#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән татар мәдәният үзәгендә

последние и лучшие новости искусства в мире

8-3“Таң йолдызы” төрки телле балалар иҗаты һәм “Халык сәнгате” шәһәр бәйгеләре 17 февраль көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә узды. Бәйрәм белән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары Руслан Садретдинов котлады, ул балаларга уңышлы чыгышлар, тамашачыларга күңелле ял, күтәренке кәефләр теләп, укучыларның җитәкчеләренә эшләрендә кулланыр өчен кыйммәтле бүләк - ”Туган телдә җырыбыз” дигән китаплар бүләк итте. Чараны үзәкнең алып баручылары Зөлфинә Минибаева белән Ринат Гарифуллин оста алып бардылар.

Балаларның сәләтләренә бәя бирүчеләр - Төмән шәһәренең “Мәдәният” шәхси мәдәният оешмасы җитәкчесе Екатерина Мөсләхетдинова, педагогия фәннәре кандидаты, Төмән дәүләт университетының сынлы сәнгать кафедрасы доценты Ольга Бакиева, шәһәрнең “Гармония” сәнгать мәктәбе хореографы Кристина Тагиева, Боровский поселогы мәдәният йорты баянчысы Азат Зимагулов иделәр. Шулай ук биредә тагын ике жюри - “Таң йолдызы”, “Халык сәнгате” өлкә фестивальләренең гала-концертында һәм “Фольклор” өлкә фестивалендә катнашырга лаек номерларны сайлаучылар элекке тулы составта эшләделәр. Балалар 6 номинация буенча ярыштылар. Берсеннән-берсе матур чыгышлар җыр-бию, сәнгатьле итеп сөйләнгән шигырьләр белән үрелеп барды. Тамашачылар казах, кыргыз милләте балаларының башкарган җырларын, шигырьләрен рәхәтләнеп тыңлап, биюләрен сокланып карап утырдылар. Районнарда узган бәйгеләр белән чагыштырганда, шунысы күзгә ташланды – биредә музыка уен коралларында уйнаучылар һәм биючеләр саны күп булды. Бу турында “Таң йолдызы” өлкә бәйгесе буенча жюри рәисе Тимергали Мирасов: “Авылларда балаларны музыка уен коралларында уйнарга, биергә, җырларга өйрәтүче белгечләр җитешми. Без бу проблема турында районнарда җитәкчеләр белән сөйләшәбез. Бик җиңелдән булмаса да, нәтиҗәләр күренә. Балага сәләт табигатьтән бирелә, андыйларны без игътибар күзеннән югалтмыйбыз, алар белән аерым эшләргә дә туры килә”, - диде. Балалар көч сынашканнан соң, “Халык сәнгате” бәйгесе башланды. “Сүнмәс хисләр” (җитәкчесе Ә.Назыйров), “Умай” (Ә.Миннебаев), “Әмәл” (К.Кучковская) фольклор ансамбльләре, җырчы Марат Вәлиев, Наилә Габдуллина, Мәүлидә Хәйруллинаның матур чыгышларын тамашачылар көчле алкышарга күмделәр.

Билгеле, ярыш булгач, җиңүчеләрсез булмый ул. Декоратив-кулланма сәнгать буенча “Тюльпан” урал-себер бизәге түгәрәгенең кече һәм олы яшьтәге балалары 1 урыннарны алдылар. Нәфис сүз осталары дип Алинә Юсупова (“Этнос” балалар үзәге, җитәкчесе Н.Гайнельянова) белән Диана Бикмуллина (Кырынкүл мәктәбе, Х.Кирамова) билгеләнделәр. 8-4Хореография жанры буенча беренчелекне “Аккош” бию төркеме һәм Гүзәл Рәҗәпова (татар мәдәният үзәге, Е.Харламова, Г.Кәримова) яуладылар. Музыка уен кораллары номинациясендә Рузанна Хәмитова, (татар мәдәният үзәге, И.Сафин), Тимур Төхвәтуллин (“Этюд” музыка һәм сәнгать мәктәбе) 1 урынга чыктылар. Җыр буенча Карина Гайсина (“Пионер” сәнгать һәм спорт сарае), Милена Муллашова һәм “Бәйрәм” (татар мәдәният үзәге, Г.Кәримова) ансамбле җырчыларына тиңнәр булмады. Фольклор жанры буенча «Вак бәлеш» (татар мәдәният үзәге, И.Сафин) ансамбле беренчелекне алды. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.  

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836