Материалы

Татар җыр музыкасын яратучыларга

последние и лучшие новости искусства в мире

9-8Бу көннәрдә ничек җырларга, тавыш-ишетү сәләтен үстерү өчен нишләргә, сәхнәдә үзеңне ни рәвешле тотарга кирәклеген белергә теләүче җыр-моң яратучылар өчен өлкәдә татар мәдәнияте көннәре кысасында Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының Клуб залында “Халык һәм эстрада җырларында татар вокал музыкасын башкаруның үзенчәлекләре” исемле мастер-класслар уздырылды. Аларны “Дуслык” татар җырының халык хоры җитәкчесе Әбделхәким Мирхәйдәров, “Әхтәмушки” татар эстрада җыры халык һәм “Сүнмәс хисләр” ансамбльләре җитәкчесе Әхтәм Назыйров, “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова үткәрделәр.

Гөлнара Вәлиулла кызы чараны алып барды.

- Җырның кульминациясе иң яңгыравыклы. Ритмны тою кешенең тумышыннан, аны үстереп булмый. Хорда өчтән аз кеше була алмый. Сәхнәдә культура, тәртип - иң мөһим төшенчәләр. Тавышлар халык һәм академикка бүленәләр. Илһам абый Шакировның тавышы, тембры үзгә, андыйлар 100 елга бер туа, - дип кызыклы чыгыш ясады Әбделхәким Барый улы. Баянда төрле көйләр уйнады. Җырчы-композитор Җәмилә Мирасова репертуарындагы Р.Адилов көе, Г. Зәйнашова сүзләренә язылган “Чишмә җыры”ның сүзләрен тамашачыларга таратты. Алар Әбделхәким абыйга ияреп, баян тавышына кушылып җырладылар.

- “Дуслык” ансамбленә 30 ел тулды, шушы чорда нинди генә бүләкләргә лаеклы булмады. Әсмабикә апа белән Әбделхәким абый кулга-кул тотынышып, профессионал дәрәҗәдә коллективны өйрәтәләр, үстерәләр, еллар буе туплаган тәҗрибәләре белән бүлешәләр, - диде Гөлнара Кәримова.

Әхтәм Назыйров Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге каршында оешкан “Сүнмәс хисләр” ансамбле артистларын алып килгән. Алар гүзәл милли костюмнарда җырлар бүләк иттеләр. Әхтәм Әгъзам улы чыгышында бу артист кызларны төрле тавышларга бүлеп җырлатты, үзе кушылып баянда уйнады. Себер татар фольклорчысы Әлминур Патршинаның репертуарындагы “Әлли-бәлли” җырын якташларыбыз аеруча яратып тыңладылар.

9-7- “Әхтәмушки” ансамбленә 20 елдан артык, “Сүнмәс хисләр”гә 18 ел тулды. Әхтәм абыйның үз стиле, ул яхшы аранжировкалаучы, “Әхтәмушки” халыкара конкурсларда катнашып күп бүләкләр яулаган, - дип сөйләде Гөлнара Вәлиулла кызы.

Ул Чайковский исемендәге Чиләбе сәнгать югары колледжын тәмамлаган, балалар белән эшли.

- Сабый килгәч, беренче чиратта, кысынкылык сизми микән дип тикшерәм. Һәр киеренкелек борчу, спазм барлыкка китерә. Сәхнәдә басып торганда иңбашлар тигез, аска төшкән булырга тиеш, - дип сөйләде Гөлнара ханым.

Уртага чыгып, ничек тын алырга кирәклеген күрсәтте. Синтезатор ярдәмендә “Сүнмәс хисләр” артистлары белән күнегүләр ясадылар.

Мастер-классларга килүчеләр күп мөһим мәгълүматлар тупладылар.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума