#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Көмеш туйлары белән котладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

12-10Венера белән РифхәтБасыйровларның беренче очрашулары элекке кинофильмнарны хәтерләтә. 1992нче елда студент егет әнисенең үтенече буенча Каскара поселогыннан чебешләр сатып алып кайтыр өчен 22нче автобуска кереп утыра. Ә Венераның укудан соң авылга кайтып баруы була. Шул чак кыз Төмән авыл хуҗалыгы институтында үзеннән югары курсларда укучы егетнең җылы карашын сизә. Ул карашны Венера бүгенгә хәтле хәтерли. Шул көнне егет белән кыз танышып, очраша башлыйлар һәм 1993 елның 6 февралендә гөрләтеп туй ясыйлар, матур гаилә корып җибәрәләр.

Тиздән Ялутор районы, Рауды авылында төпләнгән Басыйровларның бер-бер артлы 3 балалары – уллары Рифат белән Айрат һәм кызлары Надия дөньяга килә. Шуннан бирле 25 ел вакыт яшен тизлегендә үткән диярсең, чөнки бу көннәрдә Басыйровлар Көмеш туйларын билгеләп үттеләр. Моны күздә тотып, 21 февраль көнне Аслана күчмә мәдәният комплексы (җитәкчесе И.Бакиев) хезмәткәрләре Басыйровлар гаиләсен котлап “Гаилә бәхете көне” дип аталган бәйрәм чарасы оештырдылар. Шатлыкларын уртаклашырга җыелышып килгән дуслары, якыннары, тәмле ризыклар белән тулып торган өстәлләр һәм хуҗаларның кунакчыллыгы бәйрәмгә өстәмә ямь бирде. Басыйровлар белән якыннан аралашып, аларның бәхетле гаилә серләренә төшенергә тырыштык. Аларның киң күңелле, ярдәмчел кеше булуларын, туган авылларын өзелеп яратуларын һәм авылның үсеше өчен күп яхшылыклар башкарганнарын белдек. Ә инде хоббилары турында кызыксынгач: “Безнең бер шөгыль – эш”, - дип көлештеләр алар һәм: “Авылда яхшы яшим дисәң, эшчән, тырыш булырга кирәк», - диделәр. Чынлап та, күп авылларда яшь гаиләләр хәзер сөт-каймак, суган-кишерне кибеттән сатып алуны хуш күреп, сыер да асрамыйлар, хәтта бакча да утыртмый башладылар. Ә Басыйровлар табигый азык-төлекнең кеше организмына файдалырак булуын яхшы аңлыйлар. Шуңа да аларның зур хуҗалык – 3 сыер, 60 сарык һәм тавыклар, болардан башка пилорамалары бар. Басыйровларны авылдашлары эшчәнлекләре, максатчанлыклары өчен хөрмәт итәләр, ә алар гаиләсендә бары тик мәхәббәт, кайгыртучанлык, хөрмәт хөкем сөрә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836