#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якташларыбыз – мөселман байлары

8-9Февраль башында Төмәннең “Колокольниковлар йорты”нда профессор, тарих фәннәре докторы Александр Ярков “Төмәннең мөселман байлары” темасына лекция укыды. Лекция тыңларга күп кенә кеше килгән иде. Иң элек журналист Диана Хәлилованың “Әссаләмегаләйкүм, Себер!” фильмы күрсәтелде. Анда безнең якташыбыз, танылган бай Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуковның тормыш юлы һәм эшчәнлеге тасвирлана. Ул Ямбай тарихында, якташларыбыз хәтерендә тирән эз калдырган, үз акчасына авылда тулы бер архитектура ансамбле төзегән һәм Себер татарларының рухи үсешендә зур роль уйнаган шәхес.

Нигъмәтулла хаҗи төзеп калдырган мәчет...

Подробнее...

“Күңелем тулып китте”

Исәнмесез, “Яңарыш” кызлары! Мин газетаны 20 елдан артык яздырып киләм, яратып укыйм. 2021 елның 3 нче санында бастырылган Диләфрүз Фәхретдинованың “Бер фоторәсем тарихы” дигән мәкаләсен укыдым. Киндерле мәктәбендә укыткан абый-апаларны күреп күңелем тулып китте. Бухариннан Киндерлегә язын-көзен йөреп, кышын интернатта торып укыдык. Закирә апа ашарга пешереп куя иде.

Рәсемдә сулдан уңга: Хәрирә апа, Хәмит абый, Нурания апа, Гыймран абый, аның янында Нәгыймә апа түгел – Зәйтүнә апа Балтасова, аннан соң Шакирә апа. Зәйтүнә апаның әнисе белән минем әниемнең әниләре бертуганнар. Шакирә...

Подробнее...

Күрешергә насыйп булмады

Минем хатыным Тимербаева Ракия (Раиса) Корман кызы. Кечкенәдән үк аны абыйлары “Рая” дип йөрткәннәр. Мин дә аны соңгы көненә чаклы Рая дип йөрдем. Аның әбисе – өннәсе Янсылу (Җансылу) әби үзенең туганнары белән Столыпин реформасыннан алда Татарстаннан күчеп килгәннәр. Апасының кызы белән Янсылу әби Сәет авылында (хәзерге Яркәү районы) кияүгә чыгалар. Сеңлесенең балалары һәм оныклары Мусагитовлар, сеңлесенең исеме - Кәримә. Фамилияләрен белмибез, туганнары Тагбиршиннар Шатан, Тәрәкән авылларында яшәгәннәр (Яркәү районы).

Янсылу әбинең балалары Вахитовлар булганнар, Ибраһимовлар...

Подробнее...

Гомерен балаларга багышлады

Өстамак авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран-укытучы, мәгариф отличнигы, җәмәгать эшлеклесе Гөлҗиһан Якуб кызы Закирова 18 февральдә олы юбилеен каршы алды.

Киң күңелле, гадел, ярдәмчел, бала җанлы, эчкерсез апабыз 40 елга якын гомерен балаларга багышлады. Аның балачагы авыр сугыштан соңгы елларда үтә. Үги ана белән яшәү җиңел булмый, туганнар да ярдәм итмиләр. Өскә кияргә, ашарга булмаган вакытларда, төшенкелеккә бирелеп, зарланып утырмаган, якты хыяллар белән үзенә яңа максатлар куеп яшәгән. Укытучы булу теләге белән пединститутка укырга керә. Аны уңышлы...

Подробнее...

“Яңарыш” очраштырды

6-6Мамадыштан Төмәнгә ялкынлы кайнар сәлам! Исәнмесез, “Яңарыш” кызлары”! Сезгә бик зур рәхмәт. 45 ел узгач, 12 январьда Нурия Туйчина белән очраштык. Ике Нурия, һәм мин. Сөйләшеп туя алмадык. Алар миңа, мин сезгә рәхмәт әйтәм. Очрашкач, Нурия бер фоторәсем бирде. Галина Рәйсә Абдрахманова белән бер бүлмәдә яшәгәннәр икән. Рәйсәне генә табасы калды. Нурия аша яңалыклар белдек: комбинат ябылган икән, 4 нче тулай торак “малосемейка” булып калган. Бәлки, Рәйсә шунда яшидер.

...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836