#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уңышларың дәвамлы булсын, Ариана

13-516-23 март көннәрендә Минск шәһәрендә узган «Союз дәүләте студентлары Королевасы-2022» XXXI Халыкара матурлык һәм талант конкурсы бәйгесендә Россиядән «Россиянең студентлар миссы» Бөтенроссия интеллект, иҗат һәм грация конкурсында җиңүче 6 кыз катнашты. Әлеге бәйгедә безнең якташыбыз, газета укучыларыбызга таныш булган Төмән районы, Турай авылы кызы, бүгенге көндә Тубыл педагогия институтының 4 курсында «Ике профильле педагогик белем: рус теле һәм әдәбияты» юнәлеше буенча белем алучы Ариана Гайнуллина Россияне, Төмән өлкәбезне һәм югары уку йортын лаеклы рәвештә тәкъдим итеп, Белоруссиядән төп...

Подробнее...

Мактаулы лидер

13-721 март көнне узган дүртенче чакырылыш өлкә иҗтимагый палатасының беренче утырышы барышында «Илһам» яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы җитәкчесе, өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы, РФ иҗтимагый палатасы эксперты Тимур Нигъмәтуллинны палатаның «Граждан инициативалары лидеры» дигән мактаулы исеменә лаек булуы белән котладылар. Аның актив иҗтимагый хезмәте белән без газета укучыларыбызны даими рәвештә таныштырып барырга тырышабыз. Ләкин ул алып барган эшләрне санап чыгарга һич тә мөмкин түгел. Мәсәлән, бу юлы да ул палата утырышыннан соң, эшлекле командировка белән Казан шәһәренә юл...

Подробнее...

Олимпиада турында тәэсирләре

13-82020 елның 1 сентябрендә Төмәннең Кырынкүл авылында этномәдәни компонентлы 52 нче урта мәктәбе үзенең беренче укучыларын кабул итте. Җирле халык өчен бу көтеп алган зур вакыйга иде. Менә өченче ел инде яңа заманча комфортлы бинада укучылар белем ала. 8 мең квадрат метрлы бина уку һәм махсуслаштырылган класслар, ашханә, актлар, спорт заллары, ял бүлмәләре белән 4 блоктан тора. Укучылар адашмасыннар өчен бөтен җирдә навигация бар. Уку учреждениесе территориясендә спорт объектлары урнашкан. Якты, җылы мәктәп елдан-ел ямьләнә, үсә.

Без мәктәп коридорында февраль аенда Казанга татар теле...

Подробнее...

Самолетлар модельләрен ясау белән мәшгуль

13-9Рәзил Мәмәтгалиев Тубыл районының Лаемтамак мәктәбендә 8 нче сыйныфта яхшы билгеләргә укый. Аның яраткан фәне - география. Ул иҗади кеше дә. Җырларга өйрәнергә теләп авыл клубы каршындагы ансамбльгә йөри, өстәвенә нәфис сүз остасы да әле. Төрле бәйге-фестивальләрдә катнашып дипломнар белән бүләкләнә. Рәзил максатчанлыгы белән дә аерылып тора. Ул авылдан Тубыл шәһәренең 18 нче мәктәбенә барып, Андрей Солодов җитәкчелегендәге стенд авиамоделизм төркеме түгәрәгендә авиамодельләр күчермәсен җыярга өйрәнә. Бу һөнәри юнәлешне икенче ел үзләштерә. Үз тырышлыгы белән ясаган самолет модельләре, бу...

Подробнее...

Инклюзив аралашу дәресләрендә

8-13Бу көннәрдә Ялутор районының Яңа Атьял һәм Аслана урта мәктәпләрендә 5-7 нче сыйныф укучылары өчен Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Илһам» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин «Инклюзив аралашу дәресләре» үткәрде. Әлеге дәресләрнең төп максаты һәм бурычлары - төрле инвалидлык формалары булган укучыларда яшьтәшләре белән хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Бу турыда безгә Тимур Юлдыз улы хәбәр итте.

- Шуны әйтергә кирәк, мондый дәресләр гражданлык җәмгыятен үстерүгә бирелгән Президент грантлары фондының ярдәме белән «Доступ» инклюзив сервис...

Подробнее...

Тырышлыгы бушка түгел

8-11Тубыл шәһәрендә сәләтле яшьләр күп. Аларның арасында җырчылар, биючеләр, мәктәптә яхшы билгеләргә укучылар, Россия күләмендә узган төрле бәйге-олимпидаларда җиңүчеләре дә бар.

Тубыл шәһәренең 17 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Әпсәләмова сәләтле җырчы. Ул себер-татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче «Йолдызлар» ансамбленең танылган яшь җырчысы.

Төрле иҗат бәйгеләрдә катнашып күп мәртәбә җиңү дипломнары белән бүләкләнгән. Мәктәптә Ләйсән Россия күләмендә узган олимпиадаларда югары уңышларга ирешә, җиңүләр яулый. Күптән түгел шәһәр башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән укучы уңышлары белән...

Подробнее...

Исеме үк аның моңлы, ягымлы

8-12«Яшьлек сәхифәсе»нең бүгенге кунагы Милена Муллашева белән күпләр таныш инде. Чөнки ул балачактан район, шәһәр, өлкә конкурсларында катнашып, үзенең җанатарларын булдырып өлгергән. Соңгы елларда коронавирус пандемиясе сәбәпле, спорт, тамаша һәм күңел ачу чаралары уздыру тыелып торды. Шул чорда онлайн форматта уздырылган бәйге-фестиваль сәхнәләрендә Миленаның күренмәгәне һич тә әлеге тыюларга бәйле булмаган. 2019 нчы елда Милена Төмән районы, Индрәй урта мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач, музыка буенча белемен күтәрү максаты белән, Казан шәһәренә укырга киткән.

Быел ул И.Әүһәдиев исемендәге Казан...

Подробнее...

Уйланырга урын бар…

- Әти! Парктан соң без синең белән кибеткә барабызмы? – дип сораган малай әтисеннән.

- Әлбәттә, барабыз, улым, - дигән әтисе, аның башыннан сыйпап.

- Ә туңдырма сатып алырсыңмы соң миңа? – дип кызыксынган малай.

- Башта без синең белән иң мөһимен сатып алырбыз, аннары гына, - дигән әтисе.

- Ә бездә иң мөһиме нәрсә ул? – дигән улы гаҗәпләнеп.

- Иң мөһиме - әниеңне сөендерү! - дигән әтисе.

- Юк, иң мөһиме бездә мин бит! Мин бит кечкенә…

Шул сүзләрдән соң әтисе улының күзләренә туры карап:

- Улым, тыңлап тор әле. Иртән син йокыдан уянып, өстәл артына...

Подробнее...

Әби бурычы

4-4Оныкларны бертуган эне-сеңелләрнең (без сигезәү идек) балалары белән очраштыру теләге, ничектер, үзеннән-үзе килеп чыкты. Башта оныкларны гына дигән идем, аннары калган туганнарны да чакырыйм дидем. Аларның яшьлекләре бездән нык аерыла, үзләрен жәлләп тә куям – көннәре телефонга текәлеп уза. Гөрләшеп клубларда очрашып, җырлап-биеп яшәгән заманалар киредән кайтмас инде. Шуңа күрә бер-берләре белән танышсыннар дип, шул кичәгә ныклап әзерләнә башладым.

Ял көннәрен туры китерү җиңел булмады. Эш графиклары төрлесенең төрлечә бит. Шулай да башкарып чыктым. Кичә 7 нче январь көнгә...

Подробнее...

Максатларга ирешергә язсын

4-6Ноябрь аенда Төмән шәһәренең «Төзүче» милләтләр мәдәнияте сараенда Гөлнара Кәримова җитәкчелегендә эшләп килүче «Бәйрәм» студиясенең юбилейлы иҗат кичәсе узганы турында язган идек. Шунда 6 яшеннән ансамбльдә җырлаучы Әлфия Шәйхетдинованың чыгышын, профессиональ дәрәҗәдә башкарган татар җырларын тыңлап таң калып утырдык. Концерттан соң җырчы кыз белән махсус очрашып, аның белән газета укучыларыбызны да таныштырырга булдык.

Әлфия безне матур тавышы белән генә түгел, инсафлылыгы, максатчанлыгы, тырышлыгы белән дә үзенә сокландырды. Татар халык җырларын шул хәтле оста башкаруының серен дә ачтык - ул...

Подробнее...

Сәләтле укытучы, рәссам Асия

4-7Ул рәсем ясый, музыка уен коралларында уйный, укучыларына белем бирә, җирле язучылар чыгарган китапларның рәссамы да. Яхшы күңелле, искиткеч матур рәсемнәре, көйләре белән якташларын гаҗәпләндергән, сөендергән якташыбыз Асия Рәхимова мәктәпне тәмамлап, 2004 нче елда Тубыл педагогия институтының cәнгать-графика факультетына укырга керә. 19 яшендә көтелмәгән сынауларны җиңеп чыга, укуын да ташламый.

Ул елларны искә алып: «Физик һәм психологик яктан авыр булды. Укуымны ташламадым. Түземлек, ышаныч, якыннарымның мине яратулары, үземнең тормышны, әти-әниемне чиксез яратуым авырлыкларга...

Подробнее...

Өлкә батыры

14 декабрьдә Түбән Тәүде авылының «Агротехнологик колледж» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесендә Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция барышында шәхси батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен Кыскыркүл егете Рөстәм Дәүләтшинга «Суворов» медален тапшырдылар.

Рөстәм Наил улы шушы уку йортын тәмамлаган. Тантаналы шартларда колледж укытучылары, укучылары, кадетлар, туганнар, дуслар алдында якташыбызга е Төмән, Түбән Тәүде, Яркәү районнары хәрби комиссары Алексей Музалевский медальне күкрәгенә такты.

Түбән Тәүде районы хакимият башлыгы Валерий Борисов чын...

Подробнее...

Россия фәнни фонды грантына ия булдылар

52-529 ноябрьдә Россия фәнни фонды 2022 елгы кечкенә фәнни төркем проектлары конкурсына йомгак ясады. Әлеге конкурста барлыгы 209 университет һәм 299 фәнни оешма катнашты. Конкурс кысаларында фондның эксперт советы экспертиза нәтиҗәләре буенча 2017 проектны сайлап алды. Грантлар конкурс документларында күрсәтелгән белем тармаклары буенча 2023-2024 елларда фундаменталь фәнни тикшеренүләр, эзләнүләр өчен бирелә, аның үтәү срогы бер–ике елга озайтылырга да мөмкин.

Бер грантның күләме ел саен 1,5 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Бүләкләнгән грантларның гомуми саны буенча Төмән дәүләт университеты Россия...

Подробнее...

2023 ел - Кара Куян елыннан нәрсә өмет итәргә?

Озакламый 2023 елга аяк басачакбыз. Аны Кролик (Куян) елы дип тә, Песи елы дип тә атыйлар. Киләсе яңа 2023 елны Кара Су Куяны (Песи) елы диләр. Аның стихиясе - су.

Куян елы нинди булыр?

Бу нисбәттән астрологларның да үз карашлары бар. Алар фикеренчә, йомшак, назлы куян бернинди начарлыклар да алып килә алмый. Ел тотрыклы булыр, диелә. Тормышыгызны баштанаяк үзгәртерлек вакыйгалар көтмәгез бу елдан. Нинди генә эшкә тотынсагыз да, чама хисен онытмавыгыз хәерле. 2023 ел яңа белемнәр, сәяхәтләр өчен яхшы булачак. Йорт, фатир мәсьәләләрен дә хәл итү өчен – Куян елы җайлы вакыт.

Киләсе...

Подробнее...

“Яшьләр элитасы-2022”

48-7Тубыл шәһәренең П.Ершов исемендәге драма театрында” шәһәр күләмендә узган “Яшьләр элитасы” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Быел шәһәрнең фән, иҗтимагый эшчәнлек, мәдәният һәм башка өлкәләрдә зур казанышларга ия булган яшьләрне ачыклау һәм бүләкләүгә юнәлтелгән традицион чарада 50 кеше катнашты. 20 номинациядә узган бәйгедә җиңүчеләр арасында безнең якташларыбыз да күп булды.

“KIever Land” балалар академиясендә интеллектуаль үсеш” җитәкчесе, “Елның яшь эшмәкәре” - Диана Кәримова; яшьләр һәм профилактиканы тормышка ашыру үзәгендә яшьләр белән эшләүче белгеч, “ЭкоТобольск” экологик агарту...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836