#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Без – кырык беренче ел балалары

(Повестьтан өзек)

Атадин бала яшь кала,
Бик күп эшләр башкара.

Халык җыры

Автордан

Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышына туры килде. Ватан язмышы дигән олы хис безнең күңелләргә әнә шул елларда кереп урнашты. Без балалык чорыбызда таякны ат итеп уйный алмадык, бәлки чын атлар җигеп колхоз басуында эшләдек… Атлар азайгач үгез җиктек, сыер җиктек. Ни генә эшләсәк тә: мәктәптә пионер сборы уздырабызмы, җилкәгә сәнәк салып иген басуына чыгып китәбезме – без моны явыз дошманны җиңү сәгатен якынайту өчен дип чын күңелдән ышанып эшли идек.

Еллар үтте, безне инде хәзер «урта...

Подробнее...

“Сагышлы сөйөү” китабын тәкъдим итү чарасында

7-136 февраль көнне Төмән шәһәренең өлкә фәнни китапханәсендә өлкә себер татар язучылар берлеге оештыруында яңа гына каләм чарлый башлаган Гөлнара Калиеваның себер татар телендә чыккан “Сагышлы сөйөү” китабының тәкъдим итү чарасы узды. Авторның шатлыгы белән уртаклашырга шигърияткә гашыйк якташларыбыз, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, якыннары, дуслары килгән иде. Чараны филология фәннәре кандидаты, өлкә себер татар язучылар берлеге рәисе ярдәмчесе Максим Сагидуллин алып барды.

Ул кунакларны җылы сәламләгәннән соң, чара саф себер татар телендә алып барылачагына басым ясап: “Без һәр җыелышыбызны туган телебездә...

Подробнее...

Көсәйкүл мәктәбе уңышлары

7-12Аромаш урта гомуми белем бирү мәктәбе филиалы булган Көсәйкүл мәктәбендә дистанцион уку вакытында укытучыларның хезмәте тукталмый, укучыларга белем бирәләр, түгәрәк эшләре дә дәвам итә. Мәктәптә 1-9 сыйныф укучылары белем ала. Монда татар теле һәм әдәбияты атнасына 3 сәгать укытыла. Мәктәп җитәкчесе Гүзәл Тимеркәева: “Уку программасыннан тыш, без класстан тыш чараларга әзерләнергә, аларны үткәрергә дә өлгерәбез.

Балалар белән онлайн форматта эшлибез. Укучылар видеоэлемтә буенча укытучы белән аралашалар, сайт яки платформада биремнәрне онлайн эшлиләр, электрон почта аша...

Подробнее...

“Сөендерде безне Гөлнарабыз”

Бу көннәрдә Төмән шәһәренең өлкә фәнни китапханәсендә авылдашыбыз Гөлнара Калиеваның “Сагышлы сөйөү” исемле китабының презентациясе үтте. Аллаһы Тәгәлә миңа да катнашырга насыйп итте. Тантаналы рәвештә үткән, бары үзебезнең себер татар телендә алып барылган чарада мин беренче мәртәбә булдым. Бик күңелемә ошады, куанып-шатланып утырдым - үз халкым өчен, телем өчен, Гөлнарабыз өчен.

Бәйрәмне Максим Сагидуллин алып барды. Мин аны Хәнисә апа Алишинаның укучысы дип ишетә белә идем. Ул китапның редакторы буларак, Гөлнараның шигырьләренә җентекләп анализ ясады. Үз телебезне саклау, аңа...

Подробнее...

Фольклор туган җирдә

(Ахыры. Башы 44 нче санда)

Күп нәрсәләрне исемә төшереп, сценарийлар яздым. Ансамблебез белән без аларны сәхнәләштердек. Баксаң, безнең өчен гадәти булган көнкүрешебез себер татарлары фольклорын өйрәнүчеләр өчен үзе бер табыш икән!

2014 елда ансамблебезгә сәнгать җитәкчесе булып искиткеч талантлы музыкант Әбүзәр Миңнебаев килде. Ул әби-бабаларыбыз борынгыдан уйнаган музыка уен коралларын торгыза башлады. Аның үз куллары белән ясаган кылкубыз, ятаган кебек уен кораллары репертуарыбызны бермә-бер баетып җибәрде. Мине дә ятаганда уйнарга өйрәтте. Ятаганга кушылып башкара торган «Шәмчираг»...

Подробнее...

Фольклор туган җирдә

Себер татарлары белән кызыксынуыбыз Казан дәүләт университетында укыган еллардан башланды. Искиткеч зыялы яраткан укытучыбыз, үзе себер тумасы, танылган тел галиме, профессор Диләрә Гариф кызы Тумашева саз эчендәге авылларда гомер кичеп ятучы себер татарлары, аларның көнкүрешләре, cебер сөйләше турында кызык-кызык мәгълүматлар җиткереп куя иде.

Аннан инде Себер ханлыгы тарихын өйрәнгәндә тарихи язмышыбыздагы фаҗигаи уртаклыклар безнең бербөтен, бүленмәс халык икәнлегебезне яшь аңыбызга сеңдереп куйды. Тагын бер себер тумасы, затлы галимәбез Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманче...

Подробнее...

Җырга әйләнгән гомере – мәңгелек!

9-1415 февральдә татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел булды. Шул уңайдан дөньяның төрле төбәкләрендә аның иҗатын хөрмәт итүчеләр матур бәйрәмнәр, чаралар оештырдылар. Муса Җәлил шигырьләрен яратучылар, аның батырлыгына дан җырлаучылар арасында Төмән районының “Премьера” мәдәният һәм ял үзәгенең Олы Акъяр клубы хезмәткәрләре дә бар. Клубның сәнгать җитәкчесе Ачилә Сагидуллина белән китапханәчесе Розалия Кәримова бик матур әдәби-музыкаль кичә әзерләгәннәр.

Үзләре татар һәм рус телләрендә Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштырып бардылар...

Подробнее...

Ипи тәме

Саматның бүген нигәдер иртәдән эче поша. Алай эч пошарлык сәбәп тә юк кебек. Җитмеш ике яшенә җитеп аның белән мондый хәл берничә мәртәбә генә булды. Гомере буе кеше арасында. Ул сөйләшергә, аралашырга иренми. Уен-көлке бик ярата. Хәтере әйбәт. Ишеткән кызык хәлләрне нык исендә калдыра. Эштә булсын, мәҗлесләрдә булсын, җыйналган халыкка шул хәлләрне түкми, чәчми, әзрәк үзеннән дә өстәп сөйли. Бөтен кешене авызына карата. Ул сөйләгәннән бар да шаркылдап көләләр. Аларга кушылып үзе дә көлә.

Ә бүгенге эч пошуның сәбәбен тапты. Ялгызлык галәмәте. Ялгыз калырга Ходай кушмасын, үтә дә...

Подробнее...

Муса Җәлилнең тормыш юлы турында белешмә

Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С.Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара.

1919 елның октябрендә «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М.Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре...

Подробнее...

Җирле шагыйрьләребез иҗатында Габдулла Тукай образы

...Укый яңа буын,
Укыр аны туар кешеләр, -

Кешеләр бит

Пушкиннары белән,

Тукайлары белән көчлеләр...

Хәниф ХӨСНУЛЛИН.

Чын шагыйрь булу бер вакытта да җиңел булмаган. Шагыйрьлек көченә ия булган кеше куркып калмаска, шагыйрьне төрле яктан кыссалар да, ”күкрәк биреп каршы” торырга тиеш. Ваксынып китеп, алтын шылтыравы астына төшәсең икән, шагыйрьлек таҗы мәңге сиңа булмас. Тәне картайса да, шагыйрьнең күңеле япь-яшь, җаны көчле булып кала.

Тукайның гаҗәеп зур шигъри дөньясы халык иҗатына, мифологиягә, фольклорга, әкиятләргә, бәетләргә таяна. Тукай халыкның бу зирәклеген аңа...

Подробнее...

Саваплы сабак

(Хикәя)

Гайшәбикә карчыкның тирләп-пешеп эчкән мәтрүшкәле-сөтле чәенең тәмен кинәт кенә телгә килгән телефон тавышы бозды. Әллә нигә бер чылтыраганга каушап киттеме, җиңелчә калтыранган кулы белән трубкага үрелде:

— Әлү… Әлү?..

— Алло, әни! Нихәл?

— Кызым, Люция, синме бу? Ару гына торам әле. Үзең ничек, балам?

— Ничек, ничек?! Чәчләр агара монда! Синең тәрбияң җимешләрен бирә башлады. Рушаның әнә, детдом йолкышын ияртеп кайткан. Пыраклатып куып чыгардым! Алай-болай сиңа кайтып күренсәләр, бусагаңнан да атлатасы булма, ишетсен колагың!

— Тукта кызым, берни аңламадым. Ипләбрәк...

Подробнее...

Себер фольклоры пьесада чагылыш тапкан

Узган елның декабрь аенда Татарстан Республикасы башкаласы Казанда “Яңа татар пьесасы-2019” дигән конкурска йомгак ясалган иде. Җиңүчеләр исемлегенә кергән җиде пьеса арасында танылган шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова белән күренекле журналист Гөлсинә Хәмидуллинаның себер татарларының рухи дөньясын чагылдырган һәм конкурсның жюри әгъзаларында аерым кызыксыну уяткан “Ут өстендә Әптәнә” дигән уртак пьесасы да бар. Күптән түгел генә без әлеге ханымнар белән әңгәмә кордык.

- Иң әүвәл әлеге конкурс турында сөйләп үтсәгез иде...

Подробнее...

Тимерҗан

(Нәсер)

Көттереп кенә дөньяга аваз салды бала. Ата-ана күктә шатлыктан. Озак кына исем эзләделәр һәм таптылар. Тимер дә булсын диделәр дә, Тимерҗан дип исем бирделәр, бик бәхетле иделәр. Җаннарыннан артык күрделәр дә, ак биләүгә төрделәр, өф-өф итеп кенә үстерделәр.

Тимерҗан да ата-ана өметен аклады, исемен саклады, уңайсыз хәлләргә дә калдырмады. Ай үсәсен – көн үсте, ел үсәсен – ай үсте. Киемнең затлысын сайладылар, ашның татлысы белән сыйладылар. Яшә генә диделәр, эшлә син димәделәр. Ятып ашады, утырып йоклады. Үсте малай матур булып, җитте батыр егет булып. Бәхете аның көнләшерлек...

Подробнее...

Ут өстендә Әптәнә

(Пьесадан өзек)

Таң беленеп килә. Учак янында Касыйм пәке белән агач ботагын юнып утыра. Әсәрләнгән-дулкынланган кыяфәттә Милана килеп керә. Кулларын артка яшергән.

Касыйм (сискәнеп китә. Ачу белән). Син нишләп йөрисең, бала? Кем кушкан сиңа үзбелдегең белән чыгып китәргә? Бу ни эш бу?

Милана. Мин.. мин.. бер нәрсә таптым!

Касыйм. Нәрсә таптың? Кая?

Милана яшергән кулларын алга чыгара, кулында чүпрәк курчак. Касыйм тораташ булып катып кала. Ике кулы белән башын тота.

Милана. Зинһар, ачуланмагыз. Минем үземне сынап карыйсым килде. Тайгада. Кызык бит! Кичә...

Подробнее...

Татарча диктант-2019

19 октябрьдә Төмән дәүләт университетында «Татарча диктант» акциясе узачак.

Максаты - дөрес язу, әдәби татар телен белүгә мәхәббәт уяту, үзеңнең орфографик һәм грамматик хаталарыңны тикшерү, Төмән өлкәсе филологларын һәм укытучыларын популярлаштыру.

Проектның оештыручылары һәм партнерлары - Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге (җитәкчесе Х.Алишина), Төмән өлкәсенең татар яшьләре берлеге (С.Тусмөхәммәтов), себер татарлары һәм Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе (Л.Хөрмәтуллина).

Акциядә өлкән сыйныф укучылары, студентлар, теләгән һәркем катнаша...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836