Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киндерле мәктәбендә пионер оешмасы

последние и лучшие новости искусства в мире

1922 елның маенда комсомолның II Бөтенроссия конференциясе Советлар Союзында пионер оешмасы төзү турында карар чыгара. Пионер оешмасы 69 ел хәрәкәт итә. Шушы дәвердә аның рәтләрендә 210 миллион кеше була. 1924 елгача пионер оешмасы Спартак исемен йөртә, әмма Ленинның вафатыннан соң бу Бөтенроссия оешмасына даһи җитәкченең исемен бирәләр.

Пионер хәрәкәте – ул коммунистлар партиясе идарә иткән балалар өчен оешма. Сабыйлар анда башлангыч мәктәпкә кабул ителгәннәр һәм укуларын монда үсмер вакыткача дәвам иткәннәр. Моннан соң үсмерләр яшьләрнең комсомол оешмасына кабул ителгәннәр.

Вагай районы, Юрмы авылында яшәүче ветеран укытучы Сәкинә Нотфуллина (Сайтчапарова) Советлар Союзында пионер оешмасының 100 еллык юбилеена багышлап журнал ясаган. Ул аны Түбән Тәүде районы, Киндерле мәктәбенә бүләк иткән. Журналда Сәкинә Рәхим кызының Киндерле мәктәбендә пионервожатый булып эшләгән еллары турында язмалар, истәлекләр, фоторәсемнәр урын алганнар.

Сәкинә апаның 38 еллык риясыз педагогик хезмәте лаеклы дәрәҗәдә бәяләнгән. Шуның 21 елын иҗтимагый йөкләмә итеп пионервожатый хезмәтенә багышлаган. Аның хезмәт кенәгәсе Рәхмәт хатлары, грамота-дипломнар бирелүе турында язылган мәгълүмат тутырылган. Пионерлар белән эшләве, профсоюз линиясе, үзешчән сәнгатьтә актив катнашуы һәм татар теле, әдәбияты укытучысы буларак 29 грамота белән бүләкләнгән. 1971 елны Польшага түләүсез путевкага лаек булган.

Ул 1960 елда Түбән Тәүде районы, Киндерле мәктәбенә эшләргә килә. Монда фәннән укыту белән янәшә пионер эшен дә алып бара. Бу хезмәт түләүсез булса да, күңелен биреп яратып башкара. Балаларга мавыктыргыч, кызыклы, күңелле булсын дип бөтен көчен куеп эшли. Сугыштан соң тол калган әбиләргә ярдәм кирәк чакларда тимур командалары белән актив булышалар. АКШ Вьетнам иленә басып кергәндә Киндерле пионерлары читтә калмый. Алар өч тартма посылка (язу-сызу әйберләре, медикаментлар) әзерләп җибәрәләр. Чукоткада Анадырь шәһәренең пионерлар сараен салу фондына берничә ел тимер-томыр, макулатура, каен бөресе, башка дару үләннәрен сатып акчасын җибәреп торалар.

Киндерле мәктәбе пионерлары һәр елны диярлек төрле программа юнәлешләре буенча уң флангтагы дружина исеменә лаеклы булып, җиңүләргә ирешеп кайта. Алдынгы дружина буларак, 1960-1975 елларда Бөтенсоюз пионер лагере «Артек»ка путевкалар белән бүләкләнәләр. Район күләмендә пионер слетлары уздырыла һәм бик күп башка эшләр эшләнә.

1975 елны Сәкинә Рәхим кызы Юрмыга күченеп китә. Монда да пионервожатый эшен дәвам итә.

Зәйнәп Бакиеваның истә калганнарыннан: «Без, Киндерле мәктәбендә укучы балалар, пионервожатыебыз Сәкинә Рәхимовнаны яратып һәм сокланып искә алабыз. Аның белмәгән, эшләмәгән әйбере юк иде. Андыйлар турында «Балалар комиссары» дип әйтәләр. Мин ышанам, нәкъ менә аның энергиясе, оптимистлыгы, чаялыгы, фантазиясе аша без чын Гайдар пионер балачагыбыз белән мактана алабыз. Анда романтика, реаль файдалы эшләр булган. Безне яратучы, хөрмәт итүче, аңлаучы вожатыебыз булганга без бәхетле идек».

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836