Материалы

Күбәктә “Күчем хан оныклары” форумы узды

последние и лучшие новости искусства в мире

28-14Вагай районы, Күбәк авылында “Наследие” өлкә иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә, бөтендөнья татар Конгрессы, район хакимияте, авыл халкы тырышлыгы белән, үзебезнең тарихи-мәдәни мирасыбызны саклау һәм популярлаштыру, милләтләрне берләштереп үзара дус яшәргә чакыручы, авылларны саклап калу максатларын алга сөрүче “Күчем хан оныклары” себертатар яшьләре форумы узды. Төмән, Омск, Новосибирск өлкәләре һәм өлкәнең төрле почмакларыннан җыелып килгән кунакларны күбәклеләр зур әзерлек, ачык йөз белән мәчет ишек алдында утыртылган хан йортында каршыладылар.

Чара “Себер Гимны” белән башланды. Казан шәһәреннән килгән Татарстанның атказанган җырчысы Альбина Кинҗәлиева күңелләрне тетрәндереп “Сөембикә” җырын башкарды. Аннары сүз “Наследие” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдиновага бирелде. Ул бәйрәмне үткәрүдә зур өлеш кертүчеләргә, килгән кунакларга рәхмәтен белдереп, оешма тарафыннан оештырыла торган “Искер-җыен”, “Сүзге-тора” халыкара фестивальләре турында да сөйләп үтте. Альбина Кинҗәлиева бөтендөнья татар Конгрессының, Мәдинә Корикова район хакимияте башлыгының сәламнәрен җиткерделәр. Тәбрикләү сүзләре белән Тубыл район себертатар милли-мәдәни автономиясе рәисе Гөлсем Рябикова, педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков, җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов чыгыш ясадылар. Шуннан дуслык, гөрләп алга бару, рәхәттә яшәү символы итеп мәчет ишек алдында алмагачлар утырту чарасы башланды. Алмагачлар утырту хокукы Луиза Шәмсетдиновага, бөтендөнья татар Конгрессы вәкиле – Альбина Кинҗәлиева, район хакимияте вәкиле Мәдинә Корикова һәм авыл хакимияте башлыгы Рисхәт Әминов белән авыл активисты Туктасын Азизовка бирелде. Изге эш башкарылганнан соң, кунакларны мәчеткә Күбәк зиратында ятучылар рухына, авыл халкы исән-иминлегенә багышланган хәтем ашка чакырдылар. 28-11Авыл хуҗабикәләре пешергән милли ашлардан әзерләнгән табын артында халык сыйланып, Коръән укып, дога кылгач, клубка концерт карарга юл алдылар. Биредә алар Казан җырчысы Альбина Кинҗәлиева һәм авыл үзешчән артистлары, чит төбәкләрдән килгән шагыйрь-шагыйрәләр тарафыннан әзерләнеп, 4 сәгать буена барган бик матур тамаша карадылар. Бәйрәм барышында яшь буынның тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, милләт геройларыбыз турында белемнәрен тикшереп һәм аларга яңа мәгълүматлар җиткереп, белемнәрен тирәнәйтү, аларда кызыксыну уяту максаты белән төрле викторина, бәйге-уеннар оештырылды. Себер татарларының тарихы белән яхшы таныш булган 8 яшьлек Айдана Мөхәммәтъярова һәм Морат Шәмсетдиновка Луиза Алимчан кызы “Искер-җыен” фестиваленә чакыру кәгазьләре, бәйгеләрдә катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Яшьләр форумы турындагы фикерләре белән бүлешеп проект авторы: “Беренче чиратта шундый күңелле бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткән эшмәкәрләр – Дамир Ибраһимов белән Чанахетдин Шәмсетдиновка, Тубыл шәһәренең “Бәхетле” кафесы җитәкчесе һәм хезмәткәрләре, бөтендөнья татар Конгрессына, оештыру комитетында көне-төне эшләгән якташлар – Туктасын Азизов, Ильяс белән Шәмсебану Аллаяровлар, Рузилә Юсупова, Халидә Чеберева, Гөлсем Рябикова, музыка өчен җавап биргән егетебез – Илнар Колмәмәтов, “Бәйрәм-бәйрәм” ансамбле, Октябрист Мәҗитов, Андрей Зазорин, Карина Юсиева, волонтерларга һәм дә авыл халкына зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.28-12 Һәркем бик теләп күңел ачты. Көн дә кояшлы булды. Бәйрәм башланыр алдыннан явып узган яңгырны ниятебезгә Аллаһының фатихасы дип кабул иттек. Форумда Вагай, Тубыл районнарыннан килгән Кучемовлар нәселе делегациясе катнашуы да кәефне күтәрде, хәтта алар арасында Кучем Кучемов дигән кунак та бар иде. Халык белән сөйләшкән арада, бәлки, киләчәктә әлеге форумны башка авылларда да, тулырак форматта уздырырбыз дигән фикер дә яңгырады”, - диде.

Бәйрәм өлкән һәм яшь буынның бергә очрашып, җырлы-биюле, гармунлы дискотека белән тәмамланды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Гали СӘИТОВ
фотолары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума