Материалы

Патриот шагыйрьне искә алып

последние и лучшие новости искусства в мире

10-3Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган мәдәни чаралар үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнисә Сөнгәтулла кызы Ниязова, педагог оештыручы Гөлнара Әнвәр кызы Янгулова рәсемнәр бәйгесен, викториналар, шигърият конкурсын, әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Викториналарда һәм рәсемнәр бәйгесендә төрле сыйныф укучылары актив катнаштылар. Оештыручылар балаларны кызыксындыра алган актив  класс җитәкчеләре Әлфия Гатауллина, Алсу Хәйбуллинага рәхмәтләрен юлладылар.

Муса Җәлилнең  шигырьләрен сәнгатьле сөйләү бәйгесендә 1-4 сыйныф укучылары арасында Арина Варламова, Станислав Носов 1 урынга, Антонина Катанаева - 2 урынга, Земфира Вәлеева - 3 урынга чыктылар. 5-7 сыйныфлардан 1 урынга Любовь Скипина, 2 урынга - Лениза Азанова, 3 урынга – Эмилия Абайдуллина лаек булдылар. 8-10 сыйныфлардан 1 урынны Ләйсән Ниязова, Алинә Сәетмәмәтова, 2 урынны - Алсу Аширова, 3 урынны - Алсу Сакина, Анжелика Ниязова алдылар.

 Әдәби-музыкаль кичәнең беренче өлеше “Җыры белән җиңде ул үлемне” дип аталды. Сәхнәләштерелгән “Ана белән бала” дип аталган күренештә шагыйрьнең әнисе ролен Гөлнара Янгулова үзе, ә бала ролен 6 сыйныф укучысы Зиннур Калбаев оста башкардылар. Шагыйрьнең фоторәсемнәре, тормыш юлы экраннан күрсәтелеп барды. Чараны рус һәм татар телләрендә Ләйсән Ниязова белән Даша Карпова алып бардылар. Аннары “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштереп, биеделәр. Фәнисә Сөнгәтулла кызы: ”Муса Җәлил иҗатына багышланган бу ай төрле мәдәни чараларга бай булды. 15 мәктәпнең 9нчы сыйныф  укучысы Эльмар Мусинның иҗади проектын, сәнгатьле шигырь сөйләүчеләребезнең чыгышларын видеога төшереп Мәскәү шәһәренең 1186нчы этно-мәдәни компонентлы гимназиясендә Россия күләмендә узган бәйгегә дә җибәрдек. Укытучыларны төрле милләт балаларының актив булулары шатландыра. Аларның күпчелеге кызыксынучан, эзләнүчән. Шагыйрьнең кече яшьтәге балалар өчен иҗат ителгән шигырьләре дә, шагыйрьне дөньякүләм таныткан “Моабит дәфтәре”ндәге шигырьләре төрле милләт кешеләрендә патриотик хисләр тәрбияли”, - дип нәтиҗә ясады.

Прииртышский авыл китапханәсендә

Муса Җәлилнең якты истәлегенә багышланган шигърият бәйгесе үтте. Биредә районның Байкалово, Булашово, Вәчир, Ворогушино, Лаемтамак, Күкрәнде, Кутарбитка, Ләчек, Санниково, Полуяново мәктәпләреннән сәнгатьле шигырь сөйләргә яраткан 47 бала катнашты. Бу чараны оештыручы район үзәк китапханәсе җитәкчесе Тәнзилә Зәйни кызы Ниязова: “Шигърият конкурсын без 8 ел рәттән үткәрәбез. Авыллардан килгән балалар бөек шагыйрьләребезнең генә түгел, җирле шагыйрьләребезнең шигырьләрен яратып укыйлар. Укытучыларның тырышлыгын, гаиләдә татарча сөйләшеп үскән балаларның сәнгатькә, туган телгә мәхәббәтләрен күрәбез. Бу чараларны оештыруда китапханәчеләр, әти-әниләр, укытучылар да зур көч куялар”, - диде.

Бәйгедә катанашучы Альберт Колмәмәтов, Лиана Назыйрова, Лиана Аллашева 1 урынга лаек булдылар. Һәр авылдан килгән укучылар призлы урыннар яуладылар. Аларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Иң нәни катнашучы Тимур Әминов махсус призга лаек булды. Жюри әгъзалары Лариса Якубова, Людмила  Осинцева патриот шагыйрь М.Җәлил иҗаты белән кызыксынучы балаларга уңышлар юлладылар. РФнең халык мәгарифе отличнигы, шагыйрә Галия Абайдуллина шигырь яратучы укучыларга киләчәктә дә туган телләре, мәдәниятләре белән кызыксынуларын теләде, шигырьләрен укыды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума