Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан ел саен Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре армия хезмәтендә булган якташларына “Солдат посылкасы” әзерлиләр. Быел бүләкне алар авылдашлары, солдатның туганнары ярдәме белән ике егеткә җыйдылар.
Беренче посылканы 6 февраль көнне Күлавылда яшәүче Раилә Калиевага тапшырдылар. Мурманск шәһәрендә хезмәт итүче ефрейтор Илмир Илнар улына бәйрәм бүләген әзерләүдә 14 гаилә катнашкан.
Аларга һәм “Солдат посылкасы” акциясен оештыручыларга Раилә Мансур кызы белән Илмирның әбисе Фәнисә Миңнебаева олы рәхмәтләрен белдереп, изге догаларын...
Чипсыны 1963 елның 24 августында Нью Йоркның бер ресторанында кара тәнле пешекче клиентка ярый алмый аптырыганнан соң, бәрәңгене бик юка телемнәргә турап, майда кыздырып биргәч, теге «көйсез кияү»гә бик ошаган. Шуннан бирле көн саен шул ресторанга йөргән.
Урамга чыгып карагыз әле, һәрбер үсмернең, яшь кешенең кулында шул чипсы салынган кап. Ниндие генә юк аның: суган, сарымсак, колбаса тәме килеп торганнары. Берне генә кабып карыйм дип тотынасың да, беткәнен сизми дә каласың. Махсус тәмләткечләр тырышлыгы! Ә бит аның файдасыннан күбрәк зыяны, ди табиблар. Кабында да “Е”лар ның төрле...
Кайбер йөртүчеләр, техника инде тулысынча киендерелгән, “обкатка” узган, сыналган, арзанракка да төшә дип, махсус тотылган машинага өстенлек бирә. Дөрес сайласаң, андыйлары да озак еллар проблемасыз йөри. Беренче чиратта нәрсәләргә игътибар итәргә?
- Кузовның буявы бертөрле һәм тигез булырга тиеш. Аны махсус прибор ярдәмендә белеп була.
- Салонда урындыклар нинди хәлдә, педальнең резиналары ничек сакланган, руль шомарып бетмәгәнме - барысын да тикшерергә. Капот астына карап, автомобильнең үткән юлы белән спидометр күрсәткечен чагыштырырга мөмкин. Машина бер-ике еллык кына булса...
Бер остаз кәгазь уртасына төртке төрткән дә, шәкертләренә күрсәткән:
- Сез нәрсә күрәсез?
- Нокта, - дигән берсе.
- Калын нокта, - дигән икенчесе.
- Калын кара нокта, - дигән өченчесе.
Остаз елмаеп куйган.
- Сез барыгыз да кара ноктаны күрдегез, ә ак дәфтәр битен күрмәдегез. Күп очракта тормышта да шулай. Кешенең кечкенә хаталарын күрәләр, ә изге эшләрен, ул нинди генә зур булмасын, күрә алмыйлар, - дигән.
Интернеттан
Тубыл шәһәренең 3 нче өлкә хастаханәсенең травматолог–табибәсе Әлфия Урамаева 2021 ел нәтиҗәләре буенча югары профессиональлек, актив гражданлык позициясе өчен шәһәр Думасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Ул Төмән дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлаганнан соң, туган шәһәре Тубылга эшкә кайтып, 2009 нчы елны хезмәт юлын әлеге хастаханәдә башлап җибәрә.
Травматологның эше җиңелләрдән түгел. Әлфия Рисхәт кызы һөнәре, көндәге эше турында: “Бүген яңа COVID-19 вирусы халык арасында гына түгел, ә медицина хезмәткәрләренең эш ритмына да җитди үзгәрешләр, төзәтмәләр кертте. Табиблар...