#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кырым белән элемтә ныгыды

последние и лучшие новости искусства в мире

38-13Төмән татар мәдәният үзәгендә “Кырымнан Себергә кадәр: урта гасыр тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру” темасына төбәкара түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте. Чарада Кырым, Тубыл, Курган, Төмән тарихчылары катнаштылар, өлкә хакимияте белгечләре котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Оештыручылар: өлкә татар Конгрессы, татар туган якны өйрәнүчеләр бердәмлеге һәм Кырым тарихи музей-тыюлыгы Кырым, Себер ханлыклары, бай мирасны өйрәнү, саклау, “Татар-тур” бөтенроссия татар туристик маршруты кебек әһәмиятле мәсьәләләр турында сөйләшүне максат итеп куйганнар иде.

Иң элек кунаклар Кырым тарихи музей-тыюлыгы җитәкчесе Гуливер Алтын алып килгән экспонатлар күргәзмәсе белән таныштылар. Г.Алтын һәркайсы турында да тирәнрәк аңлатма биреп, Кырымның Европа белән тыгыз элемтәдә яшәгәнлеген белдерде. Үзе дә дистә еллап Франциядә көн иткән хөрмәтле кунак бүгенге көндә шәхси музей оештырган, Кырым ханлыгы турында 1,5 мең тирәсе тарихи экспонат булдырган. Бакчасарай шәһәрендә урнашкан бу Россиядәге бердәнбер хосусый музей 2004 елда ачылган, бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Кырымдагы уку йортлары, галимнәр белән фәнни бәйләнештә эш итә, музей-тыюлыкта еш кына дәрәҗәле халыкара конференцияләр делегатлары өчен экскурсияләр оештырыла, танылган артистлар белән концертлар үтә. Гуливер Рөстәм улы Төмән өлкәсе музейларындагы Себер ханнары турындагы мәгълүматларны өйрәнеп, Себер фәнни үзәге булдыру кирәклеген әйтеп үтте. Тагын да аның планындагы Кырымнан Төмән өлкәсенә кадәр сузыласы “Татар-тур” туристик маршруты турында аңлатты. “Бу тур Алтын Урда чоры белән таныштырачак, Кырым, Әстерхан, Казан, Себер ханлыклары белән бергә, Калмыкия, Кавказ, Краснодар крае һәм башка төбәкләр аша узачак. Чын-чынлап илебездә ислам белән православие, башка диннәрнең дустанә мөнәсәбәттә яшәүләрен  раслаячак. Милли ресторан-кафелар, кунакханәләр һәм тарихи урыннар булдырылачак. Россиянең “Алтын боҗрасы” туры шикеллерәк булачак”, - дип сөйләде ул.

Курганнан килгән тарих фәннәре кандидаты Денис Маслюженко Төмән Себер ханлыгы турында кулъязма хәлендә 800 битлек булган калын китап әзерләүләре, аның тиздән бастырылачагы турында хәбәр итте. Һәм бу китапта берничә тарихи мифка ачыклык кертеләчәген, төрле архивлардан эзләнеп тарихны ялгансыз бирергә тырышуларын әйтте.

Ә 40 еллап археология белән шөгыльләнүче, Чимги-тораны өйрәнүгә күп өлеш керткән тарих фәннәре докторы Наталья Матвеева Себер ханлыгының башкаласы урынында эзләнүләр алып барганда, җир катламнары ярдәмендә генә элек авыл, аннары шәһәр булганлыгы ачык күренгәнлеге, Төмәннең тарихы бүген билгеләп үтә торганыннан шактый зурлыгы төрле табылдыклар аша да расланганлыгы турында сөйләде. Өлкә хакимиятенә дә, Думага да, башка җирләргә бу турыда аңлатып чиксез хатлар язуларын, тонналап матбугатта язмалар чыгуын, китаплар бастырылуын, ләкин бернинди дә нәтиҗә булмавына ачынуын белдерде. Чимги-тораның ныклап өйрәнелмәвен, җиренең дәүләт тарафыннан сакланмавын, тарихи әһәмиятле урыннар хосусый милеккә әверелүен, стадион, күп катлы биналар салынып, бу мөмкинлекнең бөтенләй диярлек юкка чыгару дәрәҗәсенә җиткерелүе дә сер түгел иде. Ләкин, музей – ул халыкны гражданин, патриот буларак тәрбияли, илдәге эшче көчләр чит илгә күпләп китә башлагач, тарихка игътибар кирәклегенә төшенделәр, Чимги-торага игътибар артачак әле, диде галимә.

Астаналар өйрәнү белән танылган галим Ришат Рәхимов Россия тарихын язуга нигез салган Герхард Миллерның Төмәннең килеп чыгышы турында гаскәр башлыгы Петр Годунов фикерен яклавын, һәм 2020 елда башкалабызның 800 еллыгын билгеләп үтәчәген белдерде. П.Годунов шәһәргә 1220 елда Тайбуга хан нигез салуын әйтә.

Тагын да сөйләшүдә өлкәнең төрле халыклар мәдәнияте белән бай булуы, бу экономик яктан да файдалы икәнлеге; тәҗрибә, фән, җәмгыять берләшеп, тарихи үткәнебезне өйрәнү өчен тырышырга кирәклеге, Төмәндә дә, Тубылда да дәүләт музейларында Себер ханлыгына кагылышлы экспозицияләр булмавы, астаналарның барысы да паспортлашмавы һәм башка күп мәсьәләләр турында сүз барды. Хосусый музейның бүгенге көндә өлкәбездә дә кирәклеген бертавыштан расладылар.

Төмән өлкәсендә эшлекле очрашуларда ике як та туризмны үстерү, халыкара аралашу һәм турмаршрутлар, тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм өлкәгә инвестицияләр җәлеп итү буенча масштаблы хезмәттәшлекне нигезендә системалы эшне башлау турында уртак фикергә килделәр. Төмән Россиядә музей-тыюлыкның  Кырым Республикасындагы шикелле үк шартларда эшли башлаячак беренче төбәк булачак.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836