#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тиз әзерләнә торган ризык файдалымы?

Соңгы елларда халык арасында тиз әзерләнә торган ризыклар модага керде. Бер уйлаганда, аны әзерләү дә җиңел.

“Макдоналдс”ларга, кафе-бистроларга кергәндә, без андагы ризыкларның файдасы яки зыяны турында уйланабызмы? Анда керүчеләр нәрсә белән туклана икән? Әйдәгез, бергәләп күз салыйк. Гадәттә, биредә гамбургер яки чизбургер, кыздырылган тозлы бәрәңге һәм кока-кола, фанта кебек газлы эчемлекләр тәкъдим итәләр. Мондый ризыклардан туклык хисе барлыкка килә. Гамбургер да, чизбургер да мул итеп тоз салып әзерләнә. Тозлы ит, сыр, соус, тозлы кыяр – барысы да камырга төрелгән. Аннан соң тозлы...

Подробнее...

Остазларына рәхмәтле ул

47-7Узган ел Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәренең ачылу тантанасында Лилия Мөхәммәтрәхимова җырларга чыккач: “Казаннан ялга кайткандыр”, - дип уйлап бик тә ялгышкан булып чыктым. Баксаң исә, ул Казан мәдәният һәм сәнгать университетының музыка сәнгате факультетының халык җырчысы Венера Ганиева җитәкләүче ялгыз җырлау кафедрасын уңышлы тәмамлап, 1 ел инде Вагай мәдәният сараенда татар сәнгате жанры буенча белгеч булып эшли икән. Лилиянең чыгышын зур әһәмият белән күзәттем.

Аның үзенә хас моңлы тавышына, җырларны югары профессиональ...

Подробнее...

Вейпмы, әллә тәмәкеме?

Соңгы вакытта шәһәр урамнарында яшьләрнең авызларыннан, паровоз кебек, куе төтен чыгарып, тирә-юньгә хуш исләр таратып, өстәвенә әлеге җайланманы кулдан-кулга күчереп “пар чыгару”ларына күпләр игътибар итә башладылар. Бу яшьләребезнең тәмәке урынына электрон сигарет ягъни вейп куллана башлаганнарын күрсәтә. Яшьләр генә түгел, олы абыйлар да уч төбенә сыешлы җайланманы үзе белән йөртеп, бөтен урамга көйрәтеп бара бирә. Тәмәкедән бу төрләргә күчүнең сәбәбен алар бик җиңел аңлатып: “Зарары азрак һәм бу – замана модасы”, - диләр. Ә чынында кеше организымына алар шулай ук зарарсызмы икән?...

Подробнее...

Безнекеләр “Татар кызы” бәйгесендә

43-7“Себер йолдызы” өлкә проектының ике финалчысы Азалия Рамазанова белән Диана Бакирова “Татар кызы-2017” халыкара конкурсында катнаштылар. Казан шәһәрендә узган ярымфиналда Азалия - Төмән, ә Диана – Свердловск өлкәләрен тәкъдим иттеләр. Кызлар аш-су буенча мастер-класслар, кул осталыкларын, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Яшь гүзәлләрне Татарстан Республикасының мәдәни һәм тарихи мирасы белән таныштырдылар. Шушы 3 көн эчендә кызлар арасында җылы мөнәсәбәтләр булдырылган.

Диана әйтүенчә, әлеге бәйгенең максаты да шунда – дөньякүләм яшәүче татар халкы арасында чын дуслык җепләрен ныгыту. “Татар...

Подробнее...

Бигәтен авылы тарихын өйрәнүче

43-6Төмән шәһәренең югары уку йортларында тирән белемле татар милләтеннән булган яшь укытучылар эшләве күңелләргә горурлык хисе өсти. “Яшьләр хәзер бернәрсә белән дә кызыксынмыйча, интернетта гына уйнап утыралар”, - дип зарлануларны инкаръ итеп, бүген “Яшьлек” сәхифәсе газета укучыларыбызны Төмән нефть һәм газ университетының эшче һөнәрләре буенча белгечләр әзерләү үзәгендә студентларга төпле белем бирүче Фәрхәд Абдалим улы Шамурадов белән таныштыра.

Фәрхәд Абдалим улы Чиләбе шәһәрендә туса да, балачагы Вагай районы, Бигәтен авылында уза. 2008нче елда Төмән машина төзү техникумын...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836