#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Ислам күңелдә һәм иҗатта” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

16-52022 нче ел - Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан өлкә себер татарларының милли-мәдәни автономиясе “Бәрәкәт” хәйрия фонды белән берлектә “Ислам күңелдә һәм иҗатта” дип аталган өлкә конкурсы игълан иткән иде. Ул 9 ноябрьдән 15 мартка хәтле барды. Бәйгенең төп максаты - төрле һөнәрләрне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыру һәм пропагандалау, төрле кул эшләре традицияләре белән танышу, себер татарларының мәдәниятен саклау, үстерү, традицион кул эшләре алымнарын үстерүче һәм заманча техника кулланучы талантлы осталарны ачыклау, себер татарларының традицион милли мәдәнияте нигезендә үсеп килүче буынның эстетик зәвыкларын тәрбияләү һәм формалаштыру иде.

Ниһаять, 3 нче апрель көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә әлеге бәйгедә катнашучыларны барлап, җиңүчеләрне игълан итү чарасы узды. Бәйгегә җибәрелгән кул эшләренә “Никах” студиясе хуҗабикәсе, стилист Әлфия Камалова җитәкчелегендә жюри әгъзалары - филология фәннәре кандидаты Мөнирә Хөснетдинова һәм тарих фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакиева бәя бирделәр. Кул эшләрен алар 3 төргә – 18 яшькә хәтле, 18 яшьтән зурлар һәм “Осталар” номинациясенә бүлеп карадылар.

Мәдәният үзәгенең каминнар залына халык күп җыелды. Аларны өлкә себер татар автономиясе рәисе Фәүсия Марганова белән Вагай районы себер татар автономиясе рәисе Фәрхәд Шамурадов сәламләп, Рамазан ае белән котладылар. Аннары себер татар язучылар оешмасы берлеге рәисе Клара Кучковская себер татар телен, гореф-гадәтләрен саклау, үстерү турында сөйләп, “Ак тирмән” дигән мөнәҗәт әйтте. Шулай ук Ялутор районы, Яңа Атъял авылыннан килгән Нәбилә Галеева да Ураза бәйрәме уңаеннан берничә мөнәҗәт әйтте.

Башта бәйгедә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Аннары җиңүчеләрне бүләкләделәр. 18 яшьлеккә хәтле балалар арасында сәйлән белән Кол Шәриф мәчетен чигүче Надия Мөхәммәтҗанова 1 урынга чыкты. 18 яшьтән зурлар арасында 1 урынны Тубыл шәһәреннән Юлия Мәмәтова алды. Ул канва тукымасында сәйлән белән шамаил чиккән. Лилия Идиатуллинаның пыяла һәм акрил сурәтләрен кулланып нокталы һәм контурлы бизәк техникасында башкарылган эше дә 1 урынны яулады. “Осталар” номинациясендә Тубыл шәһәреннән килгән Шәйдулла Хәмидуллинга тиңнәр табылмады.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836