Материалы

Мәчеттә юбилей

последние и лучшие новости искусства в мире

32-8Түбән Тәүде районының Урта Тарман авылы мәчетенең 20 еллык юбилее уңаеннан зур тантана булып үтте. Авылга төрле яктан кунаклар агылдылар.

– Араларында “Яңарыш” газетасында бирелгән белдерүне укып килүчеләр күп иде, - дип сөйләде бәйрәмдә катнашкан Фатыйх хәзрәт Гарифуллин. – Алып баручы Венера Масямова беренче итеп сүзне мәчет имамы Рашат хәзрәт Гөбәйдуллинга бирде, ул тарихка тукталып үтте. Авыл мөселманнарын өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе имам-ахун Зиннәт хәзрәт Садыйков җылы тәбрикләде. Мин дә 20 ел элек Зоя Космодемьянская исемендәге пионер лагеренда үткән дини лагерьның спонсорлары гарәпләр һәм ул елларда өлкә диния назәрәтен җитәкләгән Галимҗан Бикмуллин белән бу мәчетнең ачылышына килүебезне, төзүне оештырган мәрхүм Хәмзә Айнуллинны искә төшердем, рәхмәтләремне җиткердем.

Бу авылга еш киләм, имамның чапаны юклыгын күреп, аңа алтын җепләр белән бизәлгән бәрхет чапан бүләк иттем. Түбән Тарман мәчете мөселман оешмасы җитәкчесе, ике мәчетнең дә документлар эшен бергә алып баручы Гөлсем Айнуллинага тырышлыгы өчен затлы китап тапшырдым. Әмир Балдин Мәккә, Мәдинәгә барганда ярдәм иткән Г.Айнуллинага рәхмәт йөзеннән биш литр зәм-зәм суы алып килгән. Аны һәркем авыз итте. Сату эшләре дә оештырылган иде. Өйлә намазыннан соң мул бәйрәм өстәле артына утырдык.

Танылган музыкант Әбүзәр Миннебаев, җырчылар матур концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Гөлсем апа Айнуллина авылда мәчет булуының тәрбия ягыннан чиксез зур роль уйнавына басым ясады. “Урта Тарман авылы мәчете гарәпләр акчасы белән салынды. Кешеләр иманлы бездә, дус, бердәм. Мәчетле авыл – динле, иманлы авыл, халкы тәртипле. Менә бу бәйрәмне үткәргәндә дә беркайдан да акча бирелмәде. 32-7Мәчетнең садака акчасына һәм авыл халкы көче белән әзерләндек. Фәрит Айтбаков, Әнәс Галеев, Рәшит Абдуллин һәм башкалар аеруча активлар булдылар. Хатын-кызлардан һәр бәйрәмдә Зөлфирә Хәмидуллина, Зөһрә Таирова белән без өчәү җитәкчелек итәбез, ә монда  һәркем үзеннән өлеш кертте. Алдан ук пешеренә башлап, халык тырышлыгы белән мул өстәл булдырдык”.

3 авыл уртасыннан узган асфальт юл, аның тирә-ягында тезелгән төзек йортлар, балыклы күлләре, тырыш халкы, күркәм эшләре белән үзенә җәлеп итә бу яклар. Монда дин белән бергә туган тел, гореф-гадәтләр дә сакланып килә. Һәр башкарган эшләре дә уңышка ирешә аларның.

Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума