Материалы

Хатирәләрне искә алып

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем Киндерлегә килеп яши башлавыма быел 58 ел тула. Шушы ел эчендә шактый вакыйгалар булды. Мине 6 нчы классның класс җитәкчесе итеп билгеләделәр. Ул вакытта тормыш алып барулары авыр булган. Авырлыкларга карамастан, балаларына белем бирергә тырышканнар. Укытучыларның да, укучыларның да җыелышып шәһәрләргә культпоходлар оештырылмаган.

Килгән елны ук 6 классымны кышкы каникулда Свердловск шәһәренә экскурсиягә алып бардым. Тукталырга алдан мәктәп белән сөйләшеп, 6 көн мәктәптә яшәдек. Экскурсовод ялларга акча кирәк, ә без иптәшемнең энесе Шәгәрәйне сорадык, чөнки ул Свердловскта укый иде, шәһәрне яхшы белә. Ул йөртте, зоопаркка да алып барды. Балаларның күңелләре күтәрелеп кайтты, чөнки аларның беркайда булганнары юк. Шул еллардан соң минем укучыларны экскурсия белән шәһәрләргә йөртүләрем 62 яшемә кадәр, лаеклы ялга чыкканчы дәвам ителде.

Иске агач мәктәптә эшләгән елларда булды бу хәл. Ул вакытны өлкәннәрдән коллективта Тайбә апа белән Нәбиулла абый, Хәрирә апалар бар иде. Казан артистларының Төмәнгә килгәнен ишетеп самолет белән Төмәнгә очтык. Концерттан соң авылга кайтырга таксилар ялладык. Ә без районга килеп җиткәч, авылга юл юк, кар, буран – такси бара алмый. 15 чакрым юлны, карны ера-ера, бата-чума, көлешә-көлешә авылга кайттык.

Бигрәк тә мәрхүмә Тайбә апаның мәзәкләре һаман да колакта яңгырап тора. Соңыннан, яңа мәктәпкә күчкәч, районнан, колхоздан автобуслар сорап культпоходлар ясадык. Соңгысы Зөфәр Әхтәриев район башлыгы булганда, транспорт сорарга баргач та, ул: “Каршы килмибез, сорагыз, бирәбез”, - дип күңелләрне күтәрде. Тагы бер вакыйга истә калган, монысына да 30 елдан артык вакыт үтте. Габдулла Тукайның 100 еллыгына әзерлек барганда, мәрхүм Фәһим Хәмидуллин директор иде. Миңа: “Апа, 10 кешегә күлмәклек алып, бер кешегә күпме кирәклеген санап үзегез тегеп тә бирегез”, - дип кулыма акча тоттырды. Шулай итеп күлмәкләр тегелде, Төмәндә концерт залында чыгышлар ясадык, ул вакытны авыл мәктәпләрендә укытучыларга бер төсле киемнәр юк иде. Алдынгы урыннарны алып, ял итеп, күңелләр күтәрелеп кайтты. Һәрбер чорның үзенең коллективы була, кешеләре дә бер төслерәк, характерлары да. Безнең чор коллективы күңелле яшәдек. Мәрхүм булганнарның урыннары җәннәттә булсын, исәннәргә Аллам сәламәтлекләрен бирсен.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума