Материалы

Язмамны дустыма багышладым

последние и лучшие новости искусства в мире

11-11Тубыл шәһәрендә яшәүче Гафиятулла Тәкыйулла улы Бакиев 24 февральдә 65 яшен билгеләп үтте. 41 ел хезмәт стажлы дустым, укытучы буларак, хезмәт юлын Лайтамак мәктәбендә башлый, аннары Иевлево, Новоселово мәктәпләрендә эшли. Лайтамакта булачак тормыш иптәше Хәлимәне очратып, гаилә кора. Хәлимә мәктәптә китапханәче булып эшли. Кызганычка, өч баланың әниләре - Хәлимәнең гомере яшьли өзелә. Авырлыкларга карамастан, дустым Гафиятулла өч баланы тәрбияләп үстереп, аякка бастырды, югары белем бирде.

Улы Рият Свердловск юридик академиясен тәмамлап, юрист булып эшли. Кызы Гүзәл - инглиз теле укытучысы, Марсель - нефть һәм газ институтын тәмамлаган югары белемле белгеч, җаваплы эштә эшли. Тормышта үз урыннарын тапкан Гафиятулланың балалары аякта нык басып торалар. Эшләгән эш урыннарында хөрмәт казанганнар. Гафиятулла үзе дә 1985 нче елны Свердловск юридик институтын тәмамлый. Күптән юрист һөнәрен күңеленә ошаткан дустымның хыяллары тормышка аша. 34 ел дәверендә тирән белемле, тәҗрибәле юрист яраткан эшен оста алып бара. Эшен җиренә җиткереп, югары дәрәҗәдә башкарган Гафиятулла Бакиев лаеклы ялга чыккач, туган авылы Әремзәндә бик матур йорт салып чыкты. Әтиләрен тормышындагы шатлыклы вакыйгалары белән котларга балалары, оныклары, туганнары, дуслары да җыелдылар. Гафиятулла Тәкыйулла улы балаларына, оныкларына зур таяныч, киңәшче, ярдәмчел булып гомер кичерә.

Хөрмәтле Гафиятулла дустым!

Мин сине юбилеең белән котлыйм! Гомер бәйрәмең сиңа бары тик куанычлар китерсен. Гомереңнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы, уңышлар белән каршыла. Дусларыңның ихтирамын, якыннарыңның күңел җылысын тоеп яшә.

Киң күңелең, юмартлыгың өчен
Кояш белән сине тиңлимен.
Шатлык белән тулы, куанычлы
Озын гомер сиңа телимен.

Нурулла КАЗЫЙМОВ, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума