Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкә яңалыкларыннан

“Замана наркотикларын куллану бик тә куркыныч”, - дип кисәтә регионда яшәүче халыкны өлкә наркология диспансеры. Өлкә хөкем-медицина экспертизалар бюросы нәтиҗәләре буенча 2018 елның 4 аенда доза арттырудан 18 кеше үлгән. Химия-токсикология лабораториясе тикшерүләре күрсәтүенчә, аларның 11е синтетик-психостимулятор (“соли”), дүртесе әфьюн төркеменә кергән наркотик, икесе синтетик каннабиноид, берсе психотроп куллану сәбәпле үлгәннәр.

* * *

Июнь ахырында махсус комиссия Төмән шәһәр хакимиятендә регионда җинаятьне алдан кисәтү һәм...

Подробнее...

Актив яшь гаиләләр слеты

23-6Төмән районында 15 май көнне билгеләп үтелә торган гаилә көне уңаеннан яшь гаиләләр өчен туризм буенча слет оештырдылар. Слетның максаты – яшьләр арасында ял һәм сәламәтлекне ныгыту чарасы буларак туризмны популярлаштыру, яшьләр һәм үсеп килүче буын арасында гаилә кыйммәтләрен төшендерү. Каскара мәдәният сараенда үткән ярышларда районның төрле авылларыннан унлаган актив гаилә көч сынашты. Алар иң элек үзләре турында сөйләделәр, иҗади чыгыш тәкъдим иттеләр. Аннары туризм, спорт юнәлешендәге бәйгеләрдә сыналдылар. Катнашучылар туризм өлкәсендә белемнәрен ныгытырга мөмкинлек биргән...

Подробнее...

Студентлар фәнни конференциядән кайттылар

23-7Май аенда С.Суразаков исемендәге Алтаистика фәнни-тикшеренү институтында күренекле этнограф, экономист, җәмәгать эшлеклесе Сергей Швецовның 160 еллыгына багышланган ”XIX – XX гасыр башында Алтай – Көнбатыш Себер: халык, хуҗалык, мәдәният” дигән тема буенча бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтте. Биредә Россия Федерациясенең 20 регионыннан катнашкан күренекле тарихчылар, этнографлар, филологлар, югары уку йортларында эшләүче укытучылар шулай ук Алтай Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, төрле җәмәгать оешмалары вәкилләре арасында Төмән өлкәсеннән Тубыл педагогия институтының...

Подробнее...

Тырыш татар кызы

23-8Россия Президенты Указы белән "Россия укучылар хәрәкәте" (РУХ) гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшүсмерләр оешмасы 2015 елның октябрендә төзелә. Аның төп максаты - үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү. Яшь буынны җәлеп итәргә исәпләнгән хәрәкәтнең эшчәнлеге дүрт юнәлештә билгеләнгән: шәхесне үстерү, гражданлык активлыгы, хәрби-патриотик һәм мәгълүмати-медиа юнәлешләр. Әлеге хөрәкәт тиз арада илебез мәктәпләрендә оешып, уңышлы эшләп тә китте. Төмән районының Шыкча урта мәктәбендә дә бу хәрәкәтнең активистлары барлыкка килделәр. Алар арасыннан хәрәкәтнең район мәгълүмати-медиа юнәлеше җитәкчесе Земфира...

Подробнее...

Бию сәнгатенең асылын күрсәтүчеләр

19-12Бөтендөнья бию көнененә багышланган, төрле милләт халыкларының эстрада, заман, халык биюләрен шәһәр, өлкә һәм Россия күләмендәге бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган, танылган бию ансамбльләре башкаруында чыгышлар белән үрелеп барган концерт Тубыл шәһәрендә үтте. Бию сәнгатен яратучылар сәнгать һәм мәдәният колледжының хореография бүлегендә укучы талантлы студентларның, “Дуслык”, “Ассорти”, “Отрада” ансамбльләре башкарган биюләрне тамашачылар ләззәтләнеп карадылар. Ансамбльләрнең җитәкчеләре, танылган, дәрәҗәле хореографлар - Мөнәвәрә Андрущик, Илзирә Нурсубина, Марианна Фурса, Юлия Фокшекның...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836