Материалы

Мәктәп тарихының дәвамы

последние и лучшие новости искусства в мире

(Башы 2019 елның 43 санында).

1941 елда урта мәктәп статусында эшли башлап, 1944 елда аның беренче чыгарылышы була. Мәктәпне кызлар гына тәмамлый, егетләр илебез азатлыгы өчен сугыш кырында көрәшәләр. 8 кыз Тубыл педагогия училищесына укырга керә. Уку тизләтелгән программа белән алып барыла, укытучылар җитешми. Бер елдан белемле укытучылардан Хәлимә Кучукова, Зафира Магжанова, Зөһрә Сәләмова туган мәктәпләренә әйләнеп кайталар.

1941 елның җәендә Ялутор район башкарма комитеты карары белән укытучылар һәм укучылар уңышны җыеп алуда булышалар: башак җыялар, бәрәңге, яшелчә алуда катнашалар. Кышын көл, тавык тизәге туплап, кар тотуда үз өлешләрен кертәләр. Дәвалау үләннәрен җыюда да алар ярдәмгә киләләр.

Сугыш вакытында мәктәптә эшләү шартлары авырлаша. Дәреслекләр, дәфтәрләр, кара, каләм, акбур җитешми. Укучылар иске газета, журналлар кырыйларына язалар. Корымнан кара ясыйлар. Педогоглар авыл хуҗалыгы эшләрен дә башкаралар: хисапчылар, үлчәүчеләр булалар. Аларга дәүләт заемнарын таратуны, агитация алып баруны мәҗбүри кушалар.

Мәктәп бинасында салкын була. Колхоз җитәкчеләрен урманнан утын алып килергә мәҗбүр итәләр. Аслана авыл советы башкарма комитеты утырышында: “1943 елның 17 декабренә унбиш көнгә Аслана урта мәктәбенә Буденный исемендәге колхоз өч олау, “Помир” ике олау, “Кызыл урак” ике олау, “Берлек” ике олау арба бирергә. Мәктәп директоры Г.З.Ханнановка һәм хуҗалык җитәкчесенә утын алып кайтуны контрольдә тотуны йөкләргә”, - дигән карар кабул ителә.

Тик ташучылар вакытында бу эшне башкарып өлгермиләр. Укытучылар һәм югары класс укучылары дәресләрдән соң авыл зиратында утын әзерлиләр. 1944 елның 7 апрелендә авыл советы башкарма комитеты зиратта агач кисүне тыйган карар чыгара. Колхозның урманчысы Шакир Салихов һәм зират каравылчысы Айнулла Алиуллин әлеге карарның үтәлешен төгәл башкаралар.

1943-1944 нче уку елларында җиде яшьтән укырга керү турында закон кабул ителә (аңа кадәр мәктәпкә сигез яшьтән алганнар). Балага җиде яшь 1 сентябрьгә кадәр туларга тиеш.

Сугыш елларында хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Мәктәптә хәрби чакыруга кадәр һәм физик әзерлек кертәләр. Укучылар белән дәресләрне фронттан яраланып кайткан ир кешеләр үткәрәләр. Хәрби әзерлек хәтта башлангыч классларда да алып барыла. Сигез-тугызынчы класслар өчен лагерь җыеннары оештырыла.

1943-1944 нче уку елы башында 182 укучы булса, икенче чирек ахырына 161 укучы кала. Укучыларның кимүендә аяк киемнәре, кием һәм ашарга булмау сәбәп булып тора. Ялутор районы халык мәгарифе бүлеге мәктәп директоры З.Р.Бекшеневтан укырга килмәүчеләрнең өйләрендә дәресләр үткәрүне таләп итәләр. Авыл советы утырышында колхоз председательләренә катгый рәвештә фронттагыларның балаларына аш-су, аяк киемнәре, кием белән ярдәм итәргә куштылар. Аяк киемен ремонтлау өчен махсус аяк киеме төзәтүче дә билгеләргә тиеш иде алар.

Сугыш елларында укучыларның белемнәре өчен билге кую системасы да камилләште. Сүз белән генә әйтелгән билгеләр 5 баллы системага алыштырылды.

1946 елның 1 январеннан башлангыч классларда хәрби әзерлек дәресләре дә бетерелә.

1945-1946 уку елында өлгергәнлек аттестатына имтиханнар үткәрелмәгән. Чөнки өч ел буена (1941-1944 еллар) математика һәм физика дәресләре, укытучы булмау сәбәпле, укытылмаган. 1947 елда урта мәктәпне Рәшидә Шәрәфулла кызы Галиева (Бумаер), Азат Әхмәдулла улы Исмәгыйлов (Аслана), Фәүзия Тусмөхәммәт кызы Шәмсетдинова (Аслана), Гөлмаһирә Чаббар кызы Ярашова (Аслана) тәмамлыйлар. СССРда өлгергәнлек аттестаты 1947 елдан гына бирелә башлый, бу укучылар беренче тапкыр алалар. 1948 елда Фәриха Хәлиулла кызы Гатиятуллина (Калмаклар), Хәлим Сафи улы Идрисов (Кулик), Нурикамал Шәрәфетдин кызы Латыйпова (Сәел), Разия Зиннәт кызы Мөхәммәдиева (Аслана) урта белемле булалар. Аттестат алган укучылар саны ел саен арта. Укучылар төрле районнардан киләләр, чөнки Аслана мәктәбе ул вакытларда өлкәнең көньягында бердәнбер татар урта мәктәбе булып тора.

1949-1950 елларда җиде класс белем алу мәҗбүри итеп кертелде.

1955-1956 уку елында яңа укыту планы һәм программаларына күчтеләр. Алар мәктәпне политехникалаштыруга корылган була. Монда игътибар физика-математика һәм табигый фәннәргә бирелә, кайбер гуманитар предметлар кыскартыла. Төп яңалыкларның берсе булып 1-4 классларда кул эшләре буенча һәм 5-7 классларда мастерскойларда һәм укыту-тәҗрибә участокларында практик дәресләр керә башлау, 8-10 классларда авыл хуҗалыгы, машина белеме һәм электротехника буенча практикумнар үткәрү тора. Мәктәпнең укыту-материаль базасы да ныгытыла. Химия, биология, физика кабинетлары булдырыла. Интернат бинасында ачылган мастерскойда малайлар хезмәт укытучысы Сәит Нигъмәтулла улы Хәлитов җитәкчелегендә агач һәм слесарь эшләрен өйрәнәләр.

1958 елның 24 декабрендә СССРның Югары Советы сессиясендә “Мәктәпнең тормыш белән бәйләнешен ныгыту һәм СССРда халык мәгарифе системасы үсеше турында” закон кабул ителә. Бу закон буенча җидееллык урынына мәҗбүри сигезьеллык белем алу кертелә.

Урта мәктәп укытуны хезмәт җитештерүчәнлеге белән бергә алып баруны күзаллый. Ягъни 15-16 яшьтән барлык яшьләр иҗтимагый-файдалы хезмәткә тартыла башлыйлар. 1963 елга инде сигезьеллык белем бирү бөтен җирдә дә тормышка ашырыла.

Мәктәп бинасында барлыгы 7 генә класс бүлмәсе урнашкан. Спорт залы юк. Һава торышы урамга чыгарга мөмкинлек бирмәгәндә, дәресләр мәктәп коридорында үтәләр. Бу классларда дәресләр алып барырга комачаулый. Мәктәпкә янкорма төзү кирәк була. Мәктәп директоры Ф.К.Качкуров район җитәкчеләреннән аны төзүне финанслауга рөхсәт ала һәм 1960 елда башланып, 1962 елда төп бина янында ике класс бүлмәсе һәм киң спорт залы булган янкорма әзер дә була.

1961-1962 уку елында монда 320 бала белем ала. Дәресләр ике сменада алып барыла.

961 елда мәктәп унберьеллыкка әверелә. Беренче чыгарылыш 1964 елда була. 10 чыгарылыш класс укучысы өлгергәнлек аттестаты белән бергә тракторчы һәм терлекче таныклыгын да алып чыгалар. 1966 елда ун һәм унберенче классларны 63 укучы тәмамлый. Мәктәп яңадан уньеллыкка әверелә.

1965 елның 9 маенда мәктәп янында тантаналы рәвештә һәйкәл ачыла. Аның нигезен Миннегалим Сәлим улы Яров сала, эскизын 11 класс укучысы Нариман Хәмит улы Хәмитов ясый. Һәйкәлгә хезмәт укытучысы С.Н.Хәлитов әзерләгән кызыл йолдыз куела. Ел саен авыл кешеләре һәйкәл янына җыелып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган асланалыларны искә алалар, хөрмәтлиләр. (1979 елда һәйкәл яңа мәктәп ишегалдына күчерелә).

1965 елның октябрендә мәктәп тарихында беренче тапкыр Укытучы көне билгеләп үтелә. Шул елдан башлап илдә ел саен укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли башлыйлар.

1965 елның 1 сентябреннән мәктәптә беренче класстан, укытучылар әлеге яңалыкка әзер булмасалар да, рус телендә укыту кертелә. Бер елдан барлык классларда да белем рус телендә генә бирелә.

1972 елның 11 ноябрендә 480 урынлы ике катлы яңа мәктәп ачыла. Тирә-як авыллар өчен дә зур шатлык була бу.

1947 елдан 1972 елга кадәр иске мәктәптә 570 укучы урта белем ала. 27 укытучы аны тәмамлый. Аларга иске мәктәптән аерыласы бик авыр була.

Ел саен мәктәпне 50-60 укучы тәмамлый, ә 1978 елда өч унынчы класстан 80 кеше аттестат алалар. 1979 елның 19 маенда мәктәптә - 420, ә 1981 елда 360 укучы була.

2001 елның 1 сентябрендә Калмаклар-Кактамак урта мәктәбе ачыла. Аслана мәктәбендә дә укучылар саны кими. Авыллардагы демографик хәлнең үзгәреше дә монда үз ролен уйный.

2002 елның январенда Бумаер, маенда Күлавыл башлангыч мәктәпләре ябыла. Укытучылар һәм укучылар Аслана мәктәбенә күчереләләр. Аларны мәктәп автобусы йөртә.

2006-2007 уку елында 138 укучы, 21 укытучы була.

2012 елның 10 августында мәктәпнең исемендә үзгәреш күзәтелә: Калмаклар-Кактамак урта мәктәбе аңа кушыла. Кактамакта башлангыч мәктәп, балалар бакчасы гына кала. Асланадагы “Колобок” балалар бакчасы 2012 елның сентябреннән шунда күчерелә.

2012 елда Аслана урта мәктәбендә 147 укучы белем ала, мәктәп һәм балалар бакчасында 50 кеше хезмәт итә.

Рафаэль МАГЖАРОВ китабындагы тарихи язманы
Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемә итте.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума