Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
11 февральдә Түбән Тәүде районының 100 еллык юбилее кысасында Киндерле авылы стадионында 2022-2023 кышкы сезонда картинг буенча Төмән өлкәсе ачык чемпионаты һәм беренчелеге уздырылды. Максаты: яшьләрдә һәм балаларда картинг белән шөгыльләнүгә теләк булдыру, йөртү, техник осталыкны үстерү. Җитәкчелек һәм контрольне «Про-карт» Төмән шәһәре спорт оешмасы башкарды. Чара Түбән Тәүде районы хакимияте ярдәмендә Новотроицк авыл хакимияте башлыгы Олег Ахмеров инициативасы буенча уңышлы гамәлгә ашырылды.
Ачылу тантанасында регион спортчыларын һәм уңыш теләүчеләрне Түбән Тәүде районы хакимият башлыгы Валерий...
Тал чыбыгыннан кәрзин үрү шөгыле белән Ирфан Магҗановның кызыксынуы көтмәгәндә башланып китте. Бервакыт оста балыкчы Ирфан абый туган авылы янәшәсендәге елгага табан балыгы тотарга бара. Әмма уңышсыз көн булып, буш кул белән кайтмас өчен, ул Тубыл ярында үсеп утырган тал чыбыкларын кисеп алып, өенә алып кайта. Шуннан ул яңа һөнәр үзләштереп, кәрзин үрергә керешә. Талантлы кеше һәрнәрсәдә талантлы, ди бит халык, бу әйтем Ирфан абыйга да туры килә. Ул тиз арада китаплар буенча кәрзин үрү ысулларын үзләштерә, яшь остага интернеттан мастер-класслар да ярдәм итә. Өченче ел инде ул бу борынгы һөнәр белән...
28 январьда Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә татар халкының йолалары, мәдәнияте, милли ризыклары белән укучыларны таныштыру максатыннан «Дуслык күпере» дип аталган чара оештырылды. Мәктәп укучылары, укытучылары, җитәкчеләре Сәет Хисмәтуллин «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы вәкилләрен, кунакларны җылы каршы алдылар. Алар мәктәпнең «Иртеш музее»нда, этномәдәниятләр залында, өлкә мәгариф музеенда экскурсиядә мәктәпнең тарихы, бу җирлектәге йолалары, танылган шәхесләре белән таныштылар.
Экскурсияне мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, музей хезмәткәре Равилә Кутумова кызыклы, мавыктыргыч алып...
Күптән түгел телевизордан Вагай районында яшәүче себер татарларының көнкүреше, кара урманнары, тулы сулы күлләре, Иртеш елгасы турында тапшыру күрсәттеләр. Анда элек елгалар балык белән тулы булганы һәм борын-борыннан себер татарларының төп кәсебе балыкчылык икәне турында бик кызыклы итеп сөйләнде.
Хәтеремдә, 1976 нчы елның июль ае. Без, мәктәп укучылары, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры хезмәткәрләренең балалары, «ЛАЗ» автобусына төялеп көньякка, Кырымга озын сәфәргә чыктык.
Автобусның арткы өлешендә без рәхәтләнеп шаярдык, хәтта кәрт тә суктык. Шул чакта...
Үткән елның соңгы көннәрендә гаҗәеп бер йортта булырга туры килде. Икенче тапкыр бу могҗизаны күрсәм дә, күңелдә әйтеп бетермәслек җылы хисләр, истәлекләр калдырды ул экскурсия.
Төмән шәһәрендә яшәүче Зөләйха Алишеваның «Ретроөе» ул! Бу өйдә илебезнең төрле төбәкләреннән танылган кешеләр булу бәхетенә ирешкән инде. Хуҗабикәнең тынгысызлыгы 3 катлы өйне бер чор, милләт, нәсел тарихын чагылдыра торган вакыт утравына әверелдергән.
Монда үзеңнең зур кеше булуыңны онытасың, балачак хатирәләренә чумасың. Һәркем газиз әбисен, әти-әнисен искә төшерә. Зөләйха ханымның тәмле итеп сөйләү осталыгы зур әһәмияткә...