#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юксынудан дәва бармы икән?

43-5Мин безнең татар Конгрессында эшләүче Ринат Хәмзә улы Насыйровка һәм Вәлимә Сәгыйть кызы Ташкаловага зур рәхмәтлемен. Инде менә алар өч ел рәттән, яшь спортчыларны җыеп, Раушан Абдуллин истәлегенә багышлап “Көрәш” буенча турнир үткәрәләр. Шулай ук “Яңарыш” газетасында Раушан турында мәкаләләр бастырылып тора, “Регион-Төмән” телерадиоширкәте, “Татарстан-Яңа гасыр” каналы да улыбыз турында фильм төшерделәр. Дин әһелләребез, якташларыбыз, губернаторыбыз, президентыбызга зур рәхмәт. Алар барысы да минем улымның батырлыгына зур бәя бирделәр. Күптән түгел мин В.В.Жириновскийдан хат алдым.

Әйе, минем улымны онытмыйлар, ул халкыбызның, кардәшләребезнең...

Подробнее...

Конкурс

“Шәҗәрәләр - нәсел агачы”

исемендәге I төбәкара фәнни-гамәли конференция нигезләмәсе

Республикакүләм фәнни -гамәли конференция 2014-2023нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика уку йортларында, мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкы генеологиясенә, манускриптына (кулъязмаларга), тарихына кызыксыну уяту, күренекле...

Подробнее...

Тубылга экскурсия

Ямбайдан экскурсиядән кайткач, пенсионерларда яңа фикер туды.

- Галия апа, пенсия алабыз, Тубылдан ерак яшәмибез, әйдәгез барып кайтыйк, шәһәрне бик мактыйлар, хәтта чит илләрдән дә киләләр, ә без якында яшәп күргәнебез юк, - дип сүз башладылар.

Бу бик яхшы тәкъдим иде. Йөгерә-йөгерә эзләнә торгач, автобус та табылды. Ветераннар советы әгъзалары пенсионерларга шалтыратып кына түгел, өйләренә йөреп тә чакырдылар.

12 нче октябрьдә 17 кеше иртә белән Тубылга юл алдык. Менә 3 сәгатьтән соң килеп тә җиттек. Кремль мәйданында йөреп, читтән әйләнеп шәһәрнең түбән өлешен дә карадык, музейга...

Подробнее...

Сезгзә булган матур теләкләр

42-8Омск өлкәсеннән килеп, Тубыл районының сазлыклар арасында урнашкан авылларында татар мәктәпләрендә лаеклы ялга чыкканчы эшләгән Заһидә Алим кызы Бекенина укучыларының мәхәббәтен яулаган ветеран укытучы. Шәһәр күләмендә узган мәдәни чараларда яхшы күңелле, ярдәмчел укытучы апалары белән укучыларының җылы очрашулары күпчелегебезнең игътибарын җәлеп итте. Авыл халкы өчен дә ”үз” булган, укучыларына ныклы белем биргән, күңелләренә яхшылык сеңдереп тәрбияләгән укытучының язмышы белән якыннан таныштык.

Заһидә апа Усть-Ишим районы, Саургач авылында туа. Балачагы авыр сугыш елларына...

Подробнее...

Тамашачысы аны көтеп ала

42-7Аның җырлаганын Тубыл тамашачысы, районның рус һәм татар авылларында җырга–моңга сусаган якташларыбыз көтеп алалар. Нурхәят Нургали кызы Шаһбанованың мәдәният тармагында эшли башлавына ярты гасырга якын вакыт узган. Бу өлкәгә ул Тубыл мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлагач килә. Үз имиджын булдырган Н.Шаһбанова күп еллар район концерт бригадасының җитәкчесе булып эшли, ә соңгы елларны районда комплекслы мәдәни чараларны оештыручы белгеч булып хезмәт итә. Район мәдәният бүлеге җырчылары авылларда еш булалар.

Татар авылларында Нурхәят ханым саф татарча сөйләшә, халык җырларын...

Подробнее...

Мөслим авылын искә алып

Авыллар гомере дә кешеләрнеке кебек. Һәр авылның үз язмышы. Җир йөзендә яшәп баруы, юкка чыгуы да адәмнәрнеке кебек. Аллаһы гомер насыйп итсә генә тормыш бара. Безнең Ялутор районында район мәдәният бүлеге һәм район ветераннар советы тарафыннан юкка чыккан авыл урынына һәйкәл куела. Сентябрь аенда Мөслим авылы юл буенда, зират читендә 13 истәлек билге куелды. Боларны булдыру өчен акчаны кайчандыр Тәрсәк авылында яшәгәннәрдән һәм Сәел авылдашларымнан җыйдым. Бу изге, кирәкле эшләрне башкаруда катнашкан яшьләребезгә, өлкәннәребезгә: Әнис, Марат, Дамир, Сабирҗан абыйларга, Зөләйха, Вариса...

Подробнее...

Талмыда авыл көне

36-3Төмән районының Түре елгасы буенда урнашкан җыйнак кына Талмы авылында матур бәйрәм оештырганнар. Авылдашлар икенче ел инде бергә осталыкларын күрсәтү, спорт уеннарында көч сынашу, уңганнарга бүләкләр тапшыру, табигать кочагында тәмле ашлар белән сыйлану өчен җыелышалар. Бу эштә авылның ветераннар советы җитәкчесе Фәрзәнә Буранчина әйдәп йөри. Алдан ук оештыру комитеты төзелә, алар барлык мәсьәләләрне дә уйлап, хәл итәргә тырышалар. Авылдашларының тәкъдимнәрен истә тотып, бәйрәм барышына үзгәрешләр кертәләр. Һәр гаилә дә хәленнән килгән кадәр ярдәм итә. Хәзер 300ләгән кеше яшәгән бу җирлектә...

Подробнее...

Бәхетле картлык

Тубылтора авылында бик матур, күп һөнәрләргә ия, эшчән кеше – Сәгатый Мифтах улы Тушаков 1929 елның 25 августында Тубыл районы, Коллар авылында туа. Аңа 1,5 яшь тулгач, әтисе аттан егылып үлә. Әнисе ике бала белән ике балалы иргә кияүгә чыга һәм тагы 4 бала дөньяга килә, аларның өчесе кечеләй үләләр. Ирләр сугышка киткәч, 1941 елда Тубылторага, әнисенең сеңлесе янына күчеп киләләр, әбиләре дә исән була. Кием, ашарга юк, икмәк дигән нәрсәне күрмәгәннәр, ярар сыерларын алып килгән булалар. 16 яшьтән авыр эшләрдә йөри.

Колхоз үлеп барган сыерларны суеп ит өләшкән. “Ит аша кояш күренә...

Подробнее...

Ике районны хезмәт берләштерә

Бу көннәрдә Түбән Тәүде һәм Аромаш районнары эшкуарлары файдалы хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Өлкә Думасының аграр сораулар һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Юрий Конев, Түбән Тәүде районы хакимияте башлыгы Владимир Семенов һәм Аромаш районы хакимияте җитәкчесе Евгений Ковальчук Түбән Тәүде районы җирендә очраштылар. Аромаш районы делегациясе Бухталда каты сыр әзерләү цехында, Велижанда Россиядә бердәнбер шиншиллалар үрчетү “Тюменский” терлек совхозында булды. Бу – эшкуар Р.Челенконың предприятиесе. Монда киләчәктә кеш (соболь)һәм төлке дә...

Подробнее...

Яр чаллы кунагы редакөиядә

35-2Күптән түгел редакциягә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, газетага кызыклы мәкаләләр җибәрүче милләттәшебез Гөлсем Әбдерак кызы Тусумова килде. Ул Яркәү районы, Карбан авылында туып үскән, озак еллар өлкәнең төньягында яшәгән. Аны редакциягә коллектив белән таныштыру өчен Төмәндә яшәүче туганы Гөлнара Калиева (рәсемдә)китергән. 80 яшен тутырып килүче өлкән дустыбыз Гөлсем апа очрашуга чын күңелдән шатланды. Гөлнара ханым аңа кайда баруларын әйтмәгән, сюрприз ясыйсы килгән. Чаллы кунагыннан Татарстандагы милләттәшләребезнең тормышы турында кызыксынып сораштык. Әби-бабайлар гөрләтеп яшиләр икән...

Подробнее...

Авылда гомер бәйрәме

35-48 августта Галия Мөслимова шаулатып-гөрләтеп әнисе Җәмилә Гани кызы Туришеваның 90 яшьлек гомер бәйрәмен үткәрде.

Башта авыл өлкәннәрен чакырып Коръән укылды. Коръәнне оста укучы авылдашыбыз Али Гани улы Колмәмәтов апага җан тынычлыгы, тирән сәламәтлек, гасыр яшен теләде.

Җәмилә апа гомер буена Канавыл, Кызылбай, Бәек, Шаңшы, Полуян мәктәпләрендә эшләп, сабыйларны фән иленә алып керүче күпләрнең беренче укытучысы.

Бәйрәм өй эченнән ишек алдына күчте. Шау чәчәккә күмелгән ишек алды бәйрәмчә бизәлгән, халык белән тулган иде.

Тубылдан килгән татар мәдәният йорты артистлары...

Подробнее...

Хөрмәтле авылдашыбызны искә алып

35-3Поликлиника, хастаханәләрдә үземә сәламәтлек эзләп йөргән арада Тубылда яшәүче хөрмәтле авылдашыбыз Хәят Сакир кызы Сәитова дөнья куйган икән. Хәят апаның бар аңлы тормышы тырыш хезмәттә үтте, күп төрле мактау грамоталары белән бүләкләнгән хезмәт ветераны иде.

Ул чыгышы белән Хуҗайланнан. Әтисе Сакир Хәсән улы Бөек Ватан сугышы ветераны. Әнисе Шәрипчамал апай бик тә динле хатын-кыз иде. Гает, хәтем ашларына чакырса бара идем. Апайның авызыннан гел “бисмилла...” сүзен ишеткәнем бар, кул юарга барса да “бисмилла”, берәр аш пешереп торса да “бисмилла”, дия иде. Хәтта, кеше өеннән кереп-чыгып...

Подробнее...

Без – сугыш еллары балалары

Карбанда гомер иткән әбием Хәзинә Тусумованың 5 улы да сугышка китеп, яудан әйләнеп кайтмаган. Алар укый-яза белмәгәннәр, араларыннан әтием - Әбдерак Түзели улы гына, күрше авылда мәдрәсәдә укыганга, сугыштан сирәк булса да хат җибәрә иде. Германия җирендә һәлак булды, кайтуын бик көттек, әни дә өй тулы бала белән тол калды. Әтидән хат килсә, Сәгъдия Вәлитовага кереп укыта идем, аннары әнигә эчтәлеген сөйлим. Әбиебезнең биш килене булды, һәрберсе аерым яшәде, хәлен белергә генә керәләр иде. Бабаебыз астма авыруыннан үлде. Без, оныклар, әбигә чиратлап кунарга йөрдек.

Ул безгә ашар...

Подробнее...

Абыем турында истәлекләр

Минем алдымда вакыт үтү белән саргаеп, почмаклары телгәләнеп беткән газета битләре. Кем уйлаган, 70 ел элек басылып чыккан бу басма битләр бүгенге көндә шундый тәэсир ясар дип. Ләкин бу шулай. Аларны укыганда, синең йөрәгеңдә соклану хисләре дә һәм үзеңнең абыең белән горурлану хисләре дә уяна. Үткән шомлы көннәрдә басылган “Патриот Родины” газетасы ул көннәрнең үлмәс истәлекләрен саклый.

“Ил өчен, алга!” исемле беренче мәкаләне укыйм: “Элекке Ялутор тракторчысы, стахановчы Гыйрфан Шәйдуллинның даны бөтен Омск өлкәсендә ничек яңгыраган булса, хәзер ул исем сугышчан солдат даны булып...

Подробнее...

Себердә үзенчәлекле музей эшли башлады

Төмән өлкәсенең Тугыз авылында мәдәният йорты каршында ачылган музейда бүгенге көндә 300 артык экспонат бар.

Монда әби–бабайлардан калган көнкүреш кирәк–яраклары: савыт–сабалар, урын–торак һ.б. әсбаплар тупланган. “Барлык экспонатлар да авылдан–авылга, йорттан–йортка йөреп җыелды, –дип сөйли Әйтбигә ханым Сөләйманова. – Кайбер әйберләр чорма башларыннан төште, берникадәре сандык төпләреннән яисә келәт–амбарлардан чыгарылды”.

 Әйтергә кирәк, экспонатлардан тыш, Тугыз мәдәният йорты хезмәткәрләре халык әйтемнәрен, мәкалләрен җыялар, җирле гореф–гадәтләрне барлап сәхнәләштереп...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836