#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Үз ана телең сыймасмыни?”

44-6Бу көннәрдә өлкәбезнең төрле районнарындагы татар авылларында Себер якларына беренчегә килгән бик тә талантлы егет – Базарбай Бикчәнтәев катнашып, тамашачылар мәхәббәтен яулады. Аның чыгышы үзенчәлекле булып аерылып торды: татар җырларына төрки дөньяның музыкаль байлыгын өстәп, кытайча җырны тамак төбе белән башкарып, халыкны үзенә гашыйк итте ул. Сәхнәдән үзе белән таныштырса да, концерттан соң тамашачылар: “Кем соң ул Базарбай? Кытайда яшәп ничек татар телен белә ул?” – дигән сораулар яудырдылар.

Аның язмышы үземне дә бик кызыксындырды. Кунакханәгә килгәч, аның белән иркенләп утырып сөйләштек...

Подробнее...

Уйланырга урын бар…

Өч кыз тимер юл буйлап барганда, ыжгырып килгән ике поезд арасында калалар. Читтән карап торучылар, боларның өчесе дә үлгәннәрдер инде дип уйлыйлар. Әмма, гажәпкә каршы, өч кыз да исән-сау була. Кызлар янында йөргән шайтаннар үзара бәхәсләшә башлыйлар.

- Син нигә беренче кызны поезд астына ташламадың? - ди бер шайтан икенчесенә.

- Ташларсың шул аны! Ул иртән намаз укып, Аллаһы Тәгалә белән килешү төзеп куйган, аңа берничек тә зыян эшләп булмый, - ди шайтан.

- Ә нигә икенче кызны ыргытмадың? – дип сорый.

- Ыргытырсың! Анысы юлга чыкканда 3 кат “Аятел көрси”не укып чыга...

Подробнее...

Хәтерне яхшырту өчен

Әлеге киңәшләрне истә тотсагыз, хәтер белән проблемаларыгыз булмас.

1. Дөрес туклану. Омега 3 май кислоталары булган ризыклар: балык, чикләвек, көнбагыш ашарга тырышыгыз. Әлеге антиоксидант баш мие күзәнәкләрен вакытыннан алда картаюдан саклый. Сөт ризыклары организмны фосфор һәм кальций белән баета. Калий, магнийга бай җиләк-җимеш, өрек, күрәгә дә файдалы.

2. Сәламәт яшәү. Начар гадәтләр: спиртлы эчемлекләрне чамасын белми куллану һәм тәмәке тарту хәтерне начарайта.

3. Хәрәкәт. Саф һавада күбрәк булыгыз, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка...

Подробнее...

“Китап механикасы” буенча мастер-класс узды

39-20“Төмән өлкәсе татарларының яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге” иҗтимагый оешмасы август аенда Татарстан мәдәният министрлыгы грантын отканнан соң, 9 сентябрьдән башлап “Китап механикасы” мәдәни-белем бирү проектын тормышка ашыра ук башлады. Әлеге проект авторы - креатив фикерләүне үстерү буенча педагог, график дизайнер, Россиядә Дисней компаниясе проектлары сценаристы, Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе арасына кергән шәһәрнең 70 нче иҗат мәктәбендә эстетик тәрбия бирүче, «Ел укытучысы-2021» конкурсы катнашучысы, шулай ук “Төмән өлкәсе татарларының яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге” рәисенең урынбасары Линария...

Подробнее...

Онытылмаслык җәйге лагерьда ял

39-22Туган телебез - татар теле. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. “Иң бөек тел - туган тел, анам сөйләп торган тел”, - ди халык. Без туган телебез белән горурланабыз.

Быелгы уку елы тәмамлангач, безнең Вәчир мәктәбеннән 2 укучы татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада катнашып, җиңү яулап лагерьларга бардылар. 9 нчы сыйныф укучысы Рафаэль Садыйков Татарстан Республикасының “Дуслык” лагеренда 21 июньнән 10 июльгә кадәр ял итеп кайтты.

Төрле өлкәләрдән килгән 160 татар баласына көн саен төрле чаралар, конкурслар үткәрелгән. Барлык чаралар һәм аралашу татар телендә барган. Лагерьда...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836