#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Иҗат, дуслык, бердәмлек бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

10-6Төмән районы төрки халыклары фестивале кысаларында район татар милли-мәдәни автономиясе, район хакимиятенең мәдәният идарәсе оештыруында Салаирка авылы клубында «Таң йолдызы» балалар, «Халык сәнгате» һәм «Уйна, гармун» фестиваль-бәйгеләре узды. Районның төрле авылларыннан килгән кунаклар фойеда декоратив-кулланма иҗаты номинациясендә катнашучыларның кул эшләре белән танышканнан соң, концертлар залына уздылар.

Аларны сәламләп һәм бәйрәм белән котлап район башлыгының урынбасары Ольга Зимина, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Роман Малыгин, район автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин чыгыш ясадылар. Ольга Витальевна: «Быел без районның 100 еллыгын бәйрәм итәбез. Шул исәптән, бүгенге бәйрәмнең мәгънәсе, роле тагын да тирәнәя, мөһимләнә. Чөнки бу фестиваль күп милләтле районыбызны тагын да ныграк берләштерә, дуслаштыра һәм алга таба да тырышып нәтиҗәле эшләргә, матур яшәргә этәргеч булып тора. Шулай ук бу бәйгеләр яңа талант ияләрен табарга, аларның сәләтләрен үстерергә, ә балаларга киләчәктә гомерлек һөнәр сайларга да ярдәм итә», - дип чарага югары бәя бирде. Роман Владимирович өлкә хакимиятенең тәбрикләү сүзләрен җиткереп, чыгыш ясаучыларга уңышлар, тамашачыларга күтәренке кәеф, күңелле ял теләде. Альберт Мөхәммәтгали улы бәйрәм оештыруда ярдәм иткәннәргә рәхмәт белдерде. Төмән районы имам-мөхтәсибе Рөстәм Камалиев чарага фатиха биреп: «Фестивальнең роле бигрәк тә яшь буын өчен зур әһәмияткә ия. Чөнки ул яшьләребезгә бай мирасыбызны, тарихыбызны белергә, үстерергә, популярлаштырырга өйрәтә, милләтара дус-тату яшәргә, милли-мәдәни хезмәттәшлекне ныгытырга, толерант караш һәм хөрмәт булдырырга булыша. Димәк, бу бәйрәмне оештыручылар бик кирәкле эш алып баралар», - дип, Коръән укып, дога кылды. Аннары бәйрәмне алып баручылар тамашачыларны чыгышларга бәя бирүчеләр белән таныштырдылар. Өлкә «Таң йолдызы» һәм «Халык сәнгате» фестивальләренең гала-концертына сайлап алучы жюри составына Ялутор районы, Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев, күренекле композитор, аранжировкалар ясаучы Әмир Хәлидов, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге директоры Вилдан Якупов, «Ургалыш» (Төмән шәһәре) башкорт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Мәүлидә Хәйруллина, «Саз» (Түбән Тәүде районы, Тарман авылы) фольклор ансамбле җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова керделәр. Ә район төрки халыклар фестиваленә бәя бирүчеләр итеп – Төмән шәһәренең «Alizee dance» балет һәм бию мәктәп-студиясе директоры Алиса Кушель, «Йолдызлык» эстрада җыр студиясе җитәкчесе Кристина Тонко, Төмән дәүләт мәдәният институтының театр, музыка һәм хореография факультетының театральләштерелгән тамашалар һәм бәйрәмнәр режиссурасы кафедрасы укытучысы Рамил Низаметдинов, «Умай», «Әмәл» фольклор ансамбльләре җитәкчесе, кеше-оркестр Әбүзәр Миңнебаев, педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев билгеләнделәр. Алар Каскара, Индрәй, Шыкча, Муллаш, Боровое, Винзили, Яңа Тарман, Салаирка авыл хакимиятләреннән килгән үзешчән артистларның 125 номердан торган чыгышларын 7 сәгатькә якын карап, һәркемгә тиешле бәя бирделәр. Узган чара турындагы фикерләре, киңәшләре, теләкләре белән бүлешеп Ильяс Бакиев:

10-7- Татар мәдәнияте көннәренең ябылу тантанасында булачак гала-концертка кандидат итеп 10 номер сайлап алдык. Чынлап та, Төмән районына зур өмет белән килгән идек, өметләребез акланды. Пандемия аркасында, 2 ел буена чыгышларны онлайн режимда карап кына бәя бирдек. Буш залга җырлау-бию артистларыбыз күңеленә бернинди канәгатьлек бирмәгәне күренеп торды. Артист кешегә бит тамашачысы кирәк. Ә хәзер күзләре яна, йөрәкләре җилкенә, шуңа чыгышлар да бөтенләй башкача кабул ителә. Быел бию төркемнәре бик көчле, биюләр сюжетлар белән тулыландырылган, биючеләр көйгә басарга, сәхнәдә үзләрен, гәүдәләрен дөрес һәм матур тотарга өйрәнгәннәр, хәрәкәтләре яхшырган, зәвык белән тегелгән костюмнары мактанырлык. Бик ошады шыкчалылар чыгышы, җитәкчеләре Гаяз Габдуллин, Илнара Абдрәхимова. Илнара Хәлит кызы Ямбайлар белән дә бик күп эшли. Аның җитәкчелегендә җырлап-биегән балалар һәм өлкәннәрнең чыгышларын карап сокланып утырдык. Кайда профессионал җитәкче бар, шунда нәтиҗә дә күренеп тора. Индрәй авылында эшләүче Илгиз Ихсановны аеруча мактап китәсе килә. Ул балаларны гармунда, гитарада уйнарга өйрәтә. Өлкәдә шул хәтле баланы гармунда уйнарга өйрәтүче бердәнбер укытучы ул дисәм, ялгыш булмас. Чөнки өлкәнең күп районнарын йөреп чыктык, шул хәтле гармунчыны күрмәдек әлегә. Афәрин! Боровое поселогыннан килгән «Ихлас» фольклор төркеме, җитәкчесе Гөлзифа Нигъмәтуллина, «Кусайтын» дигән күренеш сәхнәләштергән, әйбәт уйнадылар. Бик күп отышлы номерлар барлыкка килгән: Салаиркадан Азат Азаматов җырлаганда сәхнәне тулыландырып кызлар бик матур биеделәр. Винзили поселогының «Танцуют все» (Галина Почитенко) коллективының «Рус-татар биюе» чараның «җимеше» булды. Өлкән яшьтәге апаларның гәүдәләрен төс тотулары, аяк хәрәкәтләре, сәхнәдә очып йөрүләре беркемне дә битараф калдырмады бугай. Матур, моңлы тавышлы җырчылар саны да арткан, бу безне бик сөендерде. Ә нәфис сүз номинациясендә катнашучылар саны әзрәк булды. Шунысы бик кызганыч: әгәр 10 еллар элек балалар сәхнәгә чыгып татарча чиста сөйләгән булсалар, быел 1-2 бала гына акцентсыз сөйләде. Ата-аналарга, укытучыларга бу хәлне исәпкә алырга һәм бергә эшләргә кирәк булачак. Әти-әниләре, әби-бабайлары телләрен сындыра-сындра русча сөйләшкенчә, рәхәтләнеп туган телебездә аралашсалар, иманым камил, хәзер булмаса, зурайгачлар бала-оныклары рәхмәт әйтәчәкләр аларга. 10-8Әлбәттә, кайбер җитешмәгән яклар да булды, аларны без җитәкчеләргә үзләренә аерым әйттек. Тик шуны кабат искәртеп үтим, бәйге белән концертны бутарга ярамый. Район бәйгесенә чыгар өчен яхшы әзерләнергә һәм арадан иң яхшыларын, лаеклыларын гына сайлап алырга кирәк. Киләчәктә һәр район бу киңәшне игътибар үзәгенә алсыннар иде, - дип сөйләде.

Бәйге ахырында җиңүчеләрне котлау чарасы 18 март көнне Салаирка авылы клубында узачак гала-концертта булачак, дип игълан ителде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836