#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рөстәм Русинны искә алдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

9-6Өлкәдә танылган җырчы, композитор Рөстәм Русинны искә алу кичәсе туган авылы Аслана мәдәният йортында шагыйрә Клара Кучковская җитәкчелегендә үтте. Чарада мәрхүмнең сеңлесе Лилия Хәмитова(рәсемдә) автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, авыл хакимияте башлыгы Илгиз Хәйруллин (рәсемдә югарыда) катнашып, үзләренең якты истәлекләре белән бүлештеләр. Лилия Сәфәрмөхәммәт кызы әнисенең теләген җиткереп, абыйсы каберенә һәйкәл куярга җыенганнарын белдергәч, Ришад абый үзе һәм өлкә автономиясе исеменнән 10 мең акча бүләк итте. Лилия Сәфәрмөхәммәт кызы кайгыларын уртаклашучы, матди һәм рухи ярдәм күрсәтүче – милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Р.Зиганшин, Т.Мирасов, “Яңарыш” газетасы, “Яңа сулыш” телетапшыруына, Клара Кучковская, абыйсы иҗат иткән җырларны башкаручы җырчыларга чын күңелдән рәхмәтен белдерде.

9-5Җырчылар Җәмилә Рәхимова, Мөнирә Хөснетдинова, “Тамаша”(җитәкчесе И.Бакиев), “Нур”(И.Хөснетдинов) ансамбльләре матур җыр-биюләр башкардылар. Клара Латыйп кызы мәрхүмнең соңгы васыяте буенча үзенә сакларга дип бирелгән милли костюмы, читекләрен һәм Мактау кәгазьләрен авыл музеена бүләк итте (рәсемдә).

Аннары мәдәният йорты җитәкчесе И.Хөснетдинов Ватанны саклаучылар көненә багышлап уздырган акциянең нәтиҗәсе – бүгенге көндә армия сафында хезмәт итүче солдатларга авылдашлары көче белән җыйган күчтәнәчләрне егетләргә җибәрер өчен әти-әниләренә тапшырды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836