#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Түбән Тәүдедә

последние и лучшие новости искусства в мире

8-715 февральдә Түбән Тәүде мәдәният йортына Түбән Тәүде районының Киндерле, Чугунаево, Канчәбер, Түбән Тәүде, Тарман, Кыскыркүл, Урманбаш авыллары өлкәннәре, балалары җыелдылар. Бу көнне район мәдәният идарәсе, татар милли-мәдәни автономиясе, Түбән Тәүде мәдәният йорты тарафыннан район балалар һәм өлкәннәр үзешчән сәнгать коллективларының “Таң йолдызы” балалар иҗаты, “Халык сәнгате”, фольклор фестивальләренең смотр-конкурслары үткәрелде.

Бинаның фойесына керү белән мәдәният йортлары хезмәткәрләре, мәктәп укучылары тарафыннан оештырылган декоратив-кулланма сәнгать буенча күргәзмә җәлеп итте. Мәсәлән, Тарман мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Залинә Касмалина катыргыдан “Авылым мәчете” макетын ясаган.

Дин йортының ишеген ачып карасаң, эчендә Коръән китабы ята. Киндерле күргәзмәсендәге оста итеп ясалган рәсемнәр аеруча хәйран калдырды. Кыскыркүлнең татар ашларын, тәрәзә кашын халык кызыксынып карады. Бәйрәмчә матур итеп бизәлгән залда чараны рус һәм татар телләрендә Түбән Тәүде мәдәният йорты белгече Эльвира Голубева алып барды. Сәхнәгә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, Түбән Тәүде районы Думасы рәисе Виктор Мышкин, Түбән Тәүде муниципаль районының “Мәдәният” автоном учреждениесе директоры Наталья Буракова күтәрелеп, халыкны бәйрәм белән кайнар котладылар. Наталья Анатольевна районның мәдәният өлкәсендә намуслы хезмәт күрсәтүләре өчен Е.Әхмәтҗановага, Г.Сәйдуллинага, Г.Нигъмәтуллинага, Н.Серебрянскаяга, Ф.Краморовага, Ә.Миннебаевка, Э.Голубевага Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Таң йолдызы” балалар фестивале “Вокал”, “Хореография”, “Фольклор”, “Инструменталь башкару”, “Нәфис сүз”, “Декоратив–кулланма һәм сынлы сәнгать” номинацияләре буенча билгеләнде. “Таң йолдызы” балалар һәм «Халык сәнгате» конкурслары буенча жюри рәисе Тимергали Мирасов, әгъзалары – җирле җырчы, композитор Җәмилә Рәхимова, җырчы Рада Глазырина булдылар. Фольклор фестивале буенча жюри рәисе өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова, жюри әгъзасы ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев иде.

8-8Мәдәният йорты кафесында катнашучыларны чәй өстәле көтте. Спонсоры – “Улыбка” оешмасы җитәкчесе, стоматолог Ислам Кадыйров.

Сәхнәдә көнозын чыгышлар ясалды. Мәсәлән, “Таң йолдызы” фестивалендә иң кечкенә катнашучы – Киндерле мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Милена Коноваленкова күз явын алырлык татар костюмында кулына аю тотып биеде, зур алкышларга күмелде. Э.Голубева җитәкчелегендәге Түбән Тәүденең “Алегретто” корал ансамбле (дипломант) чыгышына тиңнәр булмады. Шушы ансамбльне Төмәнгә гала-концертка чакырдылар. Өлкәннәр чыгышында Киндерленең ветеран укытучысы Фәния Заһидуллина (дипломант) нәфис сүз номинациясендә Булат Сөләймановның “Әниемә” исемле шигырен бәгырьләргә үтеп керерлек итеп сөйләде. Канчәбернең «Чыганаклар» ансамбле дә матур җыр башкарды. Һәр чыгыш үзенчәлекле, кызыклы, шәп булды.

Фольклор фестивале артистларын тамашачылар дәррәү кубып каршы алдылар. Тарманның “Саз” фольклор төркеме (Iнче урын) “Косык сугу” шаян күренешен тәкъдим итте. Киндерленең “Киндерле кичләре” фольклор төркеме (IIнче урын) “Уракта” күренешен куйды. Кыскыркүлнең “Әмәл” фольклор төркеме (IIIнче урын) “Әмәл” күренешен тәкъдим итте. Түбән Тәүденең “Зөбәрҗәт” фольклор ансамбле “Кыз урлау”ны күрсәтте. Өлкәннәрнең дә төрле номинацияләр буенча ясаган чыгышларын халык бик яратты.

Ниһаять, иң дулкынландыргыч вакыт җитте, жюри нәтиҗәләрне игълан итте.

- Алдагы еллар белән чагыштырганда, үсеш күзәтелә. Киндерлеләр хореография ягыннан яхшырган, татар костюмнары купшы, матур, димәк, җитәкчеләр ярдәм итә, бөтен җирдә алай түгел. Хакимият, мәдәният бүлегенә рәхмәт! Вокал белән эшләргә белгеч кирәк, - дип сөйләде Тимергали Мирасов.

8-6- Ахманның (Новопетровск хәрәкәт итүче клубы) Римма Хәйруллина “Яшь гомерләр тиз үтәләр” җырын җырлап, таң калдырды. Аның белән эшләсәң, зур сәхнәләрдә чыгыш ясарлык талант. Чугунаево мәктәбе укучысы Марат Девятьяров сәнгатьле итеп туган тел турында шигырь сөйләде. Тавышы дөрес куелган, киләчәктә концертларда алып баручы ролен башкарырга мөмкин, - дип өстәде Җәмилә Мирасова.

Ул якташларыбызны Төмән өлкәсендә татар мәдәният көннәре программасы белән таныштырды, Төмәнгә чараларга чакырды. Җиңүчеләргә, призлы урыннар алучыларга дипломнар гала-концертта тапшырылачагы турында әйтте.

Төмән тамашачыларының ихтирамын яулаган, Казанда да үзен сынатмый зур сәхнәләрдә чыгышлар ясаучы ифрат талантлы җырчы якташыбыз Рада Глазырина түбәнтәүделеләргә истә калырлык гүзәл концерт бүләк итте.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836