#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшь җырчыбыз Фәзилә

22-5Өлкәбезнең Төмән районы, Червишево авылында белем алган Фәзилә Вәлеева үткән ел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керде. Һәм аз гына вакыт арасында үзен күрсәтеп тә өлгерде: “Илһамият” халыкара конкурсында лауреат исеменә лаек булды. Аның искитмәле тавышын “Татарстан Яңа гасыр” телеканалының “Җырлыйк әле” тапшыруында бөтен дөнья ишетте. Өлкәбездән шундый сәләтле кызның нәкъ менә татар мәдәниятен ныклап өйрәнергә, татар эстрадасы белән тормышын бәйләргә теләк белдерүенә ничек шатланмыйсың, горурланмыйсың инде!? Фәзилә, аның уку еллары, уй-кичерешләре турында күбрәк беләсе килү теләге белән үзенә язып...

Подробнее...

Биюче дә үзе, галимә дә

22-7Тубыл педагогия институтының филология факультеты студенты Гөлнур Илдар кызы Зиннәтуллина якташларыбызга фән юлына ныклы адымнар ясаучы кыз буларак кына билгеле түгел, ул Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче, шәһәр, өлкә, халыкара бәйге-фестивальләрдә дәрәҗәле урыннар яулаучы “Аккош” бию студиясенең сәләтле оста биючесе дә әле. Аны Сабантуй сәхнәсендә, “Әмәл”, “Каз өмәсе”, “Аулак өй” кебек өлкә чараларында күреп, аның сыгылмалы хәрәкәтләренә, биюенең үзенә бик килешеп торуына сокланып туймыйсың. 

Гөлнур Илдар кызы Төмән шәһәрендә туып-үскән. Белемгә омтылучы...

Подробнее...

Күңелендә игелек кенә

17-14“Юк! Туган илсез кеше яши алмый, шулай ук йөрәксез дә яшәп булмый. К.Паустовский” дигән сүзләр язылган аның “Вконтакте” битендәге статусында. Моңа һич тә игътибар итмичә булмый, чөнки мондый тирән мәгънәле әйтемнәрне теләсә кем кулланмый шул. Моның өчен күңел һәм рухи байлык кирәк, туган җиреңне, авылыңны, йортыңны, гаиләңне яратырга кирәк. Алинә Мәдиева нәкъ менә шундый кызларның берсе булып чыкты. Аның белән без Яркәү мәдәният йортында узган район “Халык сәнгате” бәйгесендә таныштык. Ул тамашачыларга матур җыр бүләк итте. Гомумән, Алинә “Таң йолдызы” бәйгесендә 4 яшеннән...

Подробнее...

Фән белән кызыксынучы

17-13Аңа әле 20 генә яшь. Туган телен, мәдәниятен, халкын, туган ягын яраткан, “чың”лап торган матур тавышлы Сәрия Кәбирова быел Тубыл шәһәрендә узган шигърият бәйгесендә җиңүчеләр рәтендә булды. Бәйгедән соң рухланып, ул үзенең язмышы фәнни юнәлеш белән бәйле булуы турында сөйләде.

- Мин Тубыл районы, Ләңче авылында тудым, Вәчир мәктәбен тәмамлап, Тубыл пединститутының (Төмән дәүләт университеты филиалы) гуманитар факультетына укырга кердем. Икенче курстан фәнни юнәлеш белән кызыксына башладым.

Сазлыклар артында яшәүче себер татарларының лингвокультурологиясе, диалектлары, мифология темалары...

Подробнее...

Сәләте нәселдән килә

17-12Гилево урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Имилина Ибраһимова Яркәү районы “Таң йолдызы” балалар бәйгесендә вокал номинациясе буенча 3 урын яулады. Яулады дип әйтү һич тә арттыру түгел, чөнки моңлы тавышлы, музыка мәктәбендә сәләтләрен чарлаучы җырчылар күп иде. Имилина балачактан җырлый икән, җырга осталыгы әти-әнисеннән күчкән, гомумән, Ибраһимовлар гаиләсе музыкага гашыйклар. Әтисе авыл клубында аккомпаниатор булып эшли һәм “Надежда” вокал ансамблен җитәкли.

Имилина әтисенең төп ярдәмчесе, әтисе аны җырларга гына түгел, музыка коралларында уйнарга да өйрәтә. Җырчы кыз үзе турында: “Мин...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836