#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себер тюркологы, галим, мәгърифәтче

последние и лучшие новости искусства в мире

Тарих фәннәре кандидаты, күренекле татар тарихчысы, публицист, Россия журналистлар союзы әгъзасы, тюрколог, милиция подполковнигы, 20 китап авторы, 300 фәнни һәм публицистик мәкаләләр авторы, Төмән өлкәсе татарларының тарихын, мәдәниятен тирәнтен өйрәнеп рус һәм татар телләрендә иҗат итүче, данлыклы педагогик династиясе вәкиле Изил Бәдретдин улы Гарифуллин 1928 нче елның 1 нче декабрендә Тубыл шәһәрендә мәгариф бүлеге инспекторы Бәдретдин Гарифулла улы гаиләсендә туган.

Үзенең истәлекләрендә: “Мин җәмгыятькә бишектә вакытымнан үк хезмәт итә башладым, чөнки 9 яшемдә, сугыш еллары баласы булгач, май аеннан октябрьгә кадәр колхоз кырларында зурлар белән бер рәттә эшләдем. Без ул елларда Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылында яши идек. Әтием мәктәп директоры булды. Гаилә зур, 5 кыз арасында бер егет булгач, бик тә иркә үстем. Ләкин ул иркәлегемне эшкә юнәлттем. Яңа Кәешкүлдә минем яшүсмер чорым үткән, мин анда 1936-1949 елларда яшәп, җиде классны бетергән, колхоз эшләрендә, бигрәк тә сугыш елларында актив катнаштым”, - дип яза.

2000 елның 15 нче сентябрендә “Яңарыш” газетасында чыккан “Исемдә калганнар” мәкаләсендә тарихи күрсәткечләр буенча Яңа Кәешкүл (Сала) авылы Совет властенең беренче елларында оеша башлавы турында хәбәр итә.

1925 нче елдагы архив документта мәктәп булганы күрсәтелмәгән, анда башлангыч мәктәп 1930 нчы елда эшли башлаган. Авыл тормышы, җидееллык мәктәп ачылу тарихын бик тә дәлилләп яза.

Бигрәк тә зур горурлык белән, авыр сугыш елларында мәктәпне җидееллык итеп саклап калган Нәфилә апа Мөхәммәтшинага (Бакиева) зур рәхмәтләрен белдерә. 20 яшьлек кенә Нәфилә апаның шул елларда батырларча тырышып, зур көч куеп эшләвенә, мәктәпне саклавына исең китәр, шушы авыр елларда безгә укуны дәвам итәргә мөмкинлек биргән өчен безнең аңа рәхмәтебез зур.

Изил Гарифуллин Яңа Кәешкүл мәктәбен тәмамлап, Тубыл татар педучилищесына укырга керә. Татар педучилищесы ул елларны гөрләп торган, чөнки оста гармунчы, баянчы, җырчы, биюче, концертлар оештыручы Изил абый, мәдәни эшләрнең үзәгендә булып, яшьләрне-студентларны үз янында кайнаткан. Җитмәсә, атлар җигеп, күрше авылларга да концертлар белән йөргәннәр.

Тубыл татар педучилищесын тәмамлагач, Казан пединститутының география факультетында белем ала. Тубылга кайткач, 15 нче мәктәпнең башта завучы, аннары директоры итеп билгеләнә. 1958 нче елда партия эшенә чакырылып, шәһәр, аннары өлкә комитетында, фән һәм уку йортлары бүлекләрендә хезмәт итә. 1975 нче елдан “Ленин юлы” һәм “Тюменская правда” газеталарында сәяси һәм мәдәни проблемаларын ачыклаган мәкаләләре бастырылып торды.

Изил Бәдретдин улы Төмәндә яшәп иҗат итүче, туган халкына мәгърифәт нуры сибүче милләттәшебез иде. Ул галим дә, партия эшчесе дә, себер татарларының тарихын фәнни тикшерүче дә. “Ислам на краю света. История Ислама в Западной Сибири” дигән китап чыгуында аның роле бик зур. Коммунистлар партиясе эшчесе буларак, үткен атеист булса да, Изил абый җаны, йөрәге белән чын мөселман, Ислам динен яклаучы, саклаучы булган.

60 нчы елларда, татар телен мәктәпләрдә укытуны бетерергә дигән проблема торганда, үз себер татарларын яклап көрәшә, газеталарда татар телендә мәкаләләр бастыра. Себердә сулыш кысылса, татарча язарга мөмкинлек булмаса, Казанга юл тота.

Изил абыйның иҗади эшләренә 50дән артык белгеч, журналистлар уңай һәм бик югары бәя бирәләр. Шулар арасында педагогия фәннәре кандидаты Ф.Исламов “Яңарыш” – эчтәлекле газета” дигән мәкаләсендә “Төмән татарлары тормышыннан иң әһәмиятле проблемаларны тарих фәннәре кандидаты Изил Бәдретдин улы яктырта”, - дип яза.

Шулай ук профессор Х.Алишина, профессор Ю.Прибыльскийның Изил Гарифуллинның хезмәтенә биргән бәясе бик югары.

Танылган татар мәгърифәтчесе Изил Гарифуллин революциягә кадәр үз татар халкының белемсез, грамотасыз булуы турында таратылган фикернең дөрес түгеллеген, фәнни тикшеренеп дәлилләп күрсәтә белде, исбатлады.

Ул дәвердә мөселман җәмгыяте ачкан мәктәп-мәдрәсәләрдә балаларның гарәп теле, Коръән һәм хисап өйрәнүе билгеле.

“Татарлар укый-яза белү ягыннан урыслардан калышмый. Гасырыбызның алтмышынчы елларында татар мәктәпләрен урысча укытуга күчерү гамәлгә ашырылды, бу исә туган телне онытуга, югалтуга китерде. Бу зарарны каплап бетерү әле дә кыен”, - дип яза Изил Бәдретдин улы “Ватаным Татарстан” газетасында бастырылган “Баганалы олы юл. Ул кая илтә?” мәкаләсендә (1998 ел).

Күпьеллык нәтиҗәле, күркәм эшчәнлеге өчен Изил Бәдретдин улы бик күп хөкүмәт медальләре белән бүләкләнгән. Төмән өлкәсенең мәдәният һәм мәгърифәт үсешендә зур өлеш керткәне өчен аның исеме өч томлык зур Төмән өлкәсе эниклопедиясенә кертелгән.

Рәхилә УРАЗАЕВА, Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836