#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Көчле буын вәкиле

7-31989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару төгәлләнде. Илебез тарихында 20 гасырда булган иң озын сугыш тәмамланды. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көнгә сузылды.

Әфган сугышында катнашканнар арасында Рәүф Садыйков та була. Ул 1961 нче елның 25 январенда Төмән районы, Талымхан авылында туа. Әтисе Әюп Әбделкәрим улы – офицер, Бөек Ватан сугышыннан яраланып, бер аяксыз, протез белән 1944 нче елда кайта. Ватан алдындагы патриотик хезмәтләренә хөкүмәтебез югары бәя бирә.

Ул «Кызыл Йолдыз» һәм «Ватан сугышы орденнары», күп медальләр белән бүләкләнә. Баһаветдин мулла кызы Фатыймага өйләнеп, 5...

Подробнее...

Хезмәтләре хәерле булсын

7-4Талымхан авылында «Яңарыш» газетасын көтеп торалар, укучылары күп. Быел яраткан газетамны миңа сеңелем Рәхимә Абдуллина бүләк итеп яздырды, аңа рәхмәтләр укыйм. Күршедә яшәүче Шәмсибану апа Сагутдинова миңа: «Газетаны кулыма алсам, безнең авыл кешеләре турында язылмады микән дип, карап чыгам», - дип әйтә.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, әтиемне, абыемны искә аласым килә, апаларымның, үземнең оныкларымны, кияүләремне шул зур бәйрәм белән котлап, махсус операциядә катнашкан кадерле авылдашларымның исәнлек-саулыгына догалар кылам.

Әтием Мөхәмәдкәрим Шаргабдуллин Ленинград блокадасында...

Подробнее...

Онытылмас очрашу

Ел саен традиция буенча, февральнең беренче якшәмбесендә чыгарылыш сыйныф укучыларына Аслана урта мәктәбе ишекләрен киң ача. Бу көнне әлеге очрашу кунакларга ваемсыз яшьлеккә кире кайту мөмкинлеген бирә. Чыгарылыш сыйныф укучыларының һәрберсенең йөзендә шатлык чагыла, чөнки арада күп еллар күрешмәгәннәр дә була.

Бу очрашуга да мәктәп коллективы ныклап әзерләнде. Бигрәк тә «Алар Ватанны саклыйлар» стенды янында кеше күп булды. Шулай ук алар актлар залында 1973 елдан башлап һәр чыгарылыш класска багышланып ясалган стена газеталарын зур кызыксыну белән карадылар.

Кич гадәти булмаганча...

Подробнее...

«Әниебезнең елмаюын күрү – үзе зур бәхет»

Күптән түгел Төмән районы, Аманад авылында яшәүче әниебез Сәлимә Юныс кызы Мәүлетова 85 яшьлек юбилеен каршылады.

Әниебезнең тормыш юлы гади булмаган, һәр көне көндәлек хезмәт һәм мәшәкатьләр белән тулган һәм ул моңа беркайчан да зарланмады. Ул Аманад авылында, күп балалы гаиләдә туа. Балачагы да, шул елларда туган балаларныкы кебек, гел хезмәттә үтә. Мәктәптән кайту белән өйдәге эшләргә тотына, аннары колхоз эшенә йөгерә. Тракторчыларга аш пешерә, аннары сыер савучы булып эшли, шулай ел артыннан ел үтеп, гомере гел эштә, гел кайгыртучанлыкта була. Бары тырышлыгы һәм нык холкы аны тормыштагы...

Подробнее...

Нурлы, уңган, рухлы Төмән татар кызлары очрашты

7-5Сөенечле хәбәр җиткерәсем килә – Төмәнебездә «Нур» хатын-кызлар оешмасы эшли башлады.

«Тимерюлчы» мәдәният сараенда беренче утырышлары 29 январьда үткән. Мин икенче утырышта катнаштым. Чынлап әйтәм, күптән көткән идем шәһәребездә төрле буын хатын-кызлар җыела алырлык оешма, клуб ачылуны. Аларның нәкъ менә милләтебез өчен кайгыртып, янып торулары ошады.

Бу очрашуга да кунак итеп калфак ясау остасы Райфә апа Хучиәхмәтованы чакырганнар. Ул шулкадәр уңышлы мастер-класс үткәрде. Хәзер ике дистәдән артык хатын-кыз татар калфагын ясый, бизәкли белә. Үзләре калфаклы булып кайтып киттеләр. Ә киләсе очрашуда килә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836