#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юбилейлы шахмат турниры

последние и лучшие новости искусства в мире

38-12Бу көннәрдә Ямбай мәктәбендә Төмән муниципаль районы  мәгариф учреждениеләре укучылары арасында РФнең атказанган укытучысы Сөләйман Колчак улы Биктимиров истәлегенә багышланган бишенче шахмат турниры уздырылды. Аны Төмән өлкәсе шахмат федерациясе, А.Е.Карпов исемендәге өлкә шахмат үзәге, Төмән районы хакимияте, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе оештырды.

Олы Акъяр (Червишево), Индрәй, Мальково, Шыкча, Новотарманск, Винзили, Ямбай мәктәпләреннән кече төркемдә – 20, олылар төркемендә – 31 бала җыелды. РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, өлкә шахмат федерациясе рәисе Геннадий Шантуров, турнирның төп оештыручысы - районның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәмзә Биктимиров, Ямбай мәктәбе директоры урынбасары Элеонора Горичева балаларны кайнар котладылар, уңышлар теләделәр. Хәмзә Колчак улы якты йөз белән каршы алулары, ярышны үткәрү өчен бөтен уңайлы шартлар тудырулары өчен Ямбай мәктәбенә зур рәхмәт әйтте.

Баш судья - Россия шахмат федерациясенең балалар-үсмерләр комиссиясе әгъзасы Олег Гартунг, ярдәмчесе Данил Постников булдылар.

Балаларның йөзләре шат иде. Мәктәпнең икенче катында коридорда рәт белән өстәлләр тезелгән. Аларга такталар һәм фигуралар куелган. Сабыйлар ике төркемгә бүленеп, җиде турда көч сынаштылар. Уеннар көнозын барды, һичкемнең бирешәсе килмәде: әмма спортта кемдер ота, кайсыдыр отыла.  Данил Сергеевич һәр укучы янына килеп  очколарны язып барды, кирәксә, ярдәм күрсәтте.

Нәтиҗә ясаганнан соң, баш судья Олег Алексеевич җиңүчеләрне һәм призлы урыннарга лаек булучыларны игълан итте.

Кечкенәләр төркемендә 10 яшькәчә кызлар арасында  Милена Тилимбаева (Индрәй) беренче урынга,  Зарина Нәҗметдинова (Шыкча) икенчегә, Ева Гадиева (Ямбай) өченче урынга лаек булдылар. Малайлар арасында Эрнест Тилимбаев (Индрәй) беренче, Семен Жимков (Новотарманск) икенче, Ярослав Липин (Новотарманск) өченче урыннарны яуладылар.

Олылар төркемендә кызлар арасында Гүзәл Кәримова ( Олы Акъяр) беренче урынга, Алсу Вәлишина (Индрәй) икенчегә, Әминә Хәбибуллина (Ямбай) өченче урынга лаек булдылар. Малайлар арасында Сергей Кунцевич (Новотарманск) беренче, Марсель Рәфыйков (Винзили) икенче, Алексей Усольцев (Ямбай) өченче урыннарны алдылар.

Сөләйман Биктимировның улы Азат шушы балаларның һәрберсенә медальләр, дипломнар, бүләкләр тапшырды.

* * *

Анатолий Карпов сыграл в шахматы с заключенными исправительной колонии №2. Массалы шахмат ярышы 23 тактада барды. Шахматчы – РФ Дәүләт Думасы депутаты, халыкара гроссмейстер А.Карпов хатын-кыз һәм ирләр төзәтү учреждениеләрендә, балигъ булмаучылар колонияләрендә шахматны үстерү максаты белән унар сеанс уздырды. «Хөкем ителүчеләр өчен шахмат белән шөгыльләнү файдалы. Шахмат ялны үткәрүгә, фикерләүне, аңны, тәртипне үстерүгә булыша. Азат ителүчеләргә соңыннан шахмат аша социаль мөнәсәбәткә керү, эшкә урнашу җиңел булачак”, - диде Карпов.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836