Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Без, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбеннән 10 укучы, «Болгар-Туган тел» дип аталган лагерьга барырга җыелдык. Безне ТОГИРРО доценты Рафаэль абый Гадиев Казанга алып барды. Юл буе җырлап, үзебез белән алган гармун, думбра, курай, бәрмә уен коралларында уйнап бардык. Вокзал янында да сәләтебезне күрсәтеп алдык. Шулай күңелләнеп “Болгар-Туган тел” лагерена барып җиткәнебезне сизми дә калганбыз.
Әлеге лагерьның максаты - туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнү.
Шулай килеп чыкты ки, безне төрле отрядлар һәм аланнар буенча бүлделәр, ә алар 4әү иде: Зилант, Саками, Арагил...
Узган гасырның туксанынчы елларында Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында балалар аз туган. Шушы сабыйлар үсеп җиттеләр. Авылда мәдәният йорты заман таләпләренә туры килә: уңайлыклар эчендә, бөтен җирдә тәртип урнашкан. Дискотекалар уздырырга техника, төсле музыка яхшылардан. Бөтен мөмкинлекләр бар, әмма демографик кризис аркасында яшьләр юк. Өч-дүрт кыз-егет чарасызлыктан дискотекага күрше авылларга баралар.
90 елларда үзләре яшь булган, хәзер Төмәндә яшәүче киндерлеләр интернет челтәре, телефон аркылы элемтәгә кереп, авыл яшьләренә ярдәмгә килергә булдылар. Бер шимбәдә шәһәрдән җыелып...
Күптән түгел Владивосток шәһәрендә “Шәрык” беренче Бөтенроссия Ерак Көнчыгыш яшьләр мәгариф форумы узды.
Анда 18 яшьтән алып 30 яшькә хәтле булган укытучылар, белгечләр, архитекторлар, журналистлар, event-менеджерлар һ.б. катнаштылар. 10 көн дәвамында барган әлеге чарада делегатлар лекцияләр тыңлап, мастер-класслар, семинарларда катнаштылар, 8 юнәлеш - мәгариф, идарә, хезмәт һәм карьера, эшмәкәрлек эшчәнлеге, төзекләндерү һәм төзү, тормыш сыйфаты, мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль активлык буенча проект эше алып бардылар.
Мәйданчыкларда бактерия һәм микробларның килеп...
14 июль көнне Төмән районы, Олы Акъяр авылында “ТТ кубогы” футбол турниры узды.
Әлеге очрашуны Төмән өлкәсе татар яшьләренең мәдәни-эшлекле үзәге оештырды. Осталыкларын дәлилләргә Ялутор шәһәре, Кече һәм Олы Акъяр, Турай, Шыкча, Индрәй, Явызбы, Талымхан, Яңа Атъял, Утрау, Бурбар авылларыннан 11 команда җыелды. Турнирның ачылу тантанасында командалар, кунаклар, җанатарларны сәламләп өлкә татар яшьләренең мәдәни-эшлекле үзәге рәисе Зөфәр Мөхәммәтшин, Ялутор шәһәре мәчете имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Мәхмүтов, авыл мәчете имамы Әмир хәзрәт Балдин һәм Төмән шәһәренең 6 нчы микрорайоны иҗтимагый үзидарә...
Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрли. Аңа кадәр Ялутор районында “Сәләтле бала көне” үтте, анда “Ел укучысы-2019”ны сайладылар. Ул исемгә Исәт мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илнар Фәтхиев лаек булды.
Илнар Фәтхиевны “Спорт” номинациясендә Ялутор районы башлыгы гранты белән бүләклиләр, ул уку отличнигы. Илнар спорт яратучы гаиләдә үсә. Кечкенәдән үк футбол, карате, тхэквондо, чаңгы, йөгерүдән тыш кул көрәше белән мавыга. “Бу спорт төре буенча район, өлкә, Урал федераль округы, ил күләмендәге ярышларда катнашканым бар. Армрестлинг белән әтием шөгыльләнә, мин дә кызыксынып киттем. Аның белән...