның күбесе Төмән тирәсендәге татар авылларыннан махсус килгәннәр иде. Белгәнебезчә, «Татарча диктант» дөньякүләм акциясенең төп максаты – милләтнең бөтенлеген һәм бердәмлеген ассызыклау, тарихны, телне өйрәнүгә омтылу, халыкның грамоталылыгын, татар әдәби телен кулланучылар санын, орфографик һәм грамматик хаталарны ачыклауга игътибарны арттыру.

Үзләренең туган...

Подробнее...

Кырынкүл мәктәбендә дә диктант яздылар

50-12«Татарча диктант» белем тикшерү акциясендә Төмән шәһәренең 52 нче Кырынкүл урта мәктәбе быел 3 мәртәбә катнашты. Әлеге җаваплы эшне уздыру «Истоки» татар татар этномәдәни компонентлы мәктәпләр ассоциациясе карары буенча 52 нче мәктәпнең туган тел укытучысы Халидә Кирамовага ышанып тапшырылды. Чара 26 ноябрь көнне иртәнге сәгать 10да башланды. Татар теле кабинетына укытучылар, укучылар үзләренең әти-әниләре, әби-бабайлары, абый-апалары белән җыелдылар.

Аларны мәктәп директоры Алефтина Манкаева бәйрәм белән котлап, диктантны «5»ле билгеләренә генә язуларын теләде. Халидә Хәлидулла...

Подробнее...

Яңа китап презентациясе

49-517 нче ноябрьдә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә В.Радловның «Көньяк Себердә һәм Дзунгар даласында яшәүче төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре. Бараба, Тара, Тубыл, Төмән татарлары кушылмалары» - яңадан нәшер ителгән фәнни басмасының презентациясе узды. Чарада яңа китап авторы галим, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Йосыпов, фәнни редакторы Фәнзилә Җәүһәрова, рус тексты мөхәррире Бибинур Сабирова, Татарстанның, Төмән өлкәсенең галимнәре, музей, китапханә хезмәткәрләре һәм иҗат ансамбльләре катнаштылар.

Сәхнәдән Төмән шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясе...

Подробнее...

“Озын сүзнең кыскасы” китабының тәкъдим итү чарасында

49-6Бу көннәрдә җирле шагыйребез, Россия Федерациясенең журналистлар берлеге әгъзасы, “Яңарыш” газетасы каршында эшләүче “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе рәисе, “Газпром” оешмасының Мактаулы кешесе” исеменә лаек булган, озак еллар Ямбай авылы мөселманнарының дини оешмасы җитәкчесе вазифасын башкаручы Сәгыйть Сагитовның “Озын сүзнең кыскасы” дип исемләнгән бишенче китабы дөнья күрде. Шул уңайдан, 25 ноябрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә китапны халыкка тәкъдим итү чарасы уздырылды.

Форсаттан файдаланып, килгән кунаклар Сәгыйть Сагитовны 75 яшьлек юбилее, Нурания Фәйзи кызы белән 50 ел...

Подробнее...

Җырлар дискы презентациясендә

49-819 ноябрь көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә җырчы, фольклор белгече, филология фәннәре кандидаты Луиза Сөрмәтованың “Үтеләсе юллар әле үтелмәгән” дип исемләнгән CD-дискының тәкъдим итү чарасы зур әзерлек һәм уникаль форматта, бик уңышлы үтте. Кичәгә килүчеләр башта Луиза Рәис кызының тормыш юлы, иҗатын чагылдырган фәнни хезмәтләре, чыгарган 2 җырлар дискы кергән күргәзмә белән таныштылар.

Чара башлану белән тамашачыларының бар игътибарын үзенә җәлеп итеп, Луиза Сөрмәтова сәхнәгә Чыңгыз ханның тарихи чоры костюмында чыгып “Бүре хан” дастанын башкарды. Ә экраннан дастанның эчтәлеген баетып...

Подробнее...

Тубылда “Вәлеев укулары” узды

49-10Тубыл шәһәрендә күренекле галим, тарих фәннәре докторы, этнограф, халыкара төрки академиясе әгъзасы, Татарстанның атказанган эшлеклесе, профессор Фоат Вәлеевны зурлап, истәлегенә багышлап аның шәкерте, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских “Вәлеев укулары” дип аталган түгәрәк өстәл оештырды. Чара Россия фәннәр академиясенең Урал бүлегенең Тубылдагы комплекслы фәнни станциясенең уку залында узды.

Төмән, Тубыл, Казан шәһәрләреннән, районнардан килгән галимнәр, укытучылар, мәдәният өлкәсендә эшләүче якташларыбыз түгәрәк өстәл артында татар халкы өчен мөһим, кызыклы темалар буенча...

Подробнее...

Игелекле эшләре дәвамлы булсын

49-9Төмән өлкәсендә 22 ел «Нур» татар мәдәниятенең региональ иҗтимагый фонды эшләп килә. Җитәкчесе – Фәридә Бабина. Без фонд турында, беренче чиратта, кешеләрнең бәяләмәләренә игътибар иттек.

Төмән районыннан янгын һәлакәте кичергән Рабига ханым: «Фондка өч тапкыр бардым. Фәридә Сәгәтадин кызы якты йөз белән каршы алды, хәленнән килгәнчә булышты. Аллаһының рәхмәте яусын аңа. Фәридә ханым белән очрашу үзе бер бәхет. Безнең арабызда күбрәк шундый кешеләр булсын иде. Кеше барчасын үз башына төшсә аңлый башлый. Мин бик җайсыз хәлдә булганымда Фәридә ханым ярдәм кулын сузды. Балаларының игелеген күреп шатланып...

Подробнее...

Мәдәниятләр диалогына җыелдылар

25 нче ноябрьдә Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбендә “Мәдәниятләр диалогы: Төмән өлкәсе халыкларының мәдәни традицияләрен һәм этник күптөрлелеген саклау мәсьләләре” темасына регионара фәнни-гамәли конференция узды.

Чара 52 нче мәктәп укучыларының сәхнәләштерелгән музыкаль күренеше белән ачылды. Конференциянең фәнни өлешендә филология фәннәре, ТОГИРРОның социаль–гуманитр фәннәр кафедрасы докторы Вера Сальникова “Мәдәният диологын гамәлгә ашыру аспектында Төмән өлкәсе тәҗрибәсе” темасы буенча чыгыш ясады.

“Татарстанда мәдәни традицияләрне саклап калу тәҗрибәсе” темасына Татарстанның...

Подробнее...

Регионда осталар бәйгесе

49-11“Мәдәниятләр диалогы: Төмән өлкәсе халкының мәдәни традицияләрен һәм этник күптөрлелеген саклау мәсьәләләре” исемле регионара фәнни-гамәли конференциянең оештыручылары – Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән департаменты, Төмән дәүләт региональ мәгарифне үстерү институты (ТОГИРРО), Төмәннең 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Заманча төзелгән җылы, якты, киң белем йортында мәктәп коллективы якты йөз белән кунакларны каршы алды.

Без конференция кысасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсын карадык. Жюрины Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән...

Подробнее...

Безне берләштерә торган көн

48-84 ноябрьдә бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтте. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Ул 1612 елгы вакыйгалар белән бәйле – Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән ата-бабаларыбызның батырлыгы. Бу үзара ярдәм һәм бердәмлек бәйрәме.

Россия төрле халыклар дус һәм тату яши торган күпмилләтле дәүләт.

«Безне берләштерә торган көн» фестивале кысаларында Акъяр авыл клубында «Йөрәкләребез җылысы» дигән акция бара. Әлеге акциядә Зур Акъяр авылы көмеш волонтерлары, мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар, тәрбияче Гөлнара Зимагулова катнаштылар...

Подробнее...

“Нур” гаилә клубының киләчәккә планнары

47-9Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә «Нур» гаилә клубы оешмасының чираттагы утырышы узды. Анда укытучылар, ата-аналар, укучылар катнаштылар. «Туган тел» гимны белән чараны башлап оештыручы һәм алып баручы Банисә Ниязова сүзне мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллинга бирде. Дәрес формасында үткәрелгән чарада Виолетта Захарова Гөлфизәр Абдрахманованың «Өйрәнәм» шигырен сәнгатьле итеп укыды. Ата-аналар «Түбәтәй» милли уенында, сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнашып, милли бизәкләрне өйрәнеп, бергәләп татар халык җырларын башкардылар.

Сәет Хисмәтуллин татар телен өйрәнүнең мөһимлеге турында ата-аналар белән әңгәмә...

Подробнее...

“Үзе китте – җыры калды”

47-829 октябрь көнне Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә шагыйрәбез Гөлфизәр Абдрахманованы искә алу кичәсе үтте.

Якты хисләре белән тирә-юньне балкытып, камил акыллылыгы белән кешеләрне үзенә тартып торган, гүзәл сыйфатлары белән дөньяга ямь өстенә ямь биргән шагыйрәбез Гөлфизәр Хәйретдин кызы матбугатта үз сүзен әйтә белгән, шигьрият дөньясында үз эзен калдырган чордашларыбызның берсе. Менә шундый иде ул - гүзәл затлы шагыйрәбез генә түгел, сәхнә остасы да, жәмәгать эшлеклесе дә, иманлы да, милли җанлы якын дустыбыз Гөлфизәр апа.

Бәйрәмне тулыландырып, эчтәлекле презентация битләрендә...

Подробнее...

Иншалар бәйгесендә җиңүче

47-7Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгы рус телендә үзенең мәдәнияте һәм рус мәдәниятенең иң яхшы тасвирламасы турында Бөтенроссия иншалар бәйгесен үткәрде. Конкурска илебезнең 80 регионыннан 835 егет һәм кыз 30 телдә эшләрен җибәргән, нәтиҗәдә: 16 кеше – призер, 8 – җиңүче.

Иң яхшы иншалар авторлары арасында Төмәннән 9 нчы сыйныф укучысы Самирә Акзамова бар. Төмәннең 94 нче мәктәбе укучысы 8-9 сыйныфлар арасында «Рус телендә туган мәдәнияте турында инша» номинациясе буенча җиңде. Самирәнең һәм башка балаларның эшләре иң яхшы иншалар җыентыгына эләгәчәк.

Кыз татарларның чәк-чәк...

Подробнее...

Рәхмәт Сезгә, Укытучыбыз!

46-3Тубыл районы, Күкрәнде авылының күпьеллык тарихында Әхмәтовлар гаиләсе авыл елъязмасында мөһим урын алып тора. Ваһап Әхмәтов тумышы белән Тубыл районы, Ләчек авылыннан булган. Тормыш авырлыкларына карамастан, зирәк, тырыш бала туган авылында башлангыч белем алып, укуын Торбы мәдрәсәсендә, аннары Троицк шәһәрендә дәвам итә һәм гомерен мәңгелеккә Күкрәнде авылы мәктәбе белән бәйли. Эшен укытучы булып башлый, аннары башлангыч мәктәп директоры итеп билгеләнә. Рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Әтисе артыннан укытучы һөнәрен кызлары һәм уллары да сайлыйлар. Әхмәтовларның гомуми педагогик стажы 200 ел...

Подробнее...

“Рәгес авылының шәҗәрә китабы”ның тәкъдим итү чарасында

46-2* Яңа китап

30 октябрь көнне Төмән шәһәренең «Пароходчылык конторасы» мультиүзәгенең кече залында өлкә себер татар язучылар берлеге әгъзасы, Вагай районы себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрхәд Шаморадовның «Рәгес авылының шәҗәрә китабы»н тәкъдим итү чарасы булды. Күңелле очрашуга Рәгес авылыннан зур делегация, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, туган як тарихы белән кызыксынучы якташлар җыелдылар.

Чараны китап авторы Фәрхәд Шаморадов кунакларны сәламләү һәм рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрде. Аннары китап белән таныштырып: «Бу китабымда Яркәү районының Рәгес авылы халкы турында...

Подробнее...

Чүлмәк ясау – серле сәнгать дөньясы

46-4Балчыктан әвәләп сыннар ясарга өйрәтүче Нурия Мәмәтова Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге оештырган чарада өлкәннәр һәм балалар арасында үзләрен сынап карарга теләүчеләр өчен мастер класс үткәрде. Ул чүлмәк ясау сәнгате турында кызыклы әңгәмә оештырып, тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Гади булмаган чүлмәк ясау сәнгатен үзләштерү өчен бөтен мөмкинлекләрен булдырган Нурия Яхья кызы мәдәният үзәгендә эшләгән чорында «Тылсымлы балчык» түгәрәген җитәкләгән иде. Балалар чүлмәк ясау җайланмасы артында балчыктан әвәләп сыннар ясадылар, аларның эшләре күргәзмәләрдә, телетапшыруларда күрсәтелде. Ул үзенең...

Подробнее...

Уңышлары сөендерә

46-9Вагай районы, Юрмы мәктәбендә җан атып эшләүче, тырыш, бик сәләтле, мәктәп эшләрен әйдәп баручы, укыту-тәрбия эшләрен югары дәрәҗәдә башкаручы, методик яктан көчле, зур белемле филолог укытучылар – Уразаевлар гаиләсе өченче буын Кармановлар һәм Әлембаевлар династияләре дәвамчылары.

Дамир Камил улы – Кармановларның педагогик династиясенә нигез салучы филолог укытучы, сугыш һәм хезмәт ветераны Янтимер абый Кармановның оныгы.

Лена Изил кызы – Юрмы сигезьеллык мәктәбенең беренче директоры Әлембай Әлембаевның педагогик хезмәтен дәвамлаучы оныгы.

Дамир Уразаев 1998 нче елда Тубыл...

Подробнее...

Яңа Казанлы авылы истәлегенә

46-10Яңа Казанлы авылы (Травные) 1918 елны барлыкка килгән. Канчәбер авылыннан көнчыгыш якка 11 чакрым ераклыкта Казанка күле буенда урнашкан. 1926 елны 29 йортта 169 кеше яшәгән. 1930 елларда «Яңа Казанлы» исемле колхоз оеша, 1951 елны Канчәбер авыл советының Микоян исемендәге колхозга кушыла. 1957 елны Новотроицк авыл советына керә. 1962 елда 122 кеше яши, башлангыч мәктәптә 14 бала укый. 1973 елны 19 йортта - 71, 1991 елда 3 хуҗалыкта 5 кеше яши. Авылда 1990 елларда һичкем калмый. Хәзерге көндә Яңа Казанлы урынында берни калмаган, биналарның беркүпмесен күчерәләр, калганнарын янгын юк...

Подробнее...

Круглый стол

Национально-культурная автономия сибирских татар г. Тобольска; Союз татарских краеведов Тюменской области; Всемирный конгресс татар; Координационный совет татарских общественных организаций; Тобольская комплексная научная станция УрО РАН.

Информационное письмо

14 ноября в г. Тобольске проводится круглый стол «Валеевские чтения», посвященный памяти д.и.н. Ф.Т. Валеева по теме «Татарские поселения Западной Сибири: история и современность».

Предлагается обсудить следующие вопросы:

- Проблемы изучения истории татарских поселений в трудах Ф.Т. Валеева;

- История...

Подробнее...

Китап бәйрәменә чакырабыз

17 ноябрь көнне Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә “Китапханә – мәгърифәт учагы» дип аталган түгәрәк өстәл һәм Фәрит Йосыповның «В.В.Радлов и его книга «Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи”. Часть 1V. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар» китабын тәкъдим итү чарасы үткәреләчәк.

Башлана - 14:00 сәгатьтә.

Катнашучылар - Тубыл шәһәре, Тубыл, Яркәү, Вагай, Уват районарыннан китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар. Өлкәнең башка төбәкләреннән дә бу чарага килергә теләүчеләрне...

Подробнее...

Хәбәрчебезгә – 85

45-4Төмән районы, Талымхан авылында туып-үскән Әмир Юскаевның ноябрь аенда матур юбилее. Ул «Яңарыш» газетасын беренче саныннан яздыручы, газета укучыларын матур, тормышчан, тәрбияви эчтәлекле мәкаләләре белән шатландыручы кеше, авылыбызның ир-егетләреннән өлкә татар газетабыз белән элемтәдә булган бердәнбер хәбәрчебез. Оныгы Луиза Юскаева үзенең бабае турында мәктәптә укыганда инша язган:

«Минем бабаем – Әмир Юскаев 1937 елның 19 ноябрендә Төмән районының Талымхан авылында туган. Аңа дүрт яшь булганда әтисе фронтка китә, ә 1942 нче елда хәбәрсез югала.

Бала вакытыннан...

Подробнее...

Тынгысыз Рәшидәбез

45-5Безнең курсташыбыз, дустыбыз, хезмәттәшебез Рәшидә Бакиевага 7 ноябрьдә 85 яшь тула. Рәшидәбез бик якты, вакыйгаларга, кызыклы кешеләр белән очрашуларга бай тормыш кичерде һәм гөрләтеп яши. Аралашучан, тынгысыз ул, бер генә минут та тик утырмас: я истәлекләр яза, я газетага мәкаләләр әзерли, киләсе чараларга сценарийлар уйлый.

Бервакыт Рәшидә Корман кызы үзе туган, балачагы узган, хәзер инде юкка чыккан Комарау авылындагылар токымнары белән очрашу үткәрергә уйлады. Җәйге кояшлы көнне һәр яктан бу авылга туганнар, аларның бала-оныклары агыла башлады. Матур табигать кочагында өстәл әзерләделәр, кайнар...

Подробнее...

“Яңарыш”ның дусты, кинематограф, мәдәният хезмәткәре...

45-6Түбән Тәүде районы, Эске авылында яшәүче хәбәрчебез, дустыбыз Рәхимҗан Муллаковның 6 ноябрьдә юбилейлы туган көне. Рәхимҗан Уразмөхәммәт улы «Яңарыш» газетасын беренче көненнән үк яздыра, яратып укый. Озак еллар газетага Эске авылы яңалыклары, башка темаларга кызыклы мәкаләләр язып җибәрде.

Ул 1947 елда Эске авылында Уразмөхәммәт һәм Гарифә Муллаковлар гаиләсендә өченче – иң кече бала булып туган. Рәхимҗан абый 4 бала атасы, аның 9 оныгы, 4 нәбәрәсе бар. Бүгенге көндә Эскедә олы улы Исфат янында тыныч картлык кичерә.

Кеше намуслы хезмәте белән күркәм. Аның гомуми стажы – 33 ел, хезмәт ветераны...

Подробнее...

Оптимист рухлы, тормыш сөйгән ветеран укытучы

Тубыл районы, Маслау авылында яшәүче ветеран укытучы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиевага 7 ноябрьдә 85 яшь тула.

Лаеклы ялда булган ветеран укытучы бүген дә гел игътибар үзәгендә. Хезмәт ветеранын укучылары һәрвакыт кереп, хәлен белешеп торалар.

Рәшидә апа турында фикерләре белән уртаклашып РФнең атказанган укытучысы Хәмидә Речебакиева: «Рәшидә Корман кызы бар сәләтен, белемен яраткан эшенә багышлады. Булдыклы, тырыш укытучыны без дә үз иттек. Тубысы авылы Хуҗайлан мәктәбеннән 2-3 чакрым ераклыкта урнашкан. Рәшидә апа мәктәпкә чакырса...

Подробнее...

“Ватанны саклаучыларга мәхәббәт һәм җылылык белән” акциясе оештырылды

45-9Ялутор районының татар авылларында Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев тырышлыгы белән «Ватанны саклаучыларга мәхәббәт һәм җылылык белән» дигән хәйрия акциясе оештырылды. Беренче булып бу эшкә Аслана татар мәдәният үзәгенең «Яшьлеккә сәяхәт» фольклор ансамбле җырчылары тотынып, якташларын да бу эшкә тарттылар. Ансамбль җитәкчесе Миләүшә Яценович җитәкчелегендә алар мобилизацияләнгән ир-егетләребезгә оекбашлар, биялиләр бәйли башладылар. Шулай ук күрше авылларга барып, бу эшне үз җаваплылыгына алучыларны билгеләп, кибетләргә махсус тартмалар куйдылар. Бу турыда безгә Ильяс Бакиев хәбәр...

Подробнее...

Төмән җирендә гармунчылар бәйгесе

45-7Төмән өлкәсендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында бу елның май аеннан алып ноябрь аена хәтле «ГАРМОНиЯ» фестиваль-бәйгесе уңышлы бара. Әйтергә кирәк, онытылып барган музыка коралы осталарын бу зур масштаблы чара дәртләндерде, яңадан-яңа казанышларга өметләндерде. Төбәгебездә инде ярты ел буена илебезнең танылган гармунчылары Төмән, Тубыл, Ишим һ.б. шәһәрләрдә, район үзәкләрендә талантлы үзешчән һәм профессионал якташларыбыз өчен мастер-класслар күрсәтеп, бәйгеләр үткәреп оста музыкантларны сайлап баралар.

Шул уңайдан Төмән районының Московский поселыгында 22 нче октябрь көнне 4нче зона...

Подробнее...

Сак булыгыз, мошенниклар!

Әлеге гади генә киңәшләрне хәтерегездән чыгармасагыз, игътибар үзәгендә тотсагыз иде:

- нинди генә сәбәпләр әйтсәләр дә, йортыгызга чит кешеләрне кертмәгез;

- үзләрен социаль хезмәткәрләр яки башка төр ярдәм күрсәтү оешмаларыннан дип таныштыручыларның документларын сорагыз, эшләгән урыннарына шалтыратып, алар әйткән мәгълүматны тикшерегез;

- сездә бозым бар, ярдәм итә алам диючеләргә ышанмагыз;

- чит кешегә банк картасы паролен, картаның икенче ягындагы өч санлы кодны бервакытта да әйтмәгез;

- туганың полициягэ эләккән, авариягә очраган дип, сезне куркытырдай башка...

Подробнее...

Үз эшенең остасы

44-3Вагай районының Сопра мәктәбе җитәкчесе, география фәнен укыткан хезмәт ветераны Анжела Вабиева Вагай районының Осиновка авылында туа. Әнисе Ниязбигә Камалетдин кызы һәм әтисе Рифкать Хаҗи улы Анжеланы кече вакытыннан хезмәт сөючән, җаваплы, туган авылының, иленең патриоты итеп үстерәләр. Аны кече вакытыннан үз халкының гореф-гадәтләре белән таныштырып, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтеп Майсәрвәр әбисе дә тәрбияли. Мәктәп бусагасын атлап кергәннән бирле Анжела тырышып укый, кече яшеннән бик зирәк була. Аны А.Гайдар исемендәге авыл мәктәбенең пионерлар дружинасы рәисе итеп сайлыйлар.

Ул елларны...

Подробнее...

Кыңгыраулы мәктәп еллары

44-4Яңа гына беренче кыңгырау балаларны мәктәпләргә чакырган иде, көзге яллар килеп тә җитте. Мәктәп еллары һәр кеше өчен онытылмаслык истәлек. Уку – гади эш түгел, борынгылар әйтүенчә, «белем алу – энә белән кое казу» ул.

Үскән буынга белем бирү, тәрбияләү җәмгыятебезнең төрле чорларында үзенчәлекле булган. Мәгърифәтче язучылар белем алган кеше генә укымышлы, бәхетле була аладыр, дип уйлаганнар. Рус язучысы Л.Толстой үзенең «Ясная поляна» дип аталган мәктәбендә ирекле укытуны тормышка ашырган.

Крестьян балалары өйдәге эшләрдән соң уку йортына ашыкканнар. Монда катгый расписание...

Подробнее...

Сугышчыларга ярдәм йөзеннән

«Без бергә» патриотик акциясе илебез буенча дәвам итә. Узган шимбәдә Яркәү районы, Карагай мәдәният йортында Кала һәм Карагай авыллары җирле үзешчән артистлары хәйрия концерты куйдылар. Донбасста барган махсус операциягә мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү йөзеннән, концертка килгән шушы ике авыл халкы мөмкинлекләре булганча акча салды.

Чараны Карагай авылы старостасы Әхмәтхан Балдин ачты. «Якташлар! Ир-егетләребезгә Ватан алдындагы изге бурычларын үтәү вакыты җитте, исән-имин Җиңү яулап кайтуларын Аллаһы Тәгаләдән сорыйк», - дип сөйләде ул.

Концерт бик күңелле үтте...

Подробнее...

В поисках родственников

Я, Хансафарова Гульсара веду поиски своих родственников. У моего прадеда Хансафарова Хасана 1874 г.р. были братья. Самый старший Насретдин - 1857г.р., Багретдин (Фахрутдин) - 1862 г.р., младшие братья: Сатык - 1876 г.р., Хамза 1879 г.р., Шамшетдин - 1881 г.р. и сестренка Кульциба - 1884 г.р. Все проживали в д. Шатанова Ярковского района Тюменской области.

У Насретдина был сын Махмут 1880г.р., его с супругой Хабибзамал выслали на Север в Салехард. Знаем, что в 1937 году мой прадед с младшим сыном Наурызбаем 1930 г.р. выезжал на пароходе его проведать.

По актовой записи в...

Подробнее...

Международная просветительская акция «Большой этнографический диктант - 2022»

С 3 по 8 ноября в седьмой раз пройдет Международная просветительская акция «Большой этнографический диктант». Ежегодно жители Тюменской области активно присоединяются к акции. Диктант проводится в канун Дня народного Единства в онлайн и офлайн форматах. Организатором Большого этнографического диктанта является федеральное агентство по делам национальностей, правительство Тюменской области, молодежный совет Координационного Совета национальных общественных объединений Тюменской области.

Цель VII Международной просветительской акции — привлечь внимание людей к истории, культуре и...

Подробнее...

О частичной мобилизации: вопросы и ответы

Где посмотреть номера телефонов вышестоящих военных комиссариатов по областям и городам?

С номерами телефонов вышестоящих военных комиссариатов можно ознакомиться на официальных сайтах региональных органов исполнительной власти. Кроме того, телефоны и адреса всех военкоматов страны есть на интерактивной карте официального сайта Министерства обороны.

Правда ли что тех, кто служил в ВМФ, переобучают на мотострелков при мобилизации?

Призыв по мобилизации осуществляется по имеющейся у гражданина военно-учетной специальности (ВУС). Но при необходимости возможно...

Подробнее...

Рус теле укытучылары өчен семинар

43-5Рус теле һәм Россия Федерациясе халкының телен өйрәнү буенча кадр потенциалын үстерү максатында мәгариф эшчәнлеген методик тәэмин итүдә РФ министрлыгы йөкләмәсе буенча «РФ халкының туган телләре федераль институты» федераль бюджет учреждениесе дистанцион форматта оештырган квалификацияне үстерү курслары кысаларында Төмәннең Кырынкүл авылында урнашкан 52 нче мәктәптә шәһәрнең рус теле укытучылары өчен семинар үткәрелде. Аның темасы – «Рус теле укытучысының фән компетенциясен үстерү: теоретик һәм практик аспектлар».

Курсларның көндезге этабын тьютор (оештыручы) 52 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты, туган тел...

Подробнее...

Сәфәровлар династиясе

43-4Мин үземнең укытучым, класс җитәкчем Фәрүзә Сәфәрованы бик еш искә алам. Ул 1932 нче елда Ялутор районы, Сәел авылында туа. Җидееллык белемне туган авылы мәктәбендә алганнан соң, укуын Асланада дәвам итә. Балачактан укытучы булырга хыялланган кыз Тубыл укытучылар институтына укырга керә. Кулына һөнәри таныклык алганнан соң, юллама буенча Курган өлкәсендәге Эчкен (Йолдыз) авылы мәктәбенә эшләргә җибәрелә.

Ләкин анда ул озак эшләми, 1955 нче елда Исәт районы, Югары Егәнле авылы егете Мидхәт Сәфәров белән гаилә корып, безнең авыл мәктәбенә эшләргә кайта. Ул чакта мәктәбебез сигезьеллык иде. Фәрүзә Хәлил кызы туган тел дәресләрен...

Подробнее...

Урал округында иң яхшысы

Мондый карарны Россия мәгариф министрлыгы 2022 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында балаларның ялын һәм сәламәтлеген оештыру өлкәсендә Россия Федерациясенең иң яхшы субъектларын билгеләү буенча беренче Бөтенроссия смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча кабул итте.

Бүләк төмәнлеләргә 11 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр Анападагы «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә узган «Зур мәгънә – 2022» балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыручыларның бөтенроссия форумында тапшырылды.

«Безнең белгечләр теләсә нинди шартларда нәтиҗәле эшлиләр һәм куелган бурычларны, шул исәптән ДНР һәм ЛНР...

Подробнее...

Китапханә фондлары тулыланды

Төмән өлкәсенең региональ һәм муниципаль китапханәләренең китап фондларын формалаштыруга 2023 елда 7 млн 609 мең сум акча юнәлдереләчәк, шул исәптән федераль бюджеттан әлеге максатларга 2 млн 435 мең сум акча бүлеп бирелгән. Төмән өлкәсе хөкүмәте бергәләшеп финанслау шартларында 5 млн 174 мең сум өсти. Төбәкнең китапханәләре 2023 елда төрле юнәлештәге 16 мең китап алачак.

2022 елда китап фондларын тулыландыруга Төмән өлкәсе китапханәләре 8 млн 376 мең сум акча алган, бу 12 мең китап алырга мөмкинлек биргән.

Менделеев исемендәге Төмән өлкә фәнни китапханәсе 2022 елның...

Подробнее...

Игеннәрне кем җыяр?

Бер әвеннән утыз пот чамасы арыш чыга...

Әвен киптерәләр, чабагач белән суктыралар, аннан суырып Ташлытау элеваторына озаталар. Халыкның күңел көрәя – теше таза булган кеше арыш башагын уып ашый, эштән кайтышлый янгын сарае янындагы агач мичкәгә ятып су эчәләр. Карт-коры гына хәлсез.

Курск сугышында яраланып госпитальдә ятканнан соң, гвардия өлкән сержанты Тимерхан авылга кайтып төште. «Титак-титак» атлап бөтен авылны йөреп чыкты, басуларны әйләнде, амбар-ат абзарларына сугылды. Көннәр бик кызу тора, игеннәр дә ярыйсы гына. Тик халык ач – бөтенесенең күзендә нур беткән, уен-көлке, җыр...

Подробнее...

Бәйрәмнәр бергә туры килде

42-7Беренче октябрь көнне Яңа Атьял авылының мәдәният йортында сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһү гәләйһиссәлләмнең туган аен хөрмәт итеп Мәүлет бәйрәме һәм өлкәннәр көне узды. Бәйрәмне Ялутор шәһәре һәм районның имам вазифасын үтәүче үзебезнең авыл егетебез Раил хәзрәт Мәхмүтов белән мәдәният йортында эшләүчеләр үткәрделәр. Бәйрәм булгач, кунакларсыз буламы соң?! Сәхнәдә беренче булып Төмән шәһәреннән Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов халыкны бәйрәм белән котлады, өлкә мөселман Диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковның сәламен җиткерде.

Оештыручы Ялутор имамы да мондый бәйрәмнәрне үткәрергә...

Подробнее...

Бәхетле елмаюлар дәвамлы булсын

42-68 октябрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният сараенда якташыбыз Гөлнара Калиеваның «Мин пәгетле тип йылмайам» («Мин бәхетле дип елмаям») дигән икенче шигырьләр җыентыгының тәкъдим итү чарасы узды. Чарага авторның туганнары, себер татарларының иҗат җимешләре белән кызыксынучы якташлар, җәмәгать эшлеклеләре җыелдылар. Кичәне филология фәннәре кандидаты, әлеге җыентыкның редакторы Максим Сагидуллин алып барды. Ул авторның җыентыкка кергән шигырьләренә тирән анализ ясап, берничә шигырен укып ишеттерде.

Себер татар телендә иҗат итүче авторларны барлап, эшләрендә уңышлар теләде. Өлкә...

Подробнее...

Укытучы - кешелекнең зур казанышы

42-8“Беләсезме, без элеккечә ышанабыз: Җир шары әйләнгәндә, кешелекнең төп казанышы - укытучылар булачак”, - дип әйткән Роберт Рождественский.

Без моңа 5 октябрь көнне Ямбай авылының туган якны өйрәнү музеенда укытучыларның һөнәри бәйрәменә багышланган кичәдә кабат инандык. Анда музей җитәкчесе Нэля Фәйзуллина ветеран укытучылар өчен шундый җылы кичә оештырды. Ул укытучыларның психологиясен яхшы аңлый: өлкәннәрне җиңел генә рәнҗетергә мөмкин, әмма аларны игътибар, хөрмәт белдереп сөендерергә дә була.

Нэля Әсхәт кызы үзе укытучыларның зур династиясе вәкиле: аның бабасы, әбисе, абыйлары, апалары...

Подробнее...

Күңелендә моңлы татар җырлары

41-4Аралашучан, эшкә сәләтле, татар җырларын яраткан якташыбыз Тәскирә Авнякова Хуҗайлан авылында туа. Укытучы һөнәрен яраткан кыз мәктәпне тәмамлап, Тубыл педучилищесына укырга керә. Тормышы һәм хезмәт юлы шәһәрдә узган Тәскирә яшьлек елларын искә алып: “Башлангыч классларда ике ел гына эшләп калдым. Беренче укучыларымны, миңа киңәшләре белән ярдәм иткән тәҗрибәле укытучы Роза Сәитованы әле дә яхшы хәтерлим.

Тормышка чыгып улым тугач, фатир мәсьәләсен үземә кайгыртырга туры килде. Төзелеш оешмасында кадрлар бүлегендә эшләп фатир алдым. Кайда эшләсәм дә, күңелем татар мәдәниятенә тартылды. Тубылда беренче татар...

Подробнее...

Алтын көзегез ямьле булсын

41-3Якты, кояшлы 1 октябрь көнне Индрәй авылы мәктәбендә һәм авыл клубында өлкән яшьтәге апа-абыйларга багышланган бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәм ачылышында авыл администрациясе башлыгы Лия Вәлишина һәм урынбасары Ринат Фәйзуллин тамашага килгән кунакларны бәйрәм белән котладылар, зур рәхмәтләрен белдереп, саулык-саләмәтлек теләделәр. Концерт программасында балалар туган телебездә шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар, ихлас күңелдән яраткан әби- бабайларына якты теләкләрен юлладылар.

Тамаша барышында оста алып баручы Руфина Бухарина укыту эшенә бар күңелләрен биреп озак...

Подробнее...

“Абилимпикс”та милләттәшебез дә катнашты

41-5«Массаж» компетенциясе «Абилимпикс» төбәк хәрәкәте исемлегендә беренчеләрдән булып барлыкка килде. Елдан-ел катнашырга теләүчеләр артты. Хәзер төбәктә «Абилимпикс» милли чемпионатының призерлары күп.

Данис Исхаков беренче тапкыр 2018 елда «Абилимпикс» төбәк чемпионатында белгеч буларак катнашты. Ул вакытта егет 2 нче урынны алды. Алдагы елда үз категориясендә төбәк этабында җиңүче булды, сайлап алу узды, ә чемпионат финалында бишенче баскычны яулады. Ләкин ул моның белән тукталмады һәм быел кабат финалда җиңү өчен көрәшергә уйлады.

Ярышларда катнашудан тыш, Данис «Абилимпикс»та...

Подробнее...

Хезмәт тәрбиясе белән

Төмән районы, Талымхан авылында яшәүче Рауфат Шәмсетдинов минем классташым, якын туганым. Бу көннәрдә ул үзенең 60 еллык юбилеен каршылый. Рауфат Тимергали улының ата-анасы авылда эш сөючән, хөрмәткә лаек кешеләр булганнар. Әнисе Шәүкыя апа фермада, әтисе Тимергали абый совхозда механизатор булып эшләделәр. Икесе дә хезмәт ветераннары. Өч уллары да совхозда эшлиләр, ә кызлары Төмән шәһәрендә бүгенге көндә дә бала тудыру йортында шәфкать туташы булып эшли.

Рауфат Тимергали улы 1962 елның 1 октябрендә гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Күңелле мәктәп еллары тиз үтеп, олы тормыш...

Подробнее...

Иҗат кичәсендә

40-4Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә танылган спортчы, җырчы, музыкант, үзешчән шагыйрь, күренекле шәхес Әлмөхәммәт Хәбибуллинның иҗат кичәсе узды. Аны шәһәр Думасы депутатлары Михаил Никитин, Эдуард Мәхмүтов, филология фәннәре кандидаты Кашшаф Әминов котлап, яңа казанышлар һәм киләчәктә дә иҗаты гөрләп торсын, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Ул күп еллар шәһәрнең беренче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры булып эшли, шәһәрдә Авыр атлетика федерациясен оештыруга нигез сала. Аның җитәкчелегендә спорт белән шөгыльләнүче егетләребез Россия, Урал федераль округында узган ярышларда...

Подробнее...

Чик сакчылары паркы төзекләндерелде

40-3Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы янындагы Чик сакчылары скверы төзекләндерелеп - яктырту системасы җиһазландырылып, коймалары монтажланып, юлларда брусчатка алыштырылып, һәйкәлләр һәм техника үрнәкләре белән тулыландырылып, ниһаять, “парк” статусын алып 23 сентябрь көнне тантаналы рәвештә ачылды. Әлеге уникаль объект Төмән өлкәсенең чик буе гаскәрләре ветераннарының иҗтимагый оешмасы инициативасы белән барлыкка килде.

Һәм ул Төмән шәһәренең туристик маршрутына кертелде. Биредәге барлык эшләр дә “Уңайлы шәһәр мөхитен формалаштыру” Федераль проекты кысаларында башкарылган. Төмәнлеләр бу территорияне...

Подробнее...

Сайлаган һөнәренә тугры булган

40-8Мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәт куйган Хуҗайлан авылының хөрмәтле ветераны, РФнең атказанган укытучысы Хәмидә Речебакиевага 3 октябрьдә 80 яшь тула.

Хәмидә Фәтхулла кызы Хуҗайлан авылында туып-үсә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Абалак мәктәбендә урта белем ала. Аннары Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлегендә укый.

Сайлаган һөнәре, укытучы булып эшләгән елларын искә алып Хәмидә апа: ”Хезмәт юлым Исәт районында башланса да, 1 елдан соң Хуҗайланга кайтып, мәктәптә башта тәрбияче, бераздан укытучы булып эшләдем. Миңа Якуб абый Зәнкиев җитәкчелегендә хезмәт итәргә насыйп булды. Күңелемдә...

Подробнее...

Иҗатка илһам өстәүче китапханәче

40-7Китап – ул фикер йөртү алымы. Китапны һәрвакыт өстен куярга кирәк. Рухи байлыгыбызны китаплар белән тулыландырып, иҗатка илһам өстәп эшләүче китапханәчеләребез белән горурланабыз, аларга рәхмәт әйтәбез.

Китапханәче – үз эшендә очраклы гына хезмәткәр түгел, бу күркәм хезмәткә башкаларны да эзләнүдә җәлеп итәрлек, үзе дә яратып китап укучы шәхес ул.

Төмән шәһәренең Кырынкүл авылында урнашкан 52 нче мәктәптә 36 ел стажлы, тәҗрибәле, үз эше остасы китапханәче, технология фәнен укытучы Вәлимә Нәбиева шундыйларның берсе.

Без Вәлимә Нургали кызыннан хезмәте, үзе турында сораштык.

- Кырынкүл...

Подробнее...

Укытучымны юбилее белән котлап

Безгә күпме яшь булса да, яшьлек һәм мәктәп еллары исебездән чыкмый. Белем, тәрбия биргән укытучыларыбыз якты хәтирә булып күңел түрендә саклана. Үзем дә укытучы һөнәрен сайладым, укытучыларым белән аралашып яшәвемә шатмын.

Мин 4 классны Хан авылы мәктәбендә тәмамладым, ә 5-6 классларны Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә укырга туры килде. 1962 елдан Хуҗайлан авылы мәктәбендә укуымны дәвам иттем. Мәктәп директоры Якуб абый Зәнкиев иде. Бу күңелле елларны онытып булмый. Төрле чаралар оештырылды. Һәрбер кабинетта радио эшләде, тәнәфестә татар җырлары яңгырый, зур тәнәфестә малайлар гармунда...

Подробнее...

Иртеш буе Сабан туе татарларны җыйды

39-4Казахстан Республикасының Акай өлкәсе Сәмәй шәһәрендә беренче халыкара Иртеш буе Сабан туе уздырылды. Анда Татарстан Республикасының Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән халыкны котлады. Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаевка Татарстан Республикасына җылы мөнәсәбәте өчен рәхмәтен белдерде.

Шулай ук ул Акай өлкәсе хәкиме Нурлан Уранхаев белән очрашуда бөек казах шагыйре, казах әдәбияты классикасына нигез салучы Абайның (Абай Кунанбаев) туган җирендә булырга туры килгәнлеге өчен рәхмәт әйтте.

Сабантуй...

Подробнее...

Ахман-Урманбаш мәктәбенең данлы укытучылары

39-3Июль аеның урталарында минем янга кызы белән өлкән яшьтәге ханым килеп керделәр.

Ханым, Түбән Тәүде районы, Ахман мәктәбендә 3 ел эшләп алган Сәид Гафуровның кызы булам, дип таныштырды. Ул әтисе турында кызыксынды.

Кайчандыр Бибинур апа Сабированың да «Яңарыш»та чыккан мәкаләсендә ике җөмлә белән генә аның Ахман мәктәбендә эшләп алганы искә алынган иде. Мин дә шуңа өстәп бернәрсә әйтә алмадым.

Ахман мәктәбендә эшләгән галимә Диләрә Тумашеваның гаиләсе Ахманда яшәгәндә, аның әнисе Әминә балалар укыткан. Ленин орденына лаек булган Фәтхелислам Җаббаров, Хезмәт Кызыл байрагы орденын йөртүче...

Подробнее...

Мәдәни тормыш кайнап торсын

39-5Көтеп алган яңа уку елы башланды. 17 нче сентябрьдә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә дә укучылар өчен «Ачык ишекләр» көне узды. Биредә тубыллылар мәдәният үзәге каршында эшләгән түгәрәкләр һәм иҗат берләшмәләренең эшләре, киләчәккә планнары белән таныштылар. Балалар мастер-классларда, квест уенында катнаштылар. Чарага килүчеләр иҗат коллективларының чыгышларын да карадылар. Әти–әниләр түгәрәк җитәкчеләренә сораулар бирделәр. Җитәкчеләр белән аралашып, дәресләрнең ничек узачагын белделәр, балаларын түгәрәкләргә яздырдылар. Мәдәният үзәгендә беренче мәртәбә куелган курчак театрын...

Подробнее...

Редакциябез котлаулар кабул итте

39-615 сентябрь көнне «Яңарыш» газетабызның 32 еллыгын билгеләп үттек. Шушы дәвердә газетабыз үзенә тугры дуслар туплады. Аларның ярдәмен тоеп, хуплау, мактау, рәхмәт сүзләрен ишетү безгә җиң сызганып эшләргә, алга барырга көч бирә. Бүген газетабыз олысы-кечесе өчен яратып укый торган, һәркем үзе өчен кызыклы, файдалы мәгълүмат таба алган бердәнбер газета. Шулай ук газета һәрбер укучы өчен үзен сынап, каләм тибрәтеп карау мөмкинлеген биргән ачык мәйдан да. Газета белән бергә күпме сәләтле шәхес үсеп җитеп, үз урынын тапты.

Хәзер аларның исеменәрен санап чыгар өчен генә дә газета...

Подробнее...

Изменился телефонный номер для консультирования граждан ОПФР по Тюменской области

Отделение ПФР по Тюменской области с 06 сентября 2022 года приступило к работе в составе «Единого контакт-центра взаимодействия с гражданами» по бесплатному номеру телефона 8-800-600-0000.

ЕКЦ предназначен для обеспечения дистанционного получения гражданами Российской Федерации, иностранными гражданами и лицами без гражданства, постоянно проживающими на территории Российской Федерации в режиме реального времени информации по вопросам функционирования Пенсионного фонда Российской Федерации, Фонда социального страхования Российской Федерации, Федеральной службы по труду и занятости и их...

Подробнее...

Иҗатыгыз дәвамлы булсын!

39-7Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә ветеран укытучы, шагыйрә Галия Абайдуллинаның иҗат кичәсе үтте. Кичәгә шагыйрәнең дуслары, туганнары, аның шигырьләрен яратып укучы якташлары җыелдылар.

Галия Абайдуллинаны иҗат уңышлары белән кичәне оештыручы - мәдәният үзәге җитәкчесе урынбасары Наил Янишев котлап, Рәхмәт хаты тапшырды, Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифхәт Насыйбуллин, үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы, өлкә себер татар милли–мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова котладылар.

Тубыл шәһәре татар автономиясе рәисе урынбасары Нурилә Шамратова җылы...

Подробнее...

«Себер татарлары» библиографик күрсәткечнең өстәмә чыгарылышы дөнья күрде

39-916 сентябрьдә Төмән шәһәренең өлкә фәнни китапханәсендә 2 томда тәкъдим ителгән «Себер татарлары» библиографик күрсәткечнең (II өстәмә чыгарылыш 2014-2021 еллар) презентациясе узды. Басма милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм өлкә Думасы депутаты Наталья Шевчик ярдәме белән дөнья күрде.

Библиографик күрсәткечтә авторлар коллективы - Асия Сәйфуллина, Гөлнур Әхмәтова, Гөлшат Галәмова, Рифхәт Насыйбуллин Себердә яшәүче татарларга кагылышлы барлык материалларны җыйганнар.

Әлеге күрсәткечтә китаплар, диссертацияләрнең авторефератлары, фәнни конференцияләр материаллары, җыентыклардан, хезмәтләрдән...

Подробнее...

Яңа уку елы белән, дусларым!

Үзем инде күп еллар лаеклы ялда булсам да, мәктәптә укыткан елларымны, укучыларымны, укытучылар коллективын сагынып искә алам. Беренче сентябрь иртәсе, җиз кыңгыраулы мәктәп елларым, укучыларым, үземнең балаларым әле күз алдымда. Укучыларымның күпчелге белән элемтә әле өзелмәде. Минем укытучы стажым 43 ел.

Төмән өлкәсенең, Тубыл районының саз ягында урнашкан Тәпкен башлангыч мәктәбе мөдире булып хезмәт юлымны башладым. Өч елга якын мәктәптә берүзем эшләгән елны Тәпкенгә эшкә Заһидә Уразмәтова килде. 1960 нчы елны гаилә кордык. Шулай итеп яңа укытучылар гаиләсе барлыкка килде. 1961 нче...

Подробнее...

Тормыш белән бергә атлап яшәгән ветеран укытучы

38-4Мәктәптә эшләгән еллар турында матур хатирәләре белән ветеран укытучылар еш уртаклашалар. Укытучы һөнәрен сайлаганына чиксез горурланып яшәүче, 47 ел педагогик хезмәт стажы булган, эшләгән чорында СССРның министрлар Советының, КПСС, ВЛКСМ Мактау грамоталары белән бүләкләнгән ветеран укытучы Сади Рафиков бүген дә Индәр авылының иҗтимагый тормышында, авыл музеен булдыруда, экспонатлар белән музейны баетуда актив эш алып бара. Гомер буе укучыларына тирән белем, тәрбия биргән укытучы укучыларының уңышларына сөенеп яши. Аның укучылары илебезнең төрле өлкәләрендә хезмәт итәләр. Ул яшьлек елларын, гаиләсен...

Подробнее...

Командировкалар

38-3«Яңарыш» өлкә татар газетасына 32 яшь тулды. Редакциядә 26 елга якын эшлим, шушы чорда командировкаларда өлкәнең кайсы гына почмагында булырга, кемнәр белән генә очрашырга туры килмәде.

Мәсәлән, 1998 елның җәендә газетаны оештыручы, беренче редакторы Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов халыкны газетага яздыру, материаллар туплау максаты белән Вагай, Тубыл районнарына җибәрде. Бәек, Күбәк, Татар Вагае, Тубызы, Бегишево авылларында булдым, якыннан себер татарлары тормышы белән таныштым. Кайда мотоциклга утырып, кайда җәяү атлап шушы авылларны йөреп чыктым. Авылларның бик якын урнашуларына гаҗәпләндем. Күбәк авылы бигрәк матур урында утыра: яр буйлап...

Подробнее...

Шәүкәт Гаделшага - 73 яшь

38-6Шагыйрь Шәүкәт Гаделша (Сибгатуллин Шәүкәт Гаделшевич) 1949 елның 16 сентябрендә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында мәктәптә ул каләм тибрәтә башлый: шигырьләр яза, районда русча чыга торган газета битләрендә кыска лирик парчаларын, хәбәрче язмаларын бастыра.

1965 елда сигез сыйныфны тәмамлагач, ул Ялуторда училищега «электромонтер» белгечлегенә укырга керә, аны тәмамлаганнан соң Түбән Тәүдедә колхозга эшкә урнаша. Ике елдан соң Ямал ярымутравындагы Салехард шәһәренә китә һәм анда балык комбинатында хезмәт итә.

1972 елда...

Подробнее...

Время напомнить о безопасности!

38-7Рамиль Халиуллин и пожарный Ринат Мустафин в рамках открытых уроков по ОБЖ рассказали восьмиклассникам о действиях при пожаре, научили приемам борьбы с огнем, уделили внимание профилактике возгораний, а также раскрыли секреты сложной и почетной профессии пожарного. Помимо этого, огнеборцы продемонстрировали ребятам работу специального оборудования и средств защиты органов дыхания, которые используют в условиях сильного задымления.

Не менее увлекательное занятие с учениками 6-х классов состоялось в поселка Боровский. Командир пожарного отделения Дмитрий Ильин и его коллега Егор Гаев...

Подробнее...

“Әбием кайгыртуы”

38-9Йомшак шарфлар һәм үзенчәлекле калфаклар, җылы оек һәм бияләйләр, бизәкле кофталар, бәйләнгән аяк киемнәре – матур, сыйфатлы әйберләр тиздән ЛНР һәм ДНРга китәчәкләр. Алар барысы да «Бердәм Россия» партиясенең «Әбием кайгыртуы» акциясе кысаларында Вагайның бәйләү осталары тарафыннан әзерләнгән һәм Донбассның мохтаҗ балалары һәм ялгыз өлкәннәре өчен билгеләнгән. Акция 30 июньдә старт алды, 31 августта тәмамланды. Аңа районыбызның өлкән буын вәкилләре актив кушылды. 31 беренчел ветераннар оешмасында, 21 «көмеш» волонтерлар отрядында эш кайнап торды. Акциядә катнашырга теләп җавап биргән оста...

Подробнее...

Информационное письмо

Уважаемые коллеги!

20 октября на базе Тобольского педагогического института им. Д.И. Менделеева (филиала) Тюменского государственного университета состоится II Международный научный симпозиум «Бухарцы в Сибири».

Организаторы: Министерство науки и высшего образования Российской Федерации; Тюменский государственный университет; Бухарский государственный университет; комитет по делам национальностей Тюменской области; региональная общественная организация «Национально-культурная автономия сибирских татар и татар Тюменской области»; местная общественная организация...

Подробнее...

Как не стать жертвой мошенников

Была, можно сказать, свидетельницей обмана старшего поколения на чувствах, которых сыграли мошенники. Есть много информации на этот счет и все о ней знают, но, однако же, когда тебе звонят и говорят, что твои внук или внучка попали в сложную ситуацию первое, что приходит в голову, - как же помочь... И тут, пока у тебя шоковое состояние, начинают предлагать, что же сделать, чтобы как можно легче и быстрей выйти из ситуации.

На что стоит обратить внимание:

1. Звонит, якобы внук или внучка, а ты сомневаешься в голосе, и тебе говорят: «Это я в больнице, губу...

Подробнее...

Могҗизалы бакча булган бу!

37-7Ялутор районының Яңа Атьял урта мәктәбенең структур бүлекчәсе – Калмаклар-Кызыльяр балалар бакчасы район күләмендә үткән «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик һәм хезмәт тәрбиясе формалаштыру буенча иң яхшы «Могҗизалы яшелчә бакчасы» танып белү-тикшеренү проекты” бәйгесендә җиңеп чыгалар. 1 урын алу җиңел бирелми. Аның биремнәрен үтәү өчен яздан җәй тәмамланганчы тырышырга туры килә.

Иң элек балалар бакчасы тәрбиячеләре Галия Хөснетдинова, Гөлнара Сирачева, Рузилә Бакиева «Колобокның гаҗәеп бакчасы» дигән экологик проект төзиләр. Аның актуальлеге шунда: әйләнә-тирә мохит балаларга үсәргә мөмкинлек бирергә тиеш. Ә...

Подробнее...

Өлкәдә җиләк-җимеш бизнесы үсеш алачак

37-8Төмән өлкәсендә бакча җиләкләрен үстерү промышленносте масштаб ала. Хөкүмәт инвесторларга бу юнәлешне үстерүдә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. «Ягоды Плюс» компаниясе 200 гектар мәйданда бакчалар оештырырга уйлый. Аларда карлыган, кара җимеш, сырганак һәм башка җиләк-җимеш үстерергә җыеналар. 2021 елда Ялутор районында 10 гектар җирдә 60 мең куак карлыган утыртылган. Компаниянең төп максаты – регионны бакча җиләге белән тәэмин итү.

«Санкцияләр фонында өлкәдә бакчачылыкны торгызу бик вакытлы дип саныйм. Бу проектны бик теләп тормышка ашыра башлаган кампания бар. Бу юнәлештә эшкуарларга...

Подробнее...

“Могҗизалар базары” - дуслык бәйрәме

36-4Шәһәр халкының һәм туристларның игътибарын җәлеп иткән бәйрәм Тубылның базар мәйданында декоратив-гамәли сәнгать осталарының күргәзмәсе белән ачылды.

Базарның күпсанлы сувенир кибетләрендә милли бизәнү әйберләре, милли киемнәр, сувенирлар, читекләр, милли түбәтәйләр сатылды. Төрле милләт вәкилләре үзләренең кул эшләрен кунаклар игътибарына тәкъдим иттеләр.

Изге Коръән сүрәләре белән теләсә кайсы мөселман йортын бизәгән шәмаиллары, милли читекләре, түбәтәйләре белән танылган оста Шәйдулла Хәмидуллин: «Милли аяк киемнәренең, түбәтәйләрнең, сарауцларның үзенә генә хас булган төсләрен, матурлыгын күрсәтеп...

Подробнее...

В Тюменской области торжественно встречают героев всероссийской спартакиады сильнейших

36-6Череда торжественных встреч прошла в аэропорту Рощино и на железнодорожном вокзале. В Тюмень вернулись очередные победители и призеры первой Всероссийской Спартакиады сильнейших. Приветствовали спортсменов начальник управления спорта департамента физической культуры, спорта и дополнительного образования Тюменской области Андрей Кайзер, представители профильных спортивных федераций, тренеры, болельщики.

Делегацию легкоатлетов во главе с победителем в беге на 400 м с барьерами Вадимом Кукалевым ожидали у прибывшего состава на железнодорожном вокзале. Приняв многочисленные поздравления, Вадим с...

Подробнее...

X юбилейная региональная профессиональная выставка «Служим Отечеству» пройдет в Тюмени

В Тюмени готовится к старту региональная профессиональная выставка в сфере обороны и безопасности «Служим Отечеству». В этом году она пройдёт в десятый раз на базе регионального центра допризывной подготовки и патриотического воспитания «Аванпост» 9 сентября.

Мероприятие могут посетить все желающие жители Тюмени и Тюменской области. Для гостей будут представлены:

интерактивные площадки специализированной техники,

показательные выступления силовых ведомств,

военно-профессиональные и ведомственные образовательные организации из разных городов...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836