#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ветераннар язмышы

20-3Һәр ел саен Винзили мәдәният йорты каршында эшләүче “Дуслык” клубында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган кичә үткәрә идек. Ул кичәгә бик күп кунаклар, кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары киләләр иде. Аларга концерт номерлары куеп, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдык, татар ризыклары белән тулы өстәлләр артына утырып, тәмле чәйләр эчтек.

Ә быел коронавирус инфекциясе аркасында очрашулар килеп чыкмады, әмма без, ветераннарыбызны беркайчан да онытмыйбыз.

Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрифулла абый Гиниятов 1926 елның 3 сентябрендә Төмән өлкәсе, Исәт районы, Слобода-Бишкиль авылында туып-үсә. 1944...

Подробнее...

Сөйлим әнием турында

20-6Минем инәмә – Майрә Нигъмәтулла кызы Рамазановага быел 10 нчы майда 91 яшь тулды. Инәм 1929 нчы елны Олы Кундан авылында Нигъмәтулла олатам белән Бибикамал өннәмнең гаиләсендә туа. Гаиләләрендә 5 бала - Тимербай куча бабам, Әшрәп куча бабам, инәм, Таһирә әбәм, Сәет әкәм. Бераздан алар гаиләләре белән Кече Кунданга күчәләр. Олыгая бара кеше балачагын еш исенә төшерә. Инәм дә шулай. Ул кечкенә чактан ук әткәсе-инәсенә булышып йөгереп йөргән. Өннәм белән олатам эштә булсалар, инәм кецегәләрен караган. “Инәм эштән килгәнче сөтне аертып, каймак белән күк сөтне урын астына төшереп куя идем.

Әшрәп миңа: “Майрә, бир...

Подробнее...

Җиңүчеләргә хөрмәт күрсәтү акцияләре үтте

20-7Ялутор районында Җиңү бәйрәмен лаеклы дәрәҗәдә каршылау буенча бик күп эшләр башкарылды. Мәсәлән, Сәел авылы халкы да Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар. Бу игелекле акция - җиңү өчен фронтта һәм тылда көрәшкән кешеләргә хөрмәт күрсәтү. Хәтер урыны итеп авыл үзәгендә урнашкан каенлыкны сайладылар, анда башта өмә ясадылар, аннан соң миләш, чия, гөлҗимеш, кедр һәм нарат үсентеләре утырттылар. “Без ил батырларының күрсәткән батырлыкларын беркайчан да онытмаячакбыз, үзебезнең хәтерне утырткан агачларга ышанып тапшырабыз.

Алар безгә эссе җәйге...

Подробнее...

Комиссар Сәгыйтов

Гыйзәтулла Гафият улы Сәгыйтов тырыш малай булып чыга, рус телен яхшы үзләштерә. 1924 елда яшь егетне милиция сафларында хезмәт итәргә чакыралар, монда тырышып эшли, дәрәҗәсе күтәрелә. 30 нчы елларда Мәскәүдән телеграмма килә. Анда ничек булса да, Тубыл шәһәре тирәсендә Николай (беренче) патша гаиләсе яшереп калдырган хәзинәне табарга кушыла. Ошбу бик катлаулы булган вазифаны үтәргә комиссар Гыйззәтулла Сәгыйтовка боерыла. Телеграмма аның исеменә килеп төшә. Аерым дәүләт сәяси идарәсе (ОГПУ) чекистлары ике ел дәвамында эзлиләр һәм табалар.

Уңышлы хезмәт өчен комиссар Сәгыйтовка...

Подробнее...

Бабаебызга рәхмәт!

19-4Безнең ил батырлык, каһарманлык, Ватанга мәхәббәт кебек кешелек сыйфатлары ачык чагылган, миллионлаган кеше гомерен өзгән авыр, канкойгыч 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә.

Вагай районының Лаймы авылыннан киткән безнең бабаебыз да катнашкан. Зәйнетдин Хәлит улы Зәйнетдинов 1942 елның февралендә Вагай районы хәрби комиссариаты тарафыннан гамәлдәге Кызыл Армия сафларына алына. Рядовой Зәйнетдин Зәйнетдинов Кызыл Йолдыз орденлы 185 нче юл-төзелеш батальонының саперы итеп җибәрелә. Ул Калинин, икенче Балтыйк буе, Беренче Белоруссия фронтларында дошман белән...

Подробнее...

Хәтерендә уелып калганнар

19-6Сугыш ветераны Таип Алим улы Айтбаев 17 яшендә генә фронтка җибәрелә, ә 1943 елның 18 ноябрь көнне ул юлга чыга. Иң элек ул Свердловск шәһәрендә хәрби уку үтә, соңыннан Ленинград фронтына җибәрелә. Ленинград фронтының 301 нче укчылар полкында, соңыннан беренче һәм икенче Балтыйк буе фронтлары сугышында катнаша. Таипны башта 76 мм пушканы төзәүче итеп, соңыннан орудие командиры итеп билгелиләр. Озакламый Таип “Артиллеристлар отличнигы” һәм “Гвардия” билгеләренә лаек була. Ул сугыш турында сөйләргә яратмый иде, ләкин кайвакыт хәтерендә уелып калганнарны искә алды.

Авыр көрәшләрдән...

Подробнее...

Әтиебезгә хөрмәт белән

19-5Безнең әтиебез Баһаутдин Сирачетдин улы Замалов 1924 елның 12 ноябре көнне Кызылъяр авылында Сафия картинәү һәм Сирачетдин картатабызның гаиләсендә беренче бала булып туа. Соңыннан сеңлесе Зәкия, энесе Хадис дөньяга киләләр. Картатабыз металлургия заводында корыч эретүче булып эшли. Зәкия апабыз каты авырганга, картинәбез балалар белән туган якка кайта. 1937 елны ноябрь бәйрәмнәренә кайткан чагында, картатабыз нахак сүз белән кулга алынып, 20 ноябрьдә Тубыл шәһәрендә атыла.

Аның атылганын белмәгән картинәбез, бер елга хәтле, бәлки, күрермен дип, азык-төлек йөртә. Әтиебез кечкенә...

Подробнее...

Олатам Хусаир Рамазан улы

19-7Хусаир Рамазан улы Рамазанов 1902 елда Юрмы авылында Рамазан белән Рысбикә гаиләсендә туа. Алар гаиләдә 5 бала булалар: Арибә картинәм, олатам, Локман куча, Зөлхәрнәй куча, Ниязбикә апа. Хусаир – ул әткәмнең әткәсе, сугыш башланганда аңа 39 яшь була. Ул сугышка киткәндә Абидә өннәмнең кулында 4 бала кала: әткәм, Сания әбәм, Кысрали кучам, Айния әбәм. Авыр сугыш еллары... Ачлык. Ике балалары – Кысрали белән Айния авырып, вафат булалар. Олатамнан еш кына хатлар килеп тора. Өннәм колхозда эшли, балаларын үстерә. Балалар белән бергә олатамнан хатлар көтә. 1943 елда шатлык хаты урынына “кара...

Подробнее...

Геройларга Дан!

17-4Вәлиулла Хәбибулла улы Хәмидуллин 1914 елда Ялутор өязенең Исәт авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. 1936 елда 22 яшьлек егет Кызыл Армия сафларына алына. 1939 елның 30 ноябрь һәм 1940 елның 13 март көненә хәтле фин сугышында катнаша. Хәрби хезмәттән азат ителгәч, Вәлиулла туган авылына кайта һәм «Урал» колхозында эшли башлый. Тыныч тормыш озакка бармый. 1941 елның 9 нчы ноябре көнне, немец фашистлары башкалабыз Мәскәүгә ябырылган вакыт, сугышка китә һәм каты яраланып, контузия белән өенә кайтып, яңадан туган колхозында эшли. Тагын да сугышка барырга чакыру килә һәм 1944 елның октябрь аенда фронтка...

Подробнее...

Һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен

17-3Төмән өлкәсенең Хәтер китабының 23 нче битендә: “Рядовой Зәйни Байнашев 1923 елда Күкрәнде авылында туган, 1945 нче елның 5 апрелендә вафат булган, Австриядә җирләнгән”, - дип язылган. Бөек Җиңүгә исәпле көннәр калганда, 22 яшендә Зәйни Байнашев Австриядә барган сугышларда яралана, Венадан ерак түгел - Трумау госпиталендә һәлак була. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы-хәсрәт китерә. Яшь гомере вакытсыз өзелгән Зәйнинең якын туганы Тимербикә Гали кызы Алимова гаиләсе тарихын кадерләп саклый. Ул Бөек Ватан сугышында вафат булган абыйсы турында истәлекләре белән уртаклашып: “Үзем 75кә якынлашып...

Подробнее...

Курск дугасында һәлак була

Гатаулла Гафият улы Сәгыйтов 1903 елда Татарстан Республикасы, Апас районы, Ындырчы авылында туган. 1921 елда Сәгыйтовлар гаиләсе Себергә юл тота һәм Омск өлкәсе, Байкал районы, Кызыл Яр авылында урнаша. 30 нчы елларда Гатаулла үсеп җитеп, Зәкирә исемле кыз белән никахлашып, ике егет тәрбияләп үстерәләр.

Сугыш башланганчы Гатаулла сельпода, потребкооперативта хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның азагында үзе теләп сугышка китә. 1942 елның ахырында Сталинград бәрелешендә Себердә оештырылган дивизия (Сибирская дивизия, бәлки 308нче) сафында, немецларның фельдмаршал Паулюс...

Подробнее...

Сугыш чоры балалары һәм аларның ата-аналары

Бөек Җиңү көненең олы юбилее – 75 еллыгы көннән-көн якынлаша. Илебезнең һәрбер төбәгендә сугыш һәм тыл ветераннарын искә алу, исәннәрне котлау чаралары үткәрелә. Ләкин ил күләмендә ветераннар исемлегендә сугыш чоры балалары турында бик тә аз белешмә очрый. Бу балалар да күптән инде олы яшьтә. Алар турында, кызганычка каршы, картлар инде үз мөмкинлекләрен эшләп бетергәннәр, ял итә бирсеннәр, - дигән хәбәрләр, бигрәк тә яшь буын арасында очрап тора. Юк, сугыш чоры балаларына да ветераннар белән беррәттән без лаеклы мактау сүзләре һәм тиешле бәя бирергә тиешбез, ул безнең бурычыбыз!

Өлкә...

Подробнее...

Җиңү бәйрәме

Төмән шәһәренең “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы кичә булып үтте. Бу Җиңү бәйрәме “Этнос” үзәге яшәп килгән еллардан бирле ел саен уздырылып килә.

Кунаклар каршына алып баручылар - үзәк хезмәткәрләре Н.Гайнельянова, И.Максимова чыгып, ике телдә (рус һәм татар) бәйрәм кичәсен башлап җибәрделәр. “Этнос” үзәге директоры А.Градусов, Төмән шәһәр Думасы депутатлары Р.Зиганшин, отставкадагы полковник Н.Моисеев тыл ветераннарын, сугыш балаларын кайнар котлап, чын йөрәктән җылы сүзләр белән баш иеп, рәхмәтләрен белдерделәр. Кичәнең спонсорлары...

Подробнее...

Ветераннар “Дуслык” клубында кунакта

20-2-9Винзили поселогы “Дуслык” клубында Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан кадерле ветераннарыбызны кунакка чакыру традициягә керде. Иң кадерле кунакларыбыз: Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрифулла абый Гиниятов тормыш иптәше Зәлфрүзә апа белән, хезмәт ветераннары Нәсимә апа Алиева, Шәвәли абый Галеев тормыш иптәше Нурия апа белән иде. Җыелышыбызда Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт батырлары турында видеоролик карап үттек. Аннан “Память” музееның методисты Г.Бакалова безнең якташларыбызның геройларча сугышулары турында сөйләде. Авыл хакимияте башлыгы Н.Чупраков, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе...

Подробнее...

Сугыш корбаннарын искә аллдылар

20-17 нче май көнне Тубылда шәһәр һәм район милли-мәдәни автономиясе рәисләре Сәет Хисмәтуллин, Альберт Апсаттаров, шәһәр мәчете имамы Ибраһим Сухов Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш корбаннарын хөрмәтләп искә алу чарасын оештырдылар. 15 нче мәктәпнең этномәдәни үзәге залында Тубыл шәһәреннән һәм районыннан килгән сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чорында үскән балалар, тылда фронт өчен хезмәт иткән хатын-кызлар җыелган иде. Ибраһим хәзрәт Коръәннән сүрәләр укыды, яу кырларыннан кайтмаган һәм соңыннан вафат булган ветераннарның рухларына багышлап дога кылды. Чыгыш ясаучылар арасында тормыш...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836