Материалы

Ипи тәме

последние и лучшие новости искусства в мире

(Ахыры. Башы 9 санда).

Күбрәк җәяүлеләр. Менә арттан, үрәчәле чанага арык кына бер ат җигелгән берәү куып җитте.

– Ерактан киләсең ахыры, үскәнем, адымнарың бик акырын. Әйдә утыр! Өстеңә ки, чанаңны бәйлә! Туңарсың, май ае түгел.

Дилбегә тоткан хатынның тавышы ягымлы. Яше белән Саматның әнисеннән күпкә яшьрәк булыр. Әллә аңа сөйләшеп барырга кеше кирәк булдымы, әллә үзе шулай мәрхәмәтле идеме, утыруга сораштыра башлады. Кайсы авылдан? Исеме ничек? Нинди йомыш белән йөри? Самат аның сорауларына җавап бирсә дә, нинди йомыш белән йөрүен яшереп калдырырга тырышты. Очраган бер кешегә ипи алырга баруыңны әйтмәссең бит инде. Ул апа да артыгын төпченеп тормады.

– Бик ерактан киләсең икән, балам, башкорт ягыннан. Ничек курыкмыйча үзең генә юлга чыктың?

– Әни кушкач чыктым инде. Үзенең барырга вакыты юк. Колхоздан җибәрмиләр. Маллар карый. Нәрсәсеннән куркасың инде аның? Азнакайга беренче мәртәбә генә бару түгел.

– Әй, акыллым, нужа йөртә адәм баласын. Менә мин сугыш вакытыннан бирле Азнакайдан авылга почта ташыдым. Сугышка киткән иремнән хат бик көткәнгә шушы эшкә урнаштым. Хат та юк, үлгән хәбәре дә юк. Военкоматтан да эзләтеп караган идем. “Хәбәрсез югалган”,– дип кенә әйттеләр. Инде ияләндем. Эшемә дә, билгесезлеккә дә. Сугыш беткәнгә дә ун ел була бит инде, исән түгелдер. Исән булса, бер-бер хәбәре килер иде. Синең дә, үскәнем, әтиең сугыштан кайтмаган ахыры? Аталы балага бер дә охшамагансың.

- Мин бик кечкенә вакытта әтинең сугышта үлгән хәбәре килгән.

– И, бала, атаңны күрергә дә насыйп булмаган икән.

Атка утыргач, Самат шактый ук хәл алды, тик юешләнгән аяклары гына туңа башлады. Инде Азнакай морҗаларыннан чыккан төтеннәр дә күренә. Ул бу ападан ОРС кибетенең кайда булуын сорарга батырчылык итте.

– Имәндә икән чикләвек. Ипигә барасың алайса? Минем дә ул кибеткә сугыласы бар. Почтага кергәнче шул кибеткә киттек.

Әй Саматның сөенгәнлекләре. Ходай Тәгалә бар ул. Әнисенең укып калган догалары кабул булды. Алла кушып юлына шушы апа туры килде. Ике-өч чакрым булса да атка утырып барды, кибет эзләп йөрисе булмады.

– Гадәттә почтаны җәяүләп алып кайтам. Посылкалар күп җыйналгач, бригадир ат биреп тора. Ул ачы бал ярата. Ә минем мич башында ачы балның беткәне юк. Тол хатыннарның кайсында гына юк икән ул.

Хәзер посылкалар күп килә башлады. Ачлыктан качып халык читкә китте. Кайларда гына юк безнең авылдан киткән кешеләр. Менә шулар әти-әниләренә, туган-тумачаларына посылка җибәреп торалар, аз булса да ярдәм булсын, дип. Авылда тормыш рәтләнеп китә алмый бит әле. Камчаткадан - кипкән балык, Үзбәкстаннан - җиләк-җимеш, Казахстаннан кәдә мамыгы, кипкән ит килә. Посылканы кешеләр Азнакай почтасыннан барып алырга тиешләр. Посылка күбрәк карт-корыга килә. Кая алар Азнакайга барып, посылка алып йөрсеннәр. Мин алып кайтып биргәч, бик күңелләре була. Күчтәнәчләрдән миңа да авыз иттерәләр. Әй ярата безнең бригадир ачы бал белән кипкән балыкны. Тешсез авызы белән сөякләренә кадәр суырып утыра, рәхмәт төшкере.

Шулай сөйләшә-сөйләшә кибеткә дә килеп җиттеләр. Самат рәхмәт әйтеп аттан төште, бәдрәф эзләп китте. Алай кысталмаса да, кеше күрмәгәндә, теге тегелгән акчаны сүтеп аласы бар бит. Кибеткә кереп ипи чиратына басты. Кеше әллә ни күп түгел, эш вакыты булганга күрәсең. Я, алла! Булган акчасына капчык тутырып ипи алды.

Ул ипинең исе, ул ипинең матурлыгы, ә тәме, телеңне йотарсың. Самат түзмәде, өстәге кирпеч ипинең бер кырыен сындырып авызына капты.

Шуны чәйни-чәйни капчыкны кибеттән алып чыгып китте. Капчыкның авызын бәйләгәнче ипи почмагын тагын бер сындырып авызына озатты. Зурырак булды ахырысы, сулышы тыгылды, чәйнәр-чәйнәмәс көчкә йотып җибәрде. Капчыкны чанага яткырып, яхшылап бәйләгәч, кайтыр юлга чыкты. Кайта-кайта туңган аякларына җылы керде. Азнакайны чыгып, биш-алты чакрым киткәч, туктады. Сындырылган ипине капчыктан чишеп алды. Акрын гына, ашыкмыйча, шул ипине тәмләп ашый башлады. Коры ипи тамактан үтми башлагач, беразын сындырып, юл читенә җыйналган, инде чыйрый башлаган кар суына манды. Юешләнгән ипи тиз чәйнәлде, тиз ашалды. Ипинең кесәгә сыярлык өлешен калдырып, кабат кайтыр юлга кузгалды. Исәбе, шул калган ипи белән тагын туктап тамак ялгап алу. Тамак тук булгач, никадәр арган булса да кызу атлый. Йөкле булса да чана авырлыгы әллә ни сизелми. Инде таулары гына: менгәндә бөтен көчне җыеп тартып менәргә кирәк. Төшкәндә утырып төшеп булмый, ипи бар, ипи өстенә утырудан Ходай үзе сакласын.

Ул авылларны кызу чыга. Юлда кешеләр очраса да кызулый. Инде кояш баеды. Бераз баргач, караңгы төште. Нык караңгыланганчы, туктап, теге калган ипине ашап бетерде. Бераз хәл керде. Тагын кайтыр юлга кузгалды. Кызу кайтып булмый, юлны югалтуың бар. Юл читендәге йомшак кар төнге салкынга ныгыды. Бассаң, чабата да, чана да батмый. Ярый әле юл читендә утыртылган маяклар бар. Берсе күздән югалганчы икенчесе пәйда була. Ач бүреләр генә очрамаса ярар иде. Әле урманны да чыгасы бар. Ул турыда уйлап, куркырга вакыт юк, кайтасы бар. Ай яктысы да юк ичмасам. Инде авылларына да ерак калмады. Калган юлны күз йомып та кайта ала. Юлда бер карамчык барын шәйләде. Самат туктады. Ә теге карамчык һаман каршыга килә. Нәрсәдер ялт-йолт итә. Самат каршы бармаска булды. Кесәсеннән агач саплы пәкесен эзләп табып, тимерен сабыннан чыгарып турайтты. Чанасын юлга аркылы җайлап куйды. Тезләнеп шул чанага таянды. Бер кулында пәке. Шул рәвешле теге карамчыкны көтә башлады. Ә ул якыная да якыная. Кешегә дә охшап куя. Ялт-йолт иткән әйберсе генә бераз аптырата. Инде тәмам якынайгач, шәйләп алды: кулына асылмалы, пыяла куыклы керосин фонаре тоткан кеше бу; хатын-кыз булса кирәк; башында бүрек түгел, яулык булырга охшаган. Атлаган көйгә чайкалып фонаре ялт-йолт килә икән. Бәй, әнисе түгелме соң бу? Әнисе шул. Тәмам котны алды. Самат: “Инәй”, – дип аваз салды. Ул үз тавышын үзе ишетмәде. Әллә куркудан телсез калган инде. Аптырагач сызгырды. Болай итеп бары тик Самат кына сызгыра ала. Әнисе аны шул сызгыруыннан таныды. “Балам”, дип, алга таба йөгерә үк башлады. Самат аягына торып басты, чанасын юлга турылап куйды. Ул арада әнисе килеп җитте. Фонарен карга куеп, Саматны кочагына алды. Шатлыгыннан елап җибәрде. Сөенеченнән Самат та, тавыш-тынсыз гына балавыз сыгып алды.

Кайтыр юлга кузгалдылар. Ул алдан фонарь тотып бара, ә аның артыннан әнисе чана сөйри. Өйгә кайтып ничек чишенеп ятканын Самат хәтерләми дә. Атлап барган көйгә яртылаш йоклый иде. Борынына килеп кергән тәмле искә ул уянып китте. Мичтә ут яна. Шул ут янына таба куеп әнисе нидер кыздыра. Кызган әйберләрне табадан бушата да, өстәлдән киселгән ипиләрне, берәм-берәм чуендагы катыкка манып, табага тезеп, кабат янган ут янына куя. Табаны әйләндерә-әйләндерә катыклы ипиләр кызарганчы тота. Самат бу тәмле искә исереп түзмәде, сикереп торды. Аның бик тә, бик тә ашыйсы килә иде.

– Тордыңмы, үскәнем? Вакыт булыр инде. Тәүлектән артык йокладың. Уятырга кызгандым. Исән микән бу бала, дип борын төбеңә пыяла да куеп карадым. Пыяла тирләгәнен күргәч, тынычлап эшкә киттем. Кайтсам, син һаман йоклыйсың. Икенче тәүлеккә китте кайтып егылганыңа. Әнә комган, җылы су салынган. Юын башта! Аннан ашарга утырырсың.

– Шифаханә ятагында ятканда Самат шуларны уйлап ятты. Алтмыш ел вакыт узса да, бар да истә. Әнисенең әйткән сүзләре дә, ипи исе, ипи тәме…

Борынгылар: “Адәм баласы михнәткә чыдый, рәхәткә чыдый алмый”, дип, дөрес әйткәннәр икән. Ул рәхәткә чыдый алмыйча ята…

Рәүфҗан ЗАКИРОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума