#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сынмас рухлы буын вәкилләре

последние и лучшие новости искусства в мире

11-10Тубыл шәһәрендә яшәүче Рәшит Әлмөхәммәт улы Дәүләтшин тугызынчы дистәне ваклады. Балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән бабайның тормыш юлын үрнәк итеп сөйләрлек. Әтисе Бөек Ватан сугышында вафат булгач, аны әнисе Наҗия апа тәрбияләп үстерә, укыта. Эштән курыкмаган Рәшит Әлмөхәммәт улы гаилә корып, тормыш иптәше Рәйсә апа белән өч кыз, бер ул үстерәләр. Туган авылы Комарауда колхозда, совхозда, аннары, балаларына ярдәм итү максаты белән, күп еллар Ноябрьск шәһәрендә хезмәт итә.

Бер-берләрен аңлап, өлкәннәрне хөрмәт итеп, тапшырылган эшне намус белән башкарып матур гомер юлын уза Дәүләтшиннар.

Дәүләтшиннар - сынмас рухлы буын вәкилләре. Аларның гомер еллары шатлыклы вакыйгалар белән үрелеп бара. 2018 нче елны Алтын туйларын каршылыйлар. Бу гаилә өчен тагын бер мөһим вакыйга - Рәшит абый белән Рәйсә апаны уллары Дамир Бөек Ватан сугышында бабасы Әлмөхәммәт Аптула улы һәлак булган җиргә, туганнар каберлегенә алып бара. Гомерлек хыялларын тормышка ашырган улы Дамир гаиләсе белән бергә пулемет хисабы командиры Ә.Дәүләтшин, икенче пулемет ротасы, 620 нче укчылар девизиясе, өченче Белоруссия фронтының 30 нчы армиясе өлкән сержанты узган сугыш юлларыннан үтеп, Витебск шәһәрендә җирләнгән туганнар каберлегенә барып, дога кылып кайталар. Белоруссияне фашист илбасарларыннан азат итүдә барган сугышларда Әлмөхәммәт Дәүләтшин өч мәртәбә яралана. Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән, көчле рухлы якташыбызның яу кырында күрсәткән батырлыгы һәрвакыт истә, якыннарының күңел түрендә. Аны улы, онык-нәбәрәләре хөрмәт һәм соклану хисләре белән искә алалар.

Еллар узган саен әти назын күрмәгән сугыш чоры балалары да өлкәнәя бара. 80 яшендәге Рәшит Әлмөхәммәт улы ятимлек ачысын татыса да, тормышта авырлыклар күрсә дә, сынмаган, тырыш хезмәттә намус белән гомер кичергән. Аны дөньядагы иң матур, җылы сүзләр белән, рәхмәтләр әйтеп бала-онык, нәбәрәләре юатып, күңелен күтәреп яшиләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836