#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кышкы киемнәрне саклауга ничек дөрес җыеп куярга?

Көннәр җылытты. Бөтен җылы киемнәрне – башлык, тун, свитер һ.б. – тизрәк күз алдыннан ераккарак яшерәсе килә. Ә аларны ничек итеп дөрес сакларга?

 1. Иң беренче һәм мөһим кагыйдә: озак вакытка алып куяр алдыннан һәр әйберне юарга, химчисткага бирергә кирәк. Аяк киемнәренә дә кагыла бу. 2. Бернинди полиэтилен пакет-капчыкларга салмагыз киемнәрне. Әйберләрне озак вакыт саклар өчен киндер капчык, тишекләре булган тукыма тартмалар, кәгазь пакетлар яраклы. Ә инде шундый махсус капчыклар булмаса, киҗе-мамык мендәр тышлары да ярап тора. 3. Йон свитерларны күлмәк элгечләренә элмәгез, чөнки алар...

Подробнее...

Авылым хатирәләре

Туган авыл читтә яшәүче һәркемне үзенә тарта һәм сагындыра. Ничек сагындырмасын, аның тәмле суларын эчеп, яшел чирәмнәрдә ялан тәпи йөгереп үскән балалар бит без.

Тубыл җирлегеннән аерылып, күлләр, елгалар, сазлыклар кичеп, бүгенге Янгутум авылына иң беренче кемдер юл ачып килгән. Бәлки, Түбән Тәүде районы, Кыскыркүл авылы аркылы яисә Наскы елга башыннан (Наскыбаш авылыннан) килгәндер ул. Анысы мөһим түгел, тик мондагы әкияти гүзәллеккә таң калып басып торучы кеше күз алдына килә.

Чишмә суыдай челтерәп аккан елгасы, аръякта биек-биек булып үскән мәһабәт эрбет агачлары, иген чәчеп...

Подробнее...

Рәхмәтлеләр

Кыткүл авылы кешеләре кайгы-шатлыкларны бергәләшеп, ярдәмләшеп үткәрәләр.

Җиңү, Өлкәннәр бәйрәмнәренә бала-чагалары, туганнары, дуслары, якыннары җыелышып кайталар. Менә 3 ел инде Хафиз абый белән Фәйрүзә апа, кызы Гайшә, кияүләре Ринат Җиңү бәйрәмен үткәрүдә матди ярдәм күрсәтеп торалар. Бу чарада ярдәм иткән «Молоко» оешмасы, Фәгыйлә Булатова, Фатыйма Фазлуллина, Фәридә, Гөлшат Галямовалар, Рәйсә Фәтхуллина зур өстәл әзерләгәннәр.

Быел көн салкын булу сәбәпле, кайберләре авырып, килүчеләр саны әзрәк булган. Табыннан соң күңел ачулар өлешендә Хәсәнҗан абый, кызы Фәния, кияве Наил...

Подробнее...

Сөедерделәр дә, уйланфдырдылар да

Җиңү бәйрәмендә көн салкын булуга карамастан, мәктәп коллективы җитәкчелегендә оештырылган “Үлемсез полк”та укучылар һәм олы яшьтәгеләр автобуска утырып урам әйләнеп чыктылар. Һәрберсенең кулында сугышта, әйләнеп кайткач та вафат булган бабаларының рәсемнәре куелган портретлар иде. Авылыбызда сугыш ветераннары барысы да бакыйда, урыннары җәннәттә булсын. Тыл ветераннарының саны да 10га калды.

Төмәндә яшәүче Фәрит Хисмәтуллин хатыны Татьяна Федоровна белән бездә “Марина” кибетен тоталар, ел саен сугыш һәм тыл ветераннарына пакетлар бүләк итәләр, Өлкәннәр көнен үткәрергә дә булышлык...

Подробнее...

Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәреннән

(Ахыры. Башы “Яң” 2014 ел. 5нче, 9нчы, 44нче, 45нче, “Яң” 2015 ел. 36нчы,”Яң” 2016 ел. 6нчы, 48нче саннарда).

“Мин бик борынгы һәм күп санлы токымнан туган адәм. Әни як токымы  борынгы заманда аксөяк – мирза токымыннан булырга тиеш. Безнең кушамат та “мырза” иде. Әнинең бабае Уразай, әтисе Бусай чын себер татарлары булганнар. Бабаебыз Бусай Уразаев - урта хәлле җир биләүче булган. Ул 1921 елны Советлар властена каршы кулаклар фетнәсендә катнашкан өчен 12 кеше белән беррәттән атылган. Ул вакытта Карбан авылы Кречетинский волостена кергән. Бабайга 46 яшь булган (1875). Фетнә күтәрүчеләр –...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836