Материалы

Ватанны саклаучылар көнендә уздырылган чаралар

последние и лучшие новости искусства в мире

12-9Ел саен 23 февраль алдыннан Аслана күчмә мәдәният комплексы “Импульс” волонтерлар отряды белән берлектә Ватаныбыз иминлеген саклаучы авылдашларына посылка әзерләү акциясе уздыралар. Мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев әйтүенчә, әлеге чарада Ялутор районының Аслана авыл хакимиятенә караган авылларда яшәүче якташлары көтеп алып, бик теләп катнашалар. Быел да әлеге традициягә тугры калып һәр авылда солдатларга посылкалар һәм бәйрәмчә концерт программасы әзер иде.

Бумаер авылында

Бумаер авылы кибете территориясендә “Россия, без - синең рядовойларың” дип исемләнгән бәйрәм чарасына тамашачылар бик күп җыелдылар. Бәйрәм кичәсе җыр-бию, төрле бәйге-уеннар белән үрелеп барды. Чара барышында солдатта булган егетләрнең әниләре Зөлфия Садыйкова белән Гөлнара Каташевага Аслана авылы китапханәсе мөдире Асия Төлкебаева “Улларыбызның кайтуын көтәбез” дигән медаль белән посылкаларны тапшырды. Битараф булмаган авылдашлары солдатларның авыр хезмәтләрен бераз “төчетер” өчен куертылган сөт, печенье, вафли, шоколад, шәхси гигиена әйберләре салганнар. Бу турыда авыл мәчете мулласы Тимерхан Әбделхәев:

12-8- Әлеге хәйрия проектында катнашучыларга зур рәхмәт. Туган яктан читтә йөргән улларыбызга посылка аласы, әлбәттә, күңелле булачак. 22 авылдашыбыз әзерләгән бүләкләр Владикавказ шәһәрендә хезмәт итүче Денис Садыйков белән Смоленск өлкәсендәге Алик Каташевка җибәреләчәк. Бөек Ватан сугышы Герое Тамерлан Ишмөхәммәтовның туган авылында бу традициянең саклануы әлеге акциянең мөһимлеген, мәгънәсен тагын да арттыра, - дип сөйләде. Бәйрәм барышында кызлар һәм егетләр төрле викторина, хәрби уеннарда бик теләп катнашып, “Бура уены”н үзләштерделәр.

Калмаклар авылында

Шул ук көнне Аслана авылы ветераннар советы әгъзалары белән күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре Калмаклар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әбделхәй Бабшановның хәлен белешеп, аны бәйрәм белән котладылар, бүләкләр бирделәр. Бабайның кәефен күтәреп татар халык җырларын башкардылар. Аннары алар Псков өлкәсендә хезмәт итүче Денис Кормановка дип авылдашлары әзерләгән күчтәнәчләрне алып, солдатның яшәгән йортына юл алдылар. Аларны капка төбендә оныгының фотосурәтен елмаеп тотып торган Хәмидә апа Кәлимуллина каршылады. Ул:

- Оныгымны армия хезмәтенә бик зурлап озаткан һәм менә тагын бәйрәмгә бүләк җыйганнары өчен авылдашларга һәм күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләренә зур рәхмәт, Аллаһым Тәгалә һәркемгә сәламәтлек, йортларына иминлек, бәхетле озын гомер насыйп итсен. Әлеге акция бик кирәкле һәм файдалы эш. Денис бу көннәрдә үзе дә концертлар белән йөри. Кичә Печера шәһәрендә ике концерт куйдылар. Оныгым десантниклар турында җыр башкаргач, тамашачылар аягүрә басып алкышлаганнар, - дип сөенеп һәм горурланып сөйләде.

Рауды авылында

23 февраль көнне Рауды авыл китапханәсендә Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре һәм авыл китапханәсе мөдире Ләйлә Уразова оештыруында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Җитез егетләр” дип аталган бәйге уздырылды. Чараның беренче өлешендә укучылар әлеге бәйрәмнең тарихы һәм Бөек Ватан сугышы елларында ата-бабаларыбыз башкарган батырлыклары белән таныштылар. 12-7Аннары булачак солдатларның көчләрен, белемнәрен, җитезлекләрен тикшереп, “Җөмлә төзе”, “Тизәйткечләр көрәше”, “Мәкальне дәвам ит”, “Миначылар”, “Сазлыкны үтеп чык”, “Өч аякта йөгерү”, “Кырны миналардан чистарту” дигән бәйгеләрдә катнаштылар. Шулай ук егетләр армия темасына багышланган табышмакларга җавап бирделәр, хәрби дәрәҗәләрне барладылар. Бәйрәмгә кызлар да килгәннәр иде, алар жюри вазифасын башкардылар. Шулай ук алар егетләрне бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм чарасына нәтиҗә ясап Ләйлә Уразова: “Көчле, ышанычлы, җитез ир-атлар бәйрәмен билгеләп үтү булачак солдатлар өчен бик мөһим, чөнки шундый чаралар яшүсмерләр күңелендә патриотик хис тудыра, Ватан каршындагы изге бурычны үтәүнең әһәмиятен аңларга ярдәм итә. Шул сәбәпле мондый чараларны еш үткәреп тору зарур”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума