#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтерендә уелып калганнар

19-6Сугыш ветераны Таип Алим улы Айтбаев 17 яшендә генә фронтка җибәрелә, ә 1943 елның 18 ноябрь көнне ул юлга чыга. Иң элек ул Свердловск шәһәрендә хәрби уку үтә, соңыннан Ленинград фронтына җибәрелә. Ленинград фронтының 301 нче укчылар полкында, соңыннан беренче һәм икенче Балтыйк буе фронтлары сугышында катнаша. Таипны башта 76 мм пушканы төзәүче итеп, соңыннан орудие командиры итеп билгелиләр. Озакламый Таип “Артиллеристлар отличнигы” һәм “Гвардия” билгеләренә лаек була. Ул сугыш турында сөйләргә яратмый иде, ләкин кайвакыт хәтерендә уелып калганнарны искә алды.

Авыр көрәшләрдән...

Подробнее...

Әтиебезгә хөрмәт белән

19-5Безнең әтиебез Баһаутдин Сирачетдин улы Замалов 1924 елның 12 ноябре көнне Кызылъяр авылында Сафия картинәү һәм Сирачетдин картатабызның гаиләсендә беренче бала булып туа. Соңыннан сеңлесе Зәкия, энесе Хадис дөньяга киләләр. Картатабыз металлургия заводында корыч эретүче булып эшли. Зәкия апабыз каты авырганга, картинәбез балалар белән туган якка кайта. 1937 елны ноябрь бәйрәмнәренә кайткан чагында, картатабыз нахак сүз белән кулга алынып, 20 ноябрьдә Тубыл шәһәрендә атыла.

Аның атылганын белмәгән картинәбез, бер елга хәтле, бәлки, күрермен дип, азык-төлек йөртә. Әтиебез кечкенә...

Подробнее...

Олатам Хусаир Рамазан улы

19-7Хусаир Рамазан улы Рамазанов 1902 елда Юрмы авылында Рамазан белән Рысбикә гаиләсендә туа. Алар гаиләдә 5 бала булалар: Арибә картинәм, олатам, Локман куча, Зөлхәрнәй куча, Ниязбикә апа. Хусаир – ул әткәмнең әткәсе, сугыш башланганда аңа 39 яшь була. Ул сугышка киткәндә Абидә өннәмнең кулында 4 бала кала: әткәм, Сания әбәм, Кысрали кучам, Айния әбәм. Авыр сугыш еллары... Ачлык. Ике балалары – Кысрали белән Айния авырып, вафат булалар. Олатамнан еш кына хатлар килеп тора. Өннәм колхозда эшли, балаларын үстерә. Балалар белән бергә олатамнан хатлар көтә. 1943 елда шатлык хаты урынына “кара...

Подробнее...

Геройларга Дан!

17-4Вәлиулла Хәбибулла улы Хәмидуллин 1914 елда Ялутор өязенең Исәт авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. 1936 елда 22 яшьлек егет Кызыл Армия сафларына алына. 1939 елның 30 ноябрь һәм 1940 елның 13 март көненә хәтле фин сугышында катнаша. Хәрби хезмәттән азат ителгәч, Вәлиулла туган авылына кайта һәм «Урал» колхозында эшли башлый. Тыныч тормыш озакка бармый. 1941 елның 9 нчы ноябре көнне, немец фашистлары башкалабыз Мәскәүгә ябырылган вакыт, сугышка китә һәм каты яраланып, контузия белән өенә кайтып, яңадан туган колхозында эшли. Тагын да сугышка барырга чакыру килә һәм 1944 елның октябрь аенда фронтка...

Подробнее...

Һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен

17-3Төмән өлкәсенең Хәтер китабының 23 нче битендә: “Рядовой Зәйни Байнашев 1923 елда Күкрәнде авылында туган, 1945 нче елның 5 апрелендә вафат булган, Австриядә җирләнгән”, - дип язылган. Бөек Җиңүгә исәпле көннәр калганда, 22 яшендә Зәйни Байнашев Австриядә барган сугышларда яралана, Венадан ерак түгел - Трумау госпиталендә һәлак була. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы-хәсрәт китерә. Яшь гомере вакытсыз өзелгән Зәйнинең якын туганы Тимербикә Гали кызы Алимова гаиләсе тарихын кадерләп саклый. Ул Бөек Ватан сугышында вафат булган абыйсы турында истәлекләре белән уртаклашып: “Үзем 75кә якынлашып...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836