Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Февраль аенда Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә узган шигърият бәйгесендә этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә укучы балалар белән беррәттән татар теле укытылмаган һәм беренче ел гына укытыла башлаган мәктәп укучылары да катнаштылар. Туган телдә сөйләшә белмәгән балаларны татар теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләгән, аларда кызыксыну уяткан, күп еллар 1нче мәктәп китапханәсе мөдире вазифасын башкарган Р.Мөхәммәтуллинага, беренче ел гына татар теле түгәрәге эшли башлаган 9нчы мәктәп укытучысы Р.Әбдерахмановка хөрмәт һәм җылы сүзләр җиткерелде.
...
“Яңарыш”та (10.02.3017 №-6) Фәрит Ермышевның Күкрәнде мәктәбе һәм шәхсән Сара апа Ермышева турында булган шигъри язмаларын, һәрвакыт күңелемдә булган, үз сүзләрем кебек укыдым. Аермасы бары вакыт арасында.
Безгә, 1963нче ел чыгарылышы укучыларына, Сара апа иң элек “Татар теле”, “Әдәбияты” укытучысы һәм җыр дәресләрен алып барган класс җитәкчебез дә иде.
Зур хөрмәткә ия директорыбыз Газиз Ваһап улы Әхмәтов җитәкчелегендә хезмәт иткән данлыклы укытучыларыбызның үлемсез исемнәре бүгенге Күкрәнде мәктәбенең класс диварларын бизәп торуына иманым камил!
Ләкин сүзем 90 яшен...
Авыл халкын, туганнарын, әтисен зур кайгыга салып 2нче февраль көнне Мулланур Солтанали улы Мезралиев якты дөньядан китте.
Яшьлек уйлары белән, үз-үзләрен, ата-ананы уйламыйча, безнең арадан яшьләр бик еш китәләр. Ә Мулланур яхшы, матур бала иде. Армия сафыннан кайтуына ел да юк әле.
Кызганычка каршы, Мулланурның язмыш юлы шулай язгандыр. Кайгы дигән нәрсә уртак бит, кайгы күрмәгән кеше аз булыр бу дөньяда. Кайгылы көннәр килгәндә үз кайгыларың да яңара. Солтанбай улы Солтаналинең тормыш иптәше Зөлбани Мулланур кызы каты авырып бик яшьли вафат була. Шуннан өч кыз, бер малай әтиләренең...
Февраль башында Төмән шәһәре, Березняки поселогында талантлы “Пышны” ансамбленең концерты узды. Ул мине сокландырды, җәлеп итте. Артистлар оста тыпырдап бииләр, сәнгатьле итеп чын күңелдән шигырьләр сөйлиләр, моңлы җырлыйлар. Бу – әлбәттә, зур сәләт, һәрвакыт хәрәкәттә булу, яңаны өйрәнү теләге. Репетицияләргә күпме вакыт сарыф ителә! Әти-әни янына туган йортка кайтсак, алар гел я репетициядә, я концерт белән киткән булалар. Бу коллективта кешеләр гаиләләре белән катнашалар. Берничә ел эчендә данлыклы булдылар, аларны таныйлар, чыгышларын алкышларга күмәләр, төрле бәйгеләргә...
“Шигырьләрем дусларыма бүләк итәм,
Шул бүләккә рәхмәт сүзен өмет итәм”.
(“Шагыйрь байлыгы”).
Тубыл буеның җирле шагыйрәсе Галия Абайдуллина (Зилә) үзенең шактый күп шигырьләрен картлык чорына багышлап язган. Әлбәттә, Галия ханымның лирикасы шактый киң һәм төрле. Шул киң лирикасы арасыннан мин бу юлы картлык чорына багышланганнарына гына тукталып китәм. Тирәнрәк уйлап карасаң...