Материалы

Төмән районында йолдызлар барланды

последние и лучшие новости искусства в мире

9-517 февраль көнне Төмән районының татар мәдәнияте коллективлары Каскара поселогына үзләренең ел буена туплаган, үзләштергән осталыкларын “Таң йолдызы”, Халык сәнгате”, “Уйна, гармун” конкурсларында һәм фольклор фестивалендә күрсәтергә килделәр. Ә инде иң сәләтлеләре 24 февральдә Салаирка мәдәният йортында гаҗәеп тамашада катнаштылар һәм бүләкләнделәр. Бу көннәрдә сәхнәдә аларны район хакимияте вәкилләре, татар автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин, өлкә мөселман дини идарәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков чын күңелдән тәбрикләп, уңышлар теләделәр.

Беренче чыгышларны башкару районның йолдызларына тапшырылды. Монда “Успех” халык бию ансамбле (җитәкчеләре А.Малинина, Ямбай), “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле (җитәкчеләре Г.Габдуллин, Шыкча), “Пышны” (җитәкчеләре Җ.Касыймов, Муллаш), “Искорки” хореографик (җитәкчеләре И.Капранова, Каскара), “Энҗе” вокал (җитәкчеләре И.Рамазанова, Каскара), “Синтез” хореографик (җитәкчеләре Н.Босова, Каскара) ансамбльләре сыйфатлы сәнгать үрнәкләрен тәкъдим итеп, шул югарылыкка җитәргә һәм артып та китәргә кирәклеген белдерделәр. Аннары сүз татарлар күпләп яшәгән хакимиятләр коллективларына бирелде. Аларның җыр-биюләрен, нәфис сүз, уен коралларында уйнауларын, фольклор, театр жанрындагы күренешләрен өлкә һәм район жюри комиссияләре җентекләп күзәтте. Аларга җиңел булмады, әлбәттә. “Төмән районы башкаручыларга бай, быел да 140лап номерны тамаша кылдык. Кичке уннарга кадәр чыгышлар барды. Театр елы буларак, театраль сәнгать тә бар иде. Төрле сыйфаттагылары булды. Алга китүчеләр дә күренә, әзерлек ягыннан начарлары да бар. “Синтез” хореографик ансамбленең югары дәрәҗәдә эшләвенә шатландык. “Шытыр-шатыр”ны карарга өлгермәдек, видеоязма ярдәмендә бәяләрбез. Бу көнне Төмән шәһәре бәйгеләре дә булды. Төшкә кадәр анда эшләдек”, - дип хәбәр итте үзешчән композитор, җырчы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Җәмилә Рәхимова.

- Муллашлылар әйбәт кенә чыгыш ясадылар. “Шытыр-шатыр” ансамбле башкаруы бик яхшы булгандыр (аларны соңыннан карарбыз). Гомумән әйткәндә, гаҗәпләндерерлек номер күрмәдем. Барлык районнарда үткән сайлап алу турларыннан соң гына өлкә бәйгесенә лаеклыларны билгеләрбез, - диде IX өлкә фольклор фестивале жюри рәисе Вәлимә Ташкалова.

Әлбәттә, хәзер күп төркемнәргә костюм мәсьәләсе киртә булып тормый, бигрәк тә Төмән районы өчен. Шигырь сөйләүчеләр дә матур итеп милли киемнәребездә чыгалар. Башкару осталыклары да сокландырырлык. Мәсәлән, Шыкчадан Рузанна Фастуллина якташ шагыйребез Булат Сөләймановның “Мин ялгыз йөрим урамда” шигырен сәнгатьле, күңелгә үтәрлек итеп сөйләде. Ә Индрәйдән Салават Сәитов белән Наилә Кәримова герой шагыйребез Муса Җәлил хөрмәтенә үткән халыкара бәйгедә ике ел рәттән җиңү яулыйлар, монда да сынатмадылар. 9-6Сүзләрен ачык, аңлаешлы, дөрес итеп әйтәләр. Ә кайберәүләрнең акцент белән башкарылган сүзләрен күңел кабул итми, басымнарның куелышында да эшләнеп бетмәү күренә.

Яңа коллективлар да куандыра. Муллашта Тәския Назметдинова җитәкчелегендә балалар белән фольклор төркемнәре барлыкка килгән. Индрәйдә яңа хореограф Алсу Яхина эшли башлаган. Аның беренче “коймагы” ук - «Айсылу» бию ансамбле I дәрәҗәдәге дипломга ия булуы да уңыш түгелмени? Ә инде Каскараның танылган хореографы Нурания Босованың биючесе Ләйсән Хәйретдинованың җиңү яулавы бер дә гаҗәп түгел. Аның ук “Синтез”ы, шул ук поселокның “Искорки” төркеме (Ирина Капранова), муллашлыларның “Пышны”сы 2 нче дәрәҗәдәге дипломнарга ирешкәннәр.

“Халык вокал”ы жанрында Илнара Рамазанова (Ямбай, Каскара), Гаяз Габдуллин (Шыкча), Җәгъфәр Касыймов (Муллаш, Индрәй) әзерләгән җырлаучы-төркемнәргә тиңнәр юк: Шыкчадан Алена Кәримова белән Альбина Ибәтуллина дуэты, Ямбайдан Вәлия Корманова – I нче, Ямбайдан “Күңелле балачак”, Муллаштан “Пышны”, Индрәйдән “Кәмәцыгыш” ансамбльләре – II нче урыннарны алдылар.

Эстрада вокалы буенча Муллаштан Илүзә Бабшановага (җитәкчесе Т.Назметдинова), Индрәйдән “Саф хисләр” триосына (Хөршидә Корманова), Каскарадан “Энҗе” вокал, “Мизгел” гаилә ансамбльләренә, Гөлфия Әмировага (Ямбай), Илнара Рамазановага 1 нче урын бирелә.

Фольклорда “Пышны”лар, “Уйна, гармун” бәйгесендә индрәйлеләрнең “Яшь гармунчылар” (Илгиз Ихсанов), уен кораллары буенча “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик, «Мелодия» штарачылар (И.Ихсанов, Индрәй) ансамбльләре I дәрәҗәдәге дипломны алдылар.

9-4“Нәфис сүз” бүлегендә катнашырга теләүчеләрнең саны куандыра. Ангелина Бакирова (Гөлфирә Сагетдинова, Каскара), Диана Агунова (Рәмзия Усманова, Индрәй), Салават Сәитов (Рузилә Исмәгыйлова, Индрәй), Рузанна Фастуллина (Гүзәлия Муллачанова, Шыкча), Хәлил Әйтмөхәммәтовны (Боровский) хөрмәтле жюри иң яхшылары дип билгеләп куя.

Театр жанрында җиңүгә лаек төркем табылмый, барысына да 3 урын бирелә.

Каскарада аткан йолдызлар Салаиркада да халык күңеленә бик ошады, көчле алкышлар белән рәхмәтләрен белдереп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Иң-иңнәргә әле 2 мартта “Нефтяник” мәдәният сараенда өлкә мәдәният көннәренең ябылу тантанасында чыгыш ясыйсы бар.

Ә ике атна буе сәнгать осталары иң яхшы чыгышларын әзерләп күрше авылларга концерт программалары белән барачак.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума