#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Борһановлар

последние и лучшие новости искусства в мире

Шәйхетдин Борһан улы Борһанов 1894 елны туган, Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында ОГПУ исемендәге колхозда хисапчы вазифасын үти. Ул грамоталы, тәҗрибәле, хезмәт сөюче кеше була. Кыткүл авылының, колхозның оешуларына зур өлеш кертә. Коллективлаштыру, кулакларга каршы көрәшү елларында аның баш өстендә болытлар аз куермый, чөнки үз көче белән туплаган милке була. Моннан тыш, барган вакыйгаларга үз бәясен бирергә, үз фикерен әйтергә курыкмый. Колхозның, авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Төмән өлкәсе дәүләт архивы документлары дәлилләвенчә, ОГПУ исемендәге колхоз әгъзалары гомуми җыелышларында авылдашлары аны еш рәис яисә сәркәтип итеп сайлыйлар. Бу җыелышларда ул еш төрле эшлекле, җитди тәкъдимнәр ясый.

Колхоз оешканчы ук Шәйхетдин Борһан улы Кыткүлдә беренче авыл хуҗалыгы артеленең инициаторы, оештыручысы һәм җитәкчесе була. Яңа чәчүлек җирләрне, печәнлекләрне коллектив көченнән, хезмәтеннән башка үзләштереп булмас иде. Авылдашлары арасында зур хөрмәт казана. Хәрби хезмәткә чакырганнарында аңа 48 яшь була, сугышка 1942 елның 2 мартында китә.

Олы улы Яхъя сугышның беренче көненнән үк фашистларга каршы сугыша. Икенче улы Касыйм фронтка әтисе артыннан 1942 елны китә. Шәйхетдин Борһан улы 1943 елның июль уртасында, август башында өендә отпускада ял итә.

Омск өлкәсе, Түбән Тәүде районы хәрби комиссариаты архив документларының беренче бүлегендә 1943 елның августыннан 18/8 санда Төмән хәрби-озату пункты начальнигына җибәрелгән хатның күчермәсе сакланган. Ул хатта болай дип язылган: “Отпуск вакыты үткән мобилизацияләнгән Шәйхетдин Борһановны сезнең карамакка җибәрәм, әгәр хәрби хезмәткә яраклы икән, частька билгеләнү буенча озатыгыз”. Хатка 1 часть начальнигы Капитан Вавилов кул куйган. (Төп нөсхәнең орфографиясе һәм пунктуациясе сакланган).

Төмән өлкәсе хәрби комиссариатында 1943 ел өчен Төмән хәрби-озату пунктының биш китабы сакланган. 3нче санлы (№-3 алфавит) китапта “1894 елда туган Борһанов Шәйхетдин №-133 ВУС 1944 елның 23 августында “Лен/шко-Кав.инстр” җибәрелгән дип язылган. (Бәлкем, Ленинград кавалерия мәктәбенә инструктор итеп җибәрелгәндер). 1944 елның сентябрендә хәбәрсез югала. Түбән Тәүде районы военкоматының хәрби хемәткәрләре исемлегендә Бөек Ватан сугышында югалганнар һәлак булганнар дип исәпләнә.

Олы улы – Яхъя Борһанов Великие Луки шәһәрен азат иткәндә каты яралана һәм 1943 елның 3 декабрендә хәрби госпитальдә вафат була. 1944 елның 28 февралендә туганнарына үлүе турында хәбәр итү кәгазен тапшыралар. Ул Канчәбер авыл советына җибәрелә. Великие Луки шәһәрен камау һәм алу Бөек Ватан сугышында иң канлы, иң дәһшәтле сугышларның берсе дип исәпләнә. Ул 48 көн бара һәм 1943 елның 16 январенда тәмамлана. Каты ныгытылган шәһәрне алу буенча иң уңышлы операцияләрнең берсе була. Бу сугышларның тәҗрибәсе Ленинградны блокададан азат итүдә, Кенигсбергны, Берлинны һәм башка якын килеп булмый торган крепостьларны штурмлауда кирәгәчәк.

Элемтәчеләр гаскәрләрендә лейтенант Яхъя Борһанов, рядовой Сәхабетдин Баһаветдинов, гвардия ефрейторы Фәттах Гайнетдинов сугышалар.

Кече лейтенант Яхъя Борһанов 1нче кабель-шест ротасы 205нче аерым элемтә батальоны 93нче укчы корпусның взвод командиры Калинин фронтында сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. Армиягәчә Тубыл педагогия училищесын тәмамлый, Ипкүл авылында укытучы вазифасын башкара. Сугыш алдыннан Яхъя Шәйхетдин улы элемтә хәрби училищесын тәмамларга тиеш була.

Кыюлыгы, батырлыгы, хәрби шартларда куркусыз булуы, подразделениесе белән оста идарә итүе өчен аңа лейтенант исеме бирелә. Аз вакыт эчендә элемтә ротасы командиры урынбасары итеп билгеләнә. Ул яу кырында яралана, 80нче эвакуация госпиталендә җәрәхәтләрдән вафат була. 1943 елның 9 декабрендә Великие Луки шәһәре зиратында күмелә. 1943 елның 25 декабрендә Яхъя Шәйхетдин улы үлеменнән соң “Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнә.

1944 елның 9 декабрендә СССРның Оборона халык комиссариаты кадрлар баш идарәсенең 01360 шәхси составы буенча немец-фашист гаскәрләренә каршы сугышуда һәлак булганы өчен Кызыл Армия составыннан чыгарыла.

Биш айдан соң Борһановлар гаиләсенә үлем турында тагын кара кәгазь килә. (1944 елның 10 июленнән 0373 санлы үлем турында хәбәр). “Омск өлкәсе Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында яшәүче гражданка Борһановага улы – сержант Касыйм Шәйхетдин улы Борһановның сугышларда социалистик Ватанны саклап хәрби антына тугры булып, каһарманлык күрсәткәндә 1944 елның 3 мартында батырларча һәлак булуын хәбәр итегез”. Солдат Эстониянең Предн авылында күмелгән.

Ленинград фронтының 11нче укчы дивизиясе Погостье өчен барган каты сугышта авырлыкны үз җилкәсендә күтәреп чыгып, туктаусыз сугышу нәтиҗәсендә зур югалтулар кичерә. Ленинград фронты штабына сугышчан хәбәр буенча 1943 елның 11 мартында дивизиядә барлыгы 312 генә актив штык исәпләнә. Дивизия берничә тапкыр тулыландырыла һәм оборонага күчәргә мәҗбүр була. 11нче укчы дивизиянең чираттагы тулылануында Ленинград фронтына марш рота белән кызылармияче Касыйм Борһанов килә. Ул дивизиянең 163нче аерым укчы полкы составына кабул ителә. Ленинград блокадасын өзгәндә Синявино астында барган сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. 1944 елның январенда Красносельск-Ропшинск һөҗүм итү операциясе барышында Волотово, Ропша яшәү пунктларын дошманнан азат итүдә катнаша.

1944 елның 2 февралендә Эстонияне азат итү башлана. Безнең гаскәрләр Нарва елгасын кичеп, һөҗүмне дәвам итү өчен унбер плацдарм төзиләр. Һөҗүмнең берсендә, Аувереск станциясе янында, дәһшәтле сугышлар башлана, бик күп кеше үлә. 20нче февральдә Нарва астына фашистлар ягында сугышучы эстон дивизиясе килә. Ә монда Кызыл Армия яклы 8нче Эстония укчы корпусы сугыша. Аның составында үзенең сугышчан юлын Кыткүл егете Сәйфетдин Нуртдин улы Фәхретдинов башлый. Фронтның шушы участогында эстонлылар эстонлыларга каршы сугыша. Зур югалтулар аша 6 мартта вермахтның эстон дивизиясе юк ителә. Әмма безнең гаскәрләрнең һөҗүм итүе үз максатына ирешә алмый, стратегик иң мөһим плацдармнар югала. Шушы сугышта сержант Касыйм Борһанов һәлак була. Эстониянең Криуша районы, Предн авылында тагын бер якташыбыз - Канчәбер егете Әхтәм Вәлиев та күмелгән. Аның яралардан үлүе турында туганнарына 25нче аерым медик-санитар батальоны командованиесе хәбәр итә.

Вилдан КӘРИМОВ.
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836