#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бөтенроссия бәйгесеннән медаль белән

13-5Өлкәбезнең көрәшчеләрен әзерләүче тренер Әбделхак Миннебаев тәрбияләнүчеләре елдан-ел бу спорт төре буенча үткән ярышларда алдынгы урыннарны алып кайталар. Башкортостан Республикасының Стәрлетамак шәһәрендә 1999 – 2002 елгы егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге үтте.  Ике көн дәвамында Татарстан, Башкортостан, Кырым Республикалары белән бергә 20 төбәктән килгән 180ләгән көрәшченең иң-иңнәре төрле категорияләрдә җиңү яулап, 72 медальгә лаек булдылар. Ил чемпионнары һәм призлы урыннар алучыларга акчалата бүләк белән бергә кубок һәм Россиянең спорт министры кул куйган Мактау...

Подробнее...

Яктылык таратучы Елена

13-7Бу елның язы да җитте. Яз белән бергә умырзаялар күтәрелә, татар кызларыбыз да унынчы тапкыр “Себер йолдызы” бәйгесендә җиңү яуларга әзерләнәләр. Ә ел саен кастингка килгән дистәләгән нәфис, сәләтле зат арасыннан иң лаеклыларын финалга сайлап аласы авырлаша. Бу еллар эчендә бәйгедә 800ләгән кеше катнашты. Аның даны ерак төбәкләргә таралды.

Элегрәк елларда үзе турында алдан ятланган текстны да әйбәт итеп сөйли алмаган туташларыбызны татар телен яхшы белгән, иҗади уңышлар яулаган гүзәлләр алыштыра.

Шуларның берсе – Шадринск дәүләт педуниверситеты студенты Елена...

Подробнее...

Әнием белән горурланам

13-4Минем әнием Зөлхәйдә Сәйдуллина кышкы бураннар дулаган мәлне, өченче бала булып дөньяга килә. Нина нәнәм ахшам балага авырый башлагач, авылның икенче очында яшәгән Ратифә әбине чакырырга үзе бара. Кечкенә генә буйлы, йомшак куллы  Ратифә әби авылда иң хөрмәтле карчык дип саналган, чөнки ул шул авылда туган барлык бәбиләрнең “колак картнәсе” булган.

- Буранда йөргәле чагылам (авыр), - дигән әби, - иртәгәчә түзәр чамаң булса, иртә барам, ә бүген беркая да кузгалыр хәлем юк.

- Алайса, - дигән минем нәнәм, - мин синең өеңдә табам.

Шуннан куркып микән, әллә...

Подробнее...

Татар егете исемен йөртергә лаек ул

13-6Илнар Колмәмәтов – Тубыл сәнгать һәм мәдәният көллиятендә тавыш операторлары бүлегенең 4нче курсында гел “5”ле билгеләренә генә укый. Төрле бәйге-чараларда актив катнаша, информатика фәне буенча ел саен үтә торган олимпиада да 1 урынны берәүгә дә бирми. Аның тормыштагы девизы да – “Яткан таш астыннан су үтми”. Шуңа ул гел хәрәкәттә – эшли, эзләнә, иҗат итә. “Татар егете–2017” өлкә бәйгесендә катнашырга теләк белдерүе дә очраклы түгел. Аның максаты – татар яшьләре белән тыгыз аралашып, күренекле шәхесләребез белән танышу, телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне тирәнтен өйрәнү, үзенең...

Подробнее...

Бала күңеленә яхшылык салучылар

Укытучы… Кем соң ул?  Безнең  уебызча, укытучы - ул балаларга аң бирүче, тәрбияче, киңәшче. Укытучы, беренче чиратта, ул - бала күңеленә  яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыкларын салучы.

Без быел унберенче сыйныфта укыйбыз,  инде берничә айдан мәктәпне дә тәмамлыйбыз. Алда имтиханнар бирәсе бар, кая укырга керербез, дип тә  уйланабыз…

Бүген без әдәбият дәресендә  Ш.Галиевның  «Кыңгыраулы мәктәп еллары» дигән шигырен укыганда, укытучы апалар, абыйлар күз алдыбызга килделәр һәм инде апа мәктәп елларыбыз турында инша кирәклеген хәбәр иткәч, без&nbsp...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836