Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән өлкәсендә январь, февраль айларында бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк туры үтте. Анда 500ләгән укучы 26 фәннән белемнәрен сынадылар. 1200дән артык катнашучы арасында 500ләп иң сәләтлеләре җиңүче исемен һәм призлы урыннар алдылар. Бу үткән елгыдан 3 тапкырга артыграк.
Елдагыча, иң алдынгылар арасында татар исем-фамилияләре дә очрый. Шулар арасында милләттәшебез – Төмән шәһәренең өлкә физика- математика мәктәбенең 9 классында укучы Регина Шәрипова 6 фәннән олимпиаданың өлкә турына чыга һәм 2сеннән җиңүгә ирешсә, 3сеннән 50 баллы чикне үтә. Ул олимпиаданың ябылу һәм...
Бүген үзләренә кул салырга яки төрле җәрәхәтләр ясарга өндәп, котыртып торучы интернет уеннар, квестлар барлыкка килде. Ул куркыныч төс ала бара. Төрле чаралар белән яшьләрне мазохизмга этәрәләр. Мазохизм механизмы кешенең генетикасында ук бар, һәм бу күренеш күп кенә халыкларның милли культурасына да хас.
Яшүсмерләрне әлеге процесска җәлеп итү өчен тулы бер чылбыр төзелә. Аны оештыручылар шушы чорда балаларның барысын да үзләре тоеп карыйсы килү теләген, көчле тойгыларга тартылуын белеп эш итә. Башта – кызыксындыралар, аннары мавыктыралар, яшүсмер ярдәмендә күбрәк кешене җәлеп итәләр...
Рәсемдә: Исәт мәктәбе укучылары Денис Сабиров, Марат Ташмөхәммәтов һәм Розалина Назыйрова. Алар белән без Ялутор районы “Таң йолдызы” балалар иҗаты бәйгесендә таныштык. Балаларның чыгышлары үзенчәлекле булуы белән бар тамашачының игътибарын үзенә җәлеп итте. Бу цч дус җырлап-биеп, кыска мәзәкләр сөйләп, халыкны көлдерделәр. Укучыларның остазлары - Нурзилә Айсә кызы Хәмидуллина. Ул балаларны театр белән кызыксындыру, сәнгать әсәрләренә мәхәббәт уяту, артистлык сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү максаты белән бу мәктәптә 4 ел инде театр түгәрәген алып бара. Балалар белән ул төрле...
Яшүсмерләрнең үзләренә зыян салуы һәрчакта да бу дөньядан китү максатында гына эшләнми. Ният төрлечә булырга мөмкин.
Беренчесе: дөрестән дә, яшүсмер үзенең үлемен тели. Ул моңа алдан ук әзерләнә, дөнья белән хушлашуны планлаштыра. Мәгълүматлар буенча, узган ел Татарстанда шундый алты очрак фаҗига белән тәмамланган, 70 очракта баланы коткарып кала алганнар.
Икенче төре: алдан әзерләнеп тормыйча, үләргә ниятләмәстән, хисләргә бирелеп кенә үз-үзеңә кул салу. Яшүсмерләргә аеруча шушы төре хас. Кайчак уеннан уймак чыгып, мондый гамәлләрнең дә ахыры аяныч...
Тубылда уңышлы, иҗади эзләнүчән студентлар арасында Ләйсән Ниязова күпкырлы сәләтле, милли җанлы яшь белгеч тә. Әле күптән түгел ул бөтен күңелен биреп “Себер иле” тапшыруын алып барды, зур сәхнәләрдә үзен танытты. Бүген шәһәр себер-татар мәдәният үзәгендә мәдәни чараларны сәхнәгә куючы ул. Тубыл шәһәренең 15 мәктәбендә укыганда сәнгатьле шигырь сөйләп шәһәр, өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә гел беренче, икенче урыннарны яулаган сәләтле кыз мәктәпне тәмамлап, Тубыл педагогия институтына укырга керә. Бөек шагыйрьләребез Г.Тукай, М.Җәлилнең шигырьләрен сөйләп, җирле шагыйрьләребезнең әсәрләрен...