#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Асланада

последние и лучшие новости искусства в мире

8-6Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәдәният һәм мәгариф департаментлары, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, шулай ук район автономияләре тырышлыгы белән оештырылган өлкә татар мәдәнияте көннәре районнарда “Таң йолдызы” 28 нче балалар иҗаты һәм “Халык сәнгате” 9 нчы үзешчәннәр, фольклор буенча өлкә фестивальләрендә катнашучыларны сайлап алу туры белән башланып китте. 12 февраль көнне Ялутор, Исәт һәм Заводоуковск районнарында яшәүче милләттәшләребез үзләренең сәләт-осталыкларын күрсәтеп үзара ярышу максаты белән Аслана мәдәният йортына җыелдылар.

Аларны мәдәният йорты җитәкчесе Илчан Хөснетдинов һәм хезмәткәрләре ачык йөз, хөрмәт белән каршылап, эшләр өчен барлык уңайлыклар булдырырга тырыштылар. Фойеда декоратив-кулланма сәнгать эшләре һәм татар милли ашларыннан күргәзмә әзерләнгән иде. Халыкны бәйрәм белән котлап, ярышчыларга уңышлар теләп өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, Ялутор районы хакимиятенең мәгариф, мәдәният һәм спорт бүлеге начальнигы Ирина Первухина, Аслана авыл хакимияте рәисе Илгиз Хәйруллин чыгыш ясадылар. Ришад Сабир улы өлкә, район хакимиятләренә, хуҗаларга олы рәхмәтен белдереп, мәктәп, клуб, китапханә, балалар бакчаларына “Туган телдә җырыбыз” дигән җырлар җыентыклары бүләк итте. Аннары чараны алып баручы Миләүшә Яценович сәнгать осталарының чыгышларына бәя бирүче жюри рәисе - өлкә автономиясенең башкарма директоры, музыкант Тимергали Мирасов, әгъзалары - өлкә филармониясе солисты, опера җырчысы Эльвира Саниевская, җырчы, композитор Җәмилә Мирасова, фольклорчы, җырчы Луиза Сөрмәтова һәм өлкә фольклор фестивалендә катнашучыларны сайлаучы жюри – өлкә фольклор фестивале проектының авторы – Вәлимә Ташкалова, проект һәм “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов, педагогия фәннәре кандидаты, музыкант Рафаэль Гадиев белән таныштырды. Бәйге-концерт “Тамаша” фольклор-этнографик ансамбленең (җитәкчесе И.Бакиев, Аслана авылы) “Кәккүк чәе” дип аталган күренеш белән башланып җыр-бию, такмаклар, матур шигырьләр, моңсу бәет-мөнәҗәтләр белән үрелеп барды. Тимергали Сәлим улы: “Быел бар жанрлар буенча да үсеш күренә, күрәсең, биредә алдагы елларда әйтелгән киңәшләргә колак салып, әзерлек эшенә күп көч куйганнар. Билгеле булганча, 2019 ел – театр елы дип игълан ителде. Моны күздә тотып, бигрәк тә Кактамак авылы клубында эшләүче “Умырзая” ансамбле (җитәкчесе Э.Гарипова) артистлары шаян, күңелле күренешләр сәхнәләштергәннәр. Сәел мәктәбе укучылары Нурзилә Хәмидуллина җитәкчелегендә кызык мәзәкләр сөйләп тамашачыларның кәефен күтәрделәр. Нәфис сүз һәм театр жанры балаларның сөйләм телләрен үстерә, баета һәм сәхнәдә үзләрен ирекле тотарга өйрәтә. Шуның өчен һәр мәктәптә театр түгәрәге эшләргә тиеш дип уйлыйм”, - диде. Жюри әгъзалары үз вазифаларын башкарган арада тамашачылар һәм үзешчән артистларга мастер-класс күрсәтеп Эльвира Саниевская, Җәмилә Мирасова, Луиза Сөрмәтова үзләренең репертуарларыннан матур җырлар башкардылар. Һәм җырчыларыбыз: “Фольклор”, “Халык сәнгате” бәйгеләрендә катнашыр өчен җирле авторларның сүзләренә үзебезнең композиторлар иҗат иткән җырларны, җирле халык авыз иҗатын кулланыгыз, ә кулланырлык материал бик күп җыелган”, 8-5- дигән киңәш биреп, үзләренең китапларын бүләк иттеләр. Аннары нәтиҗәләр игълан ителде. 2 мартта өлкәдә узачак гала-концертта катнашучылар дип “Тамаша”, “Умырзая” фольклор ансамбльләре, Илчан Хөснетдинов, Лилия Сиябутдинова, Гөлшат Мамкина (Яңа Атъял авылы), Әлфинур Латыйпова (Сәел авылы) билгеләнделәр. Ә өлкә фольклор фестивалендә “Тамаша” һәм “Сандугач” (З.Кожевникова, Ялутор шәһәре) җыр ансамбльләре катнашачаклар. Декоратив-кулланма сәнгать буенча 1 урынга Кактамак балалар бакчасының “Милли курчаклар” исемле күргәзмәсе лаек булды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836