Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Махсус хәрби операциясенең беренче көннәреннән үк катнашкан, 7 ай операциянең алгы сызыгында булган, авыр яраланганнан соң госпитальләрдә тернәкләнү, реабилитация узган якташыбыз Россиянең иң зур күп профильле дәвалау үзәкләрендә, төп хәрби клиник хастаханәсендә дәвалана. Монда Рөстәм Ниязовка Россия Президенты Владимир Путин «Батырлык ордены»н тапшыра.
Контракт буенча хәрби хезмәткә киткән Рөстәм Ниязов үз теләге белән хәрби хәрәкәттә катнашырга карар итә. Шунда күрсәткән батырлыклары, командованиенең хәрби биремнәрен һәм хәрби бурычны үтәгәне өчен Россия Федерациясе Кораллы Көчләре югары...
Тубыл шәһәренең үзәк почтасында вакытлы матбугатка яздыру бүлегенең төп белгече Нурия Вафеева 65 яшен каршылады.
Ул шәһәр халкы һәм оешмалары белән бу юнәлешне җайга салырга, элемтә бүлекләре буенча үзәк һәм җирле басмаларга язылу планнарын үтәүдә тырышып, эшен яратып башкара. Хезмәт юлы турында: «Мин мәктәпне тәмамлап, әнием янына тегү фабрикасына эшкә урнаштым. Аннары 1985 нче елдан матбугат эшкәртүчесе, оператор булып эшләдем.
1992 нче елларны илебездәге үзгәрешләр башланган чорны яхшы хәтерлим. Беренче категорияле оператор булсам да, Төмән элемтә көллиятенә читтән торып укырга...
Тубыл шәһәренең тарихи–архитектура музей тыюлыгының «Наместник» сараеның Себер белән идарә итү тарихы музее комплексында «Бишек җырлары» дип исемләнгән чара узды. Оештыручылар «Ак калфак» шәһәр иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, вәкилләре - Равилә Фазыйлова, Нәсимә Корманова бишек җырларының тарихы белән таныштырдылар. Алар чыгышларында Тубыл районнарындагы татар авылларында киң таралган бишек җырларының эчтәлеге, баланы күз тиюдән саклау йолалары турында сөйләделәр.
Зур тәрбияви көчкә ия булган бишек җырларының көйләре, тарихы, эчтәлеге һәркемне кызыксындырды. Бала күңеленә кергән...
Минем әбием - Гөлнур Хәйруллина. Мин аны игелекле, акыллы, алтын куллары өчен яратам, иң мөһиме - ул минем әби генә. Ул мине һәрвакыт аңларга, яхшы башлангычларда булышырга тырыша. Мин аңа тормышымда булган бар нәрсә турында сөйлим. Әгәр дә миңа киңәш кирәк булса, мин хәтта уйламаган вариантны әйтер идем.
Минем әби тормыштан артта калмаска, ул вакыт белән бергә атларга тырыша. Әби фәнни-танып белү китапларын укый, шулай ук безнең җир турында сөйләүче фәнни фильмнар карый, һөнәрчелек белән шөгыльләнергә ярата: келәмнәр, матур аккошлар һәм чәчәкләр бәйли.
Соңгы вакытта минем әби...
Кулик авылына килеп кергәндә, Әфган сугышында батырларча һәлак булган авылдашлары Закир Егоров исеме бирелгән урамда «Иң яхшы ветеран хуҗалыгы» дип язылган такта эленгән матур йортта хезмәт ветераны, данлы механизатор Рәшит абый Галиев яши. Бу көннәрдә ул «Ялутор районының 100 еллыгы уңаеннан» дигән истәлекле медаль белән бүләкләнде.
Рәшит Хәйрулла улы 1939 елның 26 октябрендә Аксарай авылында Мәликә һәм Хәйрулла Галиевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе «Искра» колхозы рәисе була. Рәшит Хәйрулла улы 7 нче сыйныфны тәмамлагач, ташучы булып эшли башлый. 1958 елның 5 октябрендә...