Материалы

Төмән “Таң йолдызы” җиңүчеләре

последние и лучшие новости искусства в мире

9-11Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге бинасында өлкә милли-мәдәни автономиясе һәм татар мәдәният үзәге оештыруында “Таң йолдызы-2018” төрки телле балалар иҗаты 8нче өлкә фестиваленә сайлап алу туры узды.

Бәйгедә татар мәдәният үзәгеннән, Төмән шәһәренең 52 нче мәктәп укучылары, 141нче балалар бакчасы, “Этнос” төрки балалар үзәге, 81нче лицей, 78нче балалар бакчасы, мәктәпкәчә яшьтәге “Гармония”, 92нче санлы мәктәп һәм “Төзүче” мәдәният йортыннан 109 сәләтле бала катнашты.

Биш номинациядә: декоратив-кулланма сәнгать, нәфис сүз, уен-корал, вокал, бию жанрларында ярышкан балаларның чыгышларын яшьләре буенча ике төркемгә бүлделәр. Аларның сәләтләренә генә түгел, милли матур киемнәре, сәхнәдә үзләрен тотышлары, нәфис сүз осталарының туган телдә сүзләрне дөрес әйтүләренә дә зур игътибар иттеләр. Чараны өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин котлау сүзләре белән башлап, катнашучыларга уңышлар теләде, аларның җитәкчеләренә, ата-аналарына рәхмәтләрен белдерде. Төмән өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры һәм өлкә турына сайлап алуда жюри рәисе Тимергали Мирасов, күренекле җырчылар Җәмилә Рәхимова, Наҗия Хәкимова, Ялутор районы, Аслана авылы “Веселинки” бию коллективы җитәкчесе Миләүшә Яценович, танылган җырчы, якташыбыз Рада Глазырина, ә шәһәр смотр-конкурсының жюрилары: “Яңарыш” журналисты Наилә Сафиуллина, аранжировкалаучы Әмир Хәлитов, “Орфей” мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Сәгыйтова, педагогия фәннәре кандидаты Ольга Бакиева бәйге нәтиҗәләренә бәя бирделәр. Менә алар җиңүчеләр:

Вокал номинациясе буенча: I урыннарны «Бәйрәм» балалар ансамбле (Гөлнара Кәримова), Злата Юзиханова (“Гармония”, Л.Юрченко), “Ләйсән” вокал төркеме (Г.Хөсәенова, 52 мәктәп) яуладылар.

9-14Өлкән төркемдә (13 яшьтән алып 17 яшькә кадәр): Милена Муллашева – 1 урын (татар мәдәният үзәге, Г.Кәримова), Диана Бикмулина һәм Резеда Кирамова дуэты – 2 урын (52 мәктәп, Г.Хөсәенова җитәкчелегендә) белән бәяләнде.

Нәфис сүз номинациясе буенча: (12 яшькә кадәр) 1 урын - Злата Юзиханова (татар мәдәният үзәге, Г.Гарипова), 2 урын – Олег Гаптеләхәтов (92 нче мәктәп, Э.Абдразакова), 3 урын – Минтимер Нафиков (“Этнос”, А.Касыймова).

Өлкән төркемдә: 1 урыннар – Резеда Кирамова (52нче мәктәп, Х.Кирамова), Зөлфия Хамраева (52нче мәктәп, Х.Кирамова), 2 урын Диана Бикмулина (52 мәктәп,Х.Кирамова).

Хореография номинациясе буенча:

Кечкенә төркемдә: 1 урында – “Аккош” нәниләр студиясе (Е.Харламова, татар мәдәният үзәге), 2 урында “Планета детей” бию коллективы (“Этнос”, Н.Гаева), 2 урында Азалия Рачапова (татар мәдәният үзәге, Е.Харламова).

Өлкән төркемдә: 1 урында – “Аккош” өлкәннәр (татар мәдәният үзәге, Е.Харламова), 1 урын – Азиза Аугалиева (“Төзүче” мәдәният йорты, К.Аугишева), 1 урын – “Гульдер” бию ансамбле, “Төзүче” мәдәният йорты, А.Жанбекова).

9-13Уен-корал жанры: 1 урында “Илһам” балалар ансамбле (татар мәдәният үзәге, А.Семакова) һәм Азалия Хәмидуллина (татар мәдәният үзәге, Ә.Миннебаев).

Декоратив-кулланма сәнгать номинациясе: 1 урыннар – «Лалә» Урал-себер бизәге түгәрәге (татар мәдәният үзәге, Г.Мөстәкыймова), Кәримә Янбаева (татар мәдәният үзәге, Г.Мөстәкыймова), 2 урын – Азеян Саро (татар мәдәният үзәге, Г.Мөстәкыймова), 3 урында – Тимур Фәткуллин (141нче балалар бакчасы, А.Фәткуллина), Мария Колова (Г.Мөстәкыймова).

“Таң йолдызы” бәйгесенә катнашучылар игътибарсыз калмадылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Аларга өлкә турында да уңышлар теләп калабыз.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума