Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Инәкәм истәлегенә

последние и лучшие новости искусства в мире

“Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең - каберен бел”, дигән мәкаль һәркемгә мәгълүм. Шуннан чыгып, мин дә 4 ел элек вафат булган инәкәм турында язмакчы булдым.

Бөек Ватан сугышы башланганда инәкәм Бибисара Якуповага 28 яшь була. Иптәшен сугышка озатып, 3 яшьлек малае һәм ярым сукыр әтисе белән кала. - Ару-талуны белмичә, көне-төне эшләргә туры килде, - дип сөйли иде. 1942 ел башында аңа фронттан “кара кәгазь” килеп төшә, аннан озак калмый кечкенә баласы да үлеп китә. – Ирем үлгәнне көч-хәл белән кичергән идем, баланы югалтасы тагын да авыр икән. Хәсрәтемнән кычкырып җырлап, җирдә ятып аунап елаган чакларым да булды, - дия иде инәкәм. Утырып җырлап ала иде мескенкәем. Менә аның истә калган такмаклары:

Түре яр якта
Яр башында – ике каен, бер муел

Муеллардаен сыгылам,

Хәсрәтемнән мин бу ел.

Хәсрәт-хәсрәткә ошамай,
Хәсрәт урыным бушамай.

Хәсрәт урыным бушар иде,
Кайгы-хәсрәт беталмый.

Елы яңкыр пулсам әгәр
Цацыңнан сыйпар итем.
Аккош пулып, канат йәеп
Тошманнан саклар итем.

Аның үзе язган такмаклары күп, тик алар гарәп графикасында язылган. Инәкәемнең борынгы бирнә сандыгы бар, без аны, үзе булмаса да, бик кадерләп саклыйбыз. Анда, әннәү өчен кадерле булган кәгазьләр, гарәпчә китаплар, хатлар да бар. Ул аларны бик кадерләп саклаган.

Яхшылык җирдә ятып калмый, инәкәм 98 яшенә хәтле безне масайтып яшәде, Аллага шөкер. Әле, бәлки, аны истә тотучылар да бар булыр? Аллаһының рәхмәте төшсен барча хатын-кызларга. Сугыш вакыт ару-талуны белмичә, илебез өчен тырышкан әби-бабайларыбызга мең-мең рәхмәт.

Гыйльминур ЯКУПОВА, Төмән районы, Шыкча авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836